2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Закирова Ильсия Валиахметовна

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Коммуникация", "Познание", "Художественное творчество". Использование в работе разных видов деятельности - игровой, коммуникативной, познавательно-исследовательской, художественной, музыкальной, поддерживает  интерес и мотивационную активность на протяжении всего занятия.На занятии при проведении беседы о петухе закрепляются основные цвета, используется пальчиковая гимнастика, упражнения для изменения голоса, элементы рисования.Всё это развивает у детей мелкую моторику рук, внимательность, наблюдательность, закрепляют все полученные знания.

Грамотное сочетание разных видов деятельности(двигательная, коммуникативная, познавательно-исследовательская, художественная) позволяет сохранять у детей познавательную активность на протяжении всего занятия. Занятие на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tch.docx20.42 КБ

Предварительный просмотр:

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе.

“Әтәч кунакка килгән”

Максатлар:

1)Йорт кошлары белән таныштыруны дәвам итү, әтәч турында мәгълүматларны ныгыту һәм киңәйтү;

2)сорауларга җавап бирү осталыкларын , кабул итү сәләтен, игътибарын, хәтерен, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыкларын үстерү;

3)йорт кошларына карата шәфкатьлелек , кайгыртучанлык тәрбияләү.

Шөгыль барышы.

-Исәнмесез, балалар! Әйдәгез утырыгыз да бер-берегезнең кулын тотыгыз. Сез иптәшегездән килгән җылыны тоясызмы?-

-Әйе. Бик яхшы. Сезне кояш җылыта дип уйлагыз. Әйдәгез кояшка кулларыбыз белән үрелик.(куллар  белән өскә үреләбез)

-Ә хәзер бер-беребезгә карап елмайик(елмаябыз). Инде кочаклашыйк(кочаклашалар). Ничек рәхәт булып китте, шулаймы, балалар?. Ә хәзер барыгызда утырыгыз.

-Балалар, мин сезгә кунакка берүзем генә килмәдем, ә үземнең дустым белән килдем. Табышмакны тыңлап карагыз әле һәм әйтегез нәрсә качкан икән монда?

“Иртән иртә тора, бик матур итеп кычкыра? Нәрсә ул?

-Әйе, дөрес, балалар. Мин сезгә кунакка әтәч белән килдем. Әйдәгез анын белән исәнләшик әле, балалар.(Әтәч рәсеме яки муляҗ))

-Исәнме, әтәч(балалар әтәч белән исәнләшәләр. Әтәч башын селкетә)

-Менә без әтәч белән исәнләштек, әйдәгез аның белән якынрак танышыйк. Балалар, карагыз әле әтәчнен нәрсәсе бар?

-Башы.

-Ә башында нәрсәсе бар?

-Кикриге бар.

-Ә ул нинди төстә(кызыл). Кайда әтәчнең кикриге?(башында).

-Ә бу нәрсәсе?(томшыгы, борыны).

-Томшык астында нәрсәсе бар?

-Сакалы. (һәр баладан сорап чыгам). Ул нинди төстә?(ул да кызыл)

-Әтәчнең тагын нәрсәләре бар?(күзләре, койрыгы, кайрыйлары).

(Балалар уенчыкта яки үзләрендә күрсәтәләр).

-Балалар, минем әтәчем бик матур, ул бик рәсем төшәргә ярата, аңы рәссамнар дә ясарга яраталар.. Карагыз әле бу зур рәсемгә. Анда рәссамнар безнең әтәчебезне сүрәтләгәннәр.(Балалар белән зур рәсем янына барам. Тактада әтәч рәсеме(әтәчнең койрыгы юк).

- Балалар, игътибар белән карагыз әле, рәсемдә нәрсәдер дөрес түгел, сезгә нәрсә ошамый?(-әтәчнең койрыгы юк, буялмаган)

-Дөрес, ә безнең әтәчебезнең койрыгы нинди булырга тиеш соң?(-зур, матур, яшел, сары...)

-Әйе, балалар әтәчнең койрыгы бик матур, төрле төстәге койрыгы. Ә койрык нәрсәдән тора.(-каурыйлардан, йоннан).

-Карагыз әле нинди матур һәм ачык төсле каурыйларым бар минем.

-Әйдәгез каурыйларны кулларыбызга алыйк та, рәссамга рәсемне ясап бетерергә булышабыз.(Балалар төсле кагәзьдән ясалган каурыйлар алалар, төсләрен әйтәләр һәм  әтәчнең койрык урынына куялар).

-Алмаз, бу нинди төс?(-кызыл).

-Мә, әтәч сиңа кызыл каурый.

-Бу нинди төс, Алия?(сары).

-Мә, әтәч сиңа сары кайрый.

Фәрит, бу нинди төс?(Яшел).

-Мә, әтәч, сиңа яшел каурый.

-Айзат, бу нинди төс?(Зәңгәр)

-Мә, әтәч сиңа зәңгәр каурый.

-Аделҗбу нинди төс?(Ак).

-Мә, әтәч сиңа ак каурый.

Айгөл, бу нинди төс?(Кара).

-Мә, әтәч сиңа кара каурый.

-Балалар, без нинди төсләр кулландык?(кызыл, сары, ак....)

-Төсләр төрле-төрле булгач, безнең әтәчебезнең койрыгы төрле төстәге була. Нинди әтәчнең койрыгы?(төрле-төстә).

-Әфәрин, балалар! Нинди сез зурлар, акыллылыр.

(Өстәлгә әтәч, тавык, чеби уенчыкларын куям).

-Балалар, карагыз әле өстәлдә сез нәрсәләр күрәсез? Балалар, әйдәгез без дә кечкенә чеби булып алыйк.

Физкультминут.

Өй алдында чебиләр, чеп-чеп-чеп – дип йөриләр(йөрү хәрәкәтләре)

Кечкенә канатлары,(кулларны як-якка сузабыз)

муеннары сап-сары (муеннарны сузып, уңга-сулга карыйбыз)

Күпереп тора йоннары, ул аларның туннары.(бер-беренне сыйпау).

Утырыгыз балалар.

-Балалар, безнең әтәчнең башы – тарак

                             Койрыгы – урак

                             Кычкырта ул быргысын

                             Уята ул барысын.

Тәрбияче тарак(кикриккә охшаган)чыгара Һәм балаларга күрсәтә.

-Балалар, карагыз әле минем кулда нәрсә бар?

-Тарак.

- Ә таракның нәрсәләребар?(тешләре)

-Әйе, дөрес таракның тешләре бар, менә кулларыгыз белән тотып карагыз әле.(һәр бер балага тараклар өләшәм, алар куллары белән тарак тешләрен тотып карыйлар).

-Ә әтәчнең башында нәрсәсе бар?(кикриге)

-Ә таракның тешләре бармы?

-Әйе, таракның да тешләре бар һәм әтәчнен кикригендә дә тешләре бар.

-Алар бер-берсенә охшаганнармы? Әйе, шуңа да бу ярым түгәрәк формадагы таракны кикрик белән чагыштырганнар.

-Балалар, сезгә мондый тарак ошыймы? Нәрсә өчен кирәк ул? Әйдәгез үзегезнең таракларыгыз белән чәчләребезне тарап карыйк әле.

-Балалар, безнең әтәч бик иртә тора, каты итеп кычкыра. Ул безгә исәнме дип әйтә. Әтәч ничек җырлый соң?

-Әтәч, безгә җыр җырлап күрсәт әле.

-Балалар,әтәчебез нигәдер җырламый, әйдәгез бергә аннан сорыйк.

-“Әтәч, безгә җыр җырла әле”.

(Әтәч җырлый, әтәч тавышы фонограммасы).

-Ничек җырлый әтәч? Әйдәгез бергә җырлыйк әле.(кик-ри-күк).

Уен уйнатабыз “Әтәч җыры”.(бармаклар гимнастикасы ярдәмендә тавышны үзгәртү күнегүләре).

Баш һәм имән бармаклар терәлешкән ул була”томшык”. Калган бармаклар тырпайган һәм өскә караган”әтәчнең кикриге”.

Тәрбияче балаларга күрсәтә.

-Иртә белән әтәч бик каты җырлый, бөтенесен дә уята”Кик-ри-күк”. Әйдәгез каты итеп җырлап карыйк (кик-ри-күк)

-Көндез әтәч алай бик каты җырламый(балаларга бик каты җырламаска тәгүдим итәм – балалар кабатлый).

-Ә кич белән әтәчебез арган һәм җырын бик әкрен җырлый(балалар әтәч җырын әкрен җырлыйлар(.

-Ә төнлә әтәч үзенең җырын җырлыймы? Төнлә әтәч нишли?

-Төнлә әтәч йоклый. Ял итә.

-Балалар безнең әтәчебез иртә белән, кояш торганда уяна. Ул аякларын өскә күтәреп, әкрен генә йөри. Канатлары белән кагынып тавыкларны, чебиләрне ярма ашарга чакыра.

-Әйдәгез, бергә эзлик әле кайда икән ул ярмалар?

(Балалар белән идәндә, урындыклар артында карыйбыз, таба алмыйбыз)

-Балалар, мин сезгә әтәч яраткан ярмаларны күрсәтәм, Әйдәгез аларны карыйк әле(тәлинкәгә салынган тары ярмасын күрсәтәм).. Нинди алар? Нәрсәгә охшаган?.

-Карагыз әле, безнең ярмалар бигрәк аз, алар безнең тавыкларга да, чебиләргә дә җитмәс бит. Әйдәгез әтәчкә ярдәм итик һәм аның чебиләренә рәсемдә ярмалар ясыйк.

(Балаларга кәгазь тәлинкә, мамык таяклары, сары буяу бирелә. Тәрбияче ничек әтәчкә рәсемдә тимгел-тимгел ярма ясарга икәнен күрсәтә,)

-Балалар, әйдәгез күрсәтик әле әтәчкә нинди без аңа ярмалар ясадык, ничек без тырыштык.

Әтәч балалар белән саубуллаша.

-Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик акыллы, тырыш балалар икән. Миңа да китәргә кирәк инде, сау булыгыз. Сез мине бик сөендердегез.

Дәрескә анализ: Безгә бүген кунакка нәрсә килде? Ул ничек кычкыра? Без аңа ничек ярдәм иттек?(җаваплар). Саубуллашу.    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча шөгыль: “Алсуга муенса”.

Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.-Танып белүгә кызыксындыру.-Актив булу,бер берс...