Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

   Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

                                                                         “Саесканнан хат”

Максат: балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру, ныгыту; аларны танып белергә өйрәтү;  үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен арттыру. Канатлы дусларыбызга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

- кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

-балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

- балаларның кошлар турындагы белемнәрне ныгыту.

- танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: матур әдәбият, социальләштерү, аралашу, музыка.

Ысуллар һәм алымнар: табышмак әйтү, сорауларга җавап бирү, әңгәмә, күргәзмә материаллар, дидактик уен, хәрәкәтле уеннар.

Җиһазлар: кош рәсемнәре, җимлек, кечкенә капчыклар, конверт.

Техник чаралар: интерактив такта, ноутбук.

Алдан эшләнелгән эш: кошлар темасына багышланган рәсемнәр, мультфильмнар карау, табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку, җырлар тыңлау.

Эшчәнлек барышы.

Кереш. Әңгәмә.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек?(Тәрәзәгә чиерткән тавыш ишетелә. Тәрбияче тәрәзә төбенә барып хат табып ала.) Карагыз әле балалар хат түгелме соң бу? Әйдәгез, бергәләп хатны укыйк. “Исәнмесез балалар? Минем дусларым: сырчык, карлыгач каядыр очып киттеләр. Миңа үземә бик күңелсез. Миңа дуслар табырга булыша алмассызмы икән?” диелгән хатта. Балалар, безгә саесканга яңа дуслар табарга булышырга кирәк. Булышабызмы?

Балалар:Булышабыз.

Бүген без сезнең белән табигатебезнең матур бизәкләре кошлар белән танышуыбызны дәвам итәрбез. Әйдәгез, бер беребезгә карап елмайык та башлап җибәрик.

Сез әзерме?

Балалар: Әзер.

 

Табышмаклар әйтү (интерактив тактада кош рәсемнәре чыгып бара)

1.Ак-карадан киенгән,

Бер минут та тик тормый. (Саескан)

2. Иртә таңнан кичкә чаклы

Чырык-чырык та, чык-чырык. (Чыпчык)

3. Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра? (Карга)

4. Яшькелт-сары төсле ул

Бер кечкенә кошчык ул (Песнәк)

5. Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?( Тукран)

6.Гөлдер-гөлдер, гөлдерү,

Кызыл тәпи кемдер бу?(Күгәрчен)

 

Тәрбияче: Әфәрин!Булдырдыгыз, табышмакларга җавапларны дөрес әйттегез.

Балалар, хәзер нинди вакыт? (Балаларның җаваплары).

Кыш көне без җылы киенәбез, өйдә утырабыз. Ә кошлар нишли? (Җылы якка китә). Ни өчен очып китә? (Балаларның җаваплары).

Алар нинди төркемгә керә? (Күчмә). Ә бездә калган кошлар нинди төркемгә керә?(Кышлаучы).

Дөрес, балалар, кошларга кыш көне ризык табуы авыр була, шуңа күрә алар җылы якка очып китәләр. Бездә кышлаучы кошларга без ничек ярдәм итә алабыз? (Балаларның җаваплары).

Дөрес, җимлекләр куеп (Әзер җимлек күрсәтә).

Тәрбияче: Утырыгыз әле. Мин сезгә шушындый кечкенә капчыклар бирәм, аларны капшап карагыз, иснәргә дә була. Эчендә кошлар яратып ашый торган нәрсә микән? (Балалар җаваплары).

Ә хәзер такта янына килегез, уен уйныйбыз.

 

ИКТ-уен: “Кошларны сыйлыйбыз”.

Тәрбияче: бераз ял итеп алыйк.

Физминутка (“Саесканга дуслар тап”).

 (Тәрбияче башыны саескан башлыгы кия. Кошларның исемнәрен атый. Күчмә кошларны әйткәч балалар  куллары белән талпына. Кышлаучы кошларны атагач балалар тәрбиясе янына йөгереп килеп баса.)

Тәрбияче: Ә хәзер сезгә алдагы бирем.

Дидактик уен: “Кошның гәүдә өлешләрен тап” (Балалар гәүдә өлешләрен берләштереп кошның сүрәтен төзиләр).Салмак кына музыка уйный.

Тәрбияче: Нинди кош килеп чыкты? Кош нинди өлешләрдән тора (Баш, гәүдә, койрык, томшык, канатлар).

(күгәрчен, чыпчык, саескан, песнәк, тукран).

Тәрбияче: Балалар, бар кошларда очып китми икән җылы якка, бездә кышлаучы кошлар да бар икән. Санап чыгыйк әле, безнең саесканга иптәшкә нинди кошлар калган? (Балаларның җаваплары).  Бүген сезнең белән урамга чыккач кошларга күчтәнәчкә көнбагыш алып чыгарбыз. Кошларны сыйларбыз. Балалар, саескан сезгә хат эчендә, күчтәнәчкә  кошлар сәрәтләнгән, бияу китаплары җибәргән.

Тәрбияче: Балалар, сез барыгыз да уңганнар!Әфәрин!

Йомгаклау.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану.

использование татарского народного фольклора в формировании звуковой культуры речи детей младшего возраста...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге "Саесканнан хат"

Балаларныңбездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Канатлы дусларыбызга карата сакчыл караш тәрбияләү....