Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча йомгаклау шөгыле Тема: “Яз һәм аның билгеләре”
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

сөйләм үстерү буенча йомгаклау шөгыле "Яз һәм аның билгеләре"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkrytyy_urok.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

82 НЧЕ “ КӨНБАГЫШКАЙ” КАТНАШ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ МУНИЦИПАЛЬ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

                   

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча йомгаклау шөгыле

Тема: “Яз һәм аның билгеләре”

                                                             

төзеде : тәрбияче

                                                          Тимирова Резеда И.    

                                                                                                                                                                                                                                                   

                                   Яр Чаллы, 2013 ел

Бурычлар:

Танып белү белем бирү өлкәсе:

- табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыру.

Иҗадый сәнгать белем бирү өлкәсе:

-табигатьнең матурлыгын рәсемнәрдә сурәтләргә өйрәтү;

-композицияне тоемлау,эстетиканы үстерү;

Аралашу белем бирү өлкәсе:

-яз турында рәсемнәр карау,характерлы үзгәрешләрне бирә белергә өйрәтү.

Сәламәтлек белем бирү өлкәсе:

-физик эшчәнлек үсешен тәэмин итүне формалаштыру.

Социальләшү:

-бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Алдан әзерлек: кошларны,кояшны күзәтү.

Сүзлек өстендә эш: гөрләвекләр.

Шәхсән эш: Алтын,Айнур белән җөмләләр төзү өстендә эш.

                                   

 Уен эшчәнлеге барышы

1.Оештыру. Психологик әзерлек.

-Балалар,карагыз әле,безгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән бергәләп исәнләшеп алыйк.

-Исәнмесез.

-Без бүген шундый матурлар.Әйдәгез әле түгәрәк ясап бастык,матур итеп тотындык.

-Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

-Балалар кәефләрегез ничек?(бик әйбәт,шәп,күтәренке,күңелле)

-Минем дә,балалар,кәефем бик әйбәт.

2.Төп өлеш.

-Ә хәзер,балалар мине игътибар белән тыңлагыз.Мин сезгә бер табышмак әйтәм,сез миңа нәрсә турында сүз барганын әйтерсез.

-Бу кайсы вакыт?

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.(яз)

-Дөрес,балалар,яз.

-Ә хәзер безнең елның нинди фасылы?(хәзер урамда яз)

-Яз көне кар нинди төстә була?(яз көне кар соры төстә була)

-Кояш ничек яктырта?(кояш ныгракҗылыта,җылы нурлары белән безне ныграк иркәли)

-Ә кошлар турында нәрсә әйтә аласыз?(кошлар җылы яклардан кайталар)

-Әйдәгез әле,балалар,сөйләгәннәрне ныгытып уен уйнап алыйк.

-Я,балалар карагыз

Тышта әнә килде яз.

-Әйе,әйе күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

-Миңа якын килегез

Яз турында сөйләгез.

-Канат кагып ерактан

Кошлар кайтты көньяктан.

-Тамчы тама тып та тып

Булмый аны туктатып,

-Зәңгәр күктә кояш балкый,

Тышка чык дип безне алдый.

-Ә хәзер урыннарыбызга барып утырдык.Сезнең алдыгызга рәсемнәр куелган.Шушы рәсемнәрнең кайсылары артык,кайсылары язга туры килми,шуларны алып куярга тиеш буласыз.

(Рәсемнәр:җиләк;резин итек;кыш бабай;гөмбә;тамчы;кош;елгаларда бозлар ага;кар эри,җир чыга;кояш)

-Балалар,юлларда эреп аккан суларны гөрләвекләр дип атыйлар.Әйдәгез әле бергәләп кабатлап алыйк.

-Балалар,ә хәзер әзрәк ял итеп алабыз.Бастык,түгәрәк ясадык.

Бир әле дустым кулыңны

Бергә-бергә уйлашыйк.

Аяк очларына басып,

Кояш белән дуслашыйк.

Әйдә көймә ясап,

Зур диңгездә йөзик без.

Төпкә таба чумып китеп,

Балыкларны күрик без.

Менә шулай бергә-бергә,

Бик күңелле уйныйк без.

-Ә хәзер әйдәгез әле,балалар берничә минутка рәссамнәр булып алабыз һәм яз турында картина ясап алырбыз.

-Бигрәк матур ясагансыз. Балалар,без бу рәсемнәребезне төркемебезгә элеп куярбыз.

3. Йомгаклау.

-Ә хәзер минем янга килеп бастык. Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

-Сезгә ошадымы?

     -Шуның белән безнең тәмам.Рәхмәт,балалар, барыгыз да актив булдыгыз,      сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Бик тырыштыгыз. Сезнең белән бик     күңелле булды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге "Саесканнан хат"

Балаларныңбездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Канатлы дусларыбызга карата сакчыл караш тәрбияләү....

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...