Багаутдинова Гулия Рашатовна

Сайт воспитателя ДОУ

"Любить детей и выполнять свою работу лучше, чем вчера, а завтра лучше, чем сегодня

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Воспитание детей

Увлечения: Чтение художественной литературы, вязание, кулинария и т.д.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Чуру-Барышево, Апастовский район

Место работы: МБДОУ "Чуру-Барышевский детский сад "Алтын-Балык"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/guliya-rashatovna-bagautdinova
"Дети должны жить в мире красоты, игры, музыки, рисунка, фантазии, творчества" В.А.Сухомлинский



О себе

         Я - воспитатель . А воспитатель - это педагог,то есть человек, который учит, помогает познат окружащий мир. И то насколько этот процесс будет эффективным, зависит от интереса моих маленьких обучаемых. Поэтому в основе всего - игра, веселье и радость. Наблюбаем, ставим опыты, выдвигаем гипотезы и делаем первые открытия... Я не просто вкладываю в них знания, я хочу их добывать эти знания, учу - учиться. Еще Сухамлинский В.А.  говорил, что "дети должны жить в мире красоты, игры, сказки, музыки, рисунка, фантазии... От того, как будет чувствовать себя ребенок, поднимаясь на первую ступень познания, что он будет переживать, зависит весь  его дальнейший путь к знаниям". И я, следуя этим идеям, стремлюсь к тому чтобы каждый шаг моих малышей к знаниям был гордым взлетом птицы, а не усталой ходьбой обессилевшего путника, изнемогающего под непосильной ношей за спиной. Свою профессию я люблю и с удавольствием прихожу на работу, где каждый день дарю детям любовь, внимание и заботу. И чувствую, что дети отвечают мне тем же.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

                    Люблю читать разные книги.

Мой взгляд на мир

     На мир я стараюсь смотреть как можно позитивнее. Я искренне верю в чудеса, и они случаются в моей жизни. Очень люблю свою профессию, каждый ребенок- индивидуален и неповторим, к каждому нужно подобрать свой ключик. У детей я научилась смотреть на мир их глазами, быть искренней, радоваться новому дню, травинке, солнышку, быть непосредственной, наивной. И именно это я считаю главным плюсом в  своей работе. Люблю природу, море, искренние улыбки и жизнь. Жизнь удивительна и прекрасна, а самое удивительное то, что самое прекрасное впереди...

Мои достижения

  • 2015 год-победитель муницепального конкурса "Воспитатель года-2015", 3 место;
  • 2017 год-сертификат за участие в семинаре "Введение в образовательную и воспитательную работу дошкольных образовательных организаций нового элемента-"Область системных знаний о семье",г. Казань;
  • 2017 год-призер муниципального конкурса "Лучший мастер-класс", 2 место;
  • 2017 год-победитель муницепального конкурса в номинации "Авторская дидактическая игра для детей младшего возраста "Моя дружная семья", 1 место;
  • 2018 год-обладатель номинации "Преданность профессии и мастерство" в муниципальном этапе Всероссийского конкурса "Воспитатель года России";
  • 2018 год-сертификат за участие в научно-практическом семинаре "Инновационные преобразования дошкольного образования Республики Татарстан" в рамках деятельности республиканской инновационной площадки "Региональная образовательная программа дошкольного образования "Соенеч"-"Радость познания": обеспечение вариативности и разнообразия содержания образовательных программ", г. Казань;
  • 2018 год-сертификат за участие в зональном фестивале экологических идей "Живая планета-живая душа", г. Тетюши;
  • 2019 год- сертификат за участие в семинаре-практикуме "Про семейное воспитание в детском саду: содержание и формы", г.Казань;
  • 2019 год- сертификат за участие в республиканском обучающем семинаре "Создание развивающей образовательной среды в дошкольных образовательных организациях муниципального района в условиях реализации ФГОС ДО", г. Казань

 

 

 

 


 

Моё портфолио

Бала - җаның,

Бала- уртак каның,

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала- назың,

Бала- гүзәл язың,

Бала- ачылачак утчәчәк.

             Һәрбер олы кеше хәзерге көненә балачакны узып килә. Аның балачагы нинди булган -бу барлык башлангычларның башлангычы-безнең бүгенге тормышыбызны билгели. Гаиләдән бала балалар бакчасына килә. Бакчада баланың якын дусты, киңәшчесе, әлбәттә - тәрбияче. Мин гади генә бер авылның балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшлим. Үз хезмәтемне, балаларны бик яратам. Балаларга ныклы тәрбия бирү минем өчен бик мөһим. Тәрбияче иң беренче чиратта бала җанлы, эчкерсез һәм ягымлы булырга тиеш. Балачак-кеше тормышының иң мөһим чоры. Ул киләчәккә әзерләүдән тыш, бүгенге, якты, кабатланмас гомер. Балачак ничек үткән, сабыйны бу елларда тормышта кем җитәкләгән, әйләнә-тирәдә аның акылына һәм йөрәгенә нәрсә кергән-бүгенге сабыйның киләчәктә кем буласы хәлиткеч дәрәҗәдә шуңа бәйле. Без гаҗәеп катлаулы чорда яшибез. Әмма хәзерге заман моңарчы күрелмәгәнчә, әле бик каршылыклы да. Замана тәрбиячесе нинди булырга тиеш соң? Ул балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яши белергә тиеш. Тәрбия эше зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган эшчәнлек. Шунлыктан, тәрбияче бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга тиеш. Ә моңа эзләнүчән, белемеңне һәрчак баетып торганда, үз эшенең чын остасы булганда гына ирешергә мөмкин. Яңача тәрбия алымнары, яңа технологияләр, традицион булмаган методлар куллану белән беррәттән, әдәби мирасыбыз — халык авыз иҗаты әсәрләрен, милли-региональ компонентларны да онытмаска тиеш. Балалар белән эшләү теләге миндә кечкенәдән үк зур хыял иде. “Рәссамнар кебек тәрбияче булып туарга кирәк”- дип язган Вебер. Мин кечкенәдән үк курчакларым белән тәрбиячеле уйный идем. Ә инде үсә төшкәч, күрше күлән минем балалар яратуымны күреп, үз балаларын карап торырга чакыралар иде. Балалар бакчасына йөри башлагач мин тәрбиячеләрнең безнең белән “мәш” килүләрен күреп алар кебек буласым килеп кызыга идем. Бу вакытта миңа бу һөнәрдән дә кызыграк, мавыктыргычрак һөнәр юк сыман тоелды, вакытлар үтү белән минем бу фикерем үзгәрмәде. “Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый”- дип язган Сократ. Һәм менә язмыш мине балалар бакчасына эшкә урнаштырды. Шулай итеп һөнәр мине үзе эзләп тапты. Очраклы гына тәрбияче булып килеп кереп,балалар бакчасында эшләп булмый. Шуңа күрә, бик күпләр бу эштэ эшли алмыйча тизрәк китү ягын карыйлар. Тәрбияче булу ул бик олы хезмәт, чөнки баланың дөньяны бәхетле итеп күрәме, начар, тискәре яктан күрәме болар барысыда тәрбияче хезмәтеннән тора. Чын тәрбияче бу дөнья белән яшәргә, барлык мәхәббәтен, йөрәк җылысын балаларга бирергә тиеш. Бу исемгә үзеңнең талантың, теләгең белән лаек булырга кирәк. Чөнки безнең заман таләпләренә туры китереп балалар тәрбияләү өчен һәр вакыт эзләнергә, яңалыклар ачырга, яңа идеяләр белән янарга кирәк. Бугенгедәй хәтеремдә балалар бакчасына беренче тапкыр атлап керүем. Группага керү белән мине шау-шулы кечкенә генә нарасыйлар уратып алды. Алар зур кызыксыну белән миңа, ә мин аларга карап тордым. Эчтән мине мең сорау борчыды. “Мин бу сабыйлардан яхшы күңелле, аңлы, зирәк кешеләр ясый алырмынмы? Хаталар җибәрмәсменме? Эшне нәрсәдән башларга?” Шул вакытта бөек акыл иясе Ризаэтдин Фахретдин сүзләре искә төште: “Балачакта җибәргән хатаны төзәтергз еллар да җитмәс”. Аларның кызыксынучан күзләренә карап шуны аңладым: мин аларга ачылмаган галәм, барлык сорауларга җавап бирүче интернет, энциклопедия. Һәм мин аларның бу кызыксынучанлыкларын хупларга, аларны яратырга, икенче әниләре булырга, алар мине үзләренең балачак иленә, әкияти фантазияләр дөньясына алып керүләренә ирешергә тиешмен. Балалар бакчасы тәрбиячесе исеменә лаек булу миндә тәрбияләнгән балаларның үз хис—тойгыларында да күренә. Мин аларны яратып “минем балалар” дим. Мин алар белән үткән һәр көнгә сөенәм. Аларның минем янга колач җәеп йөгереп килүләре, ашыга-ашыга минем белән кызыклы яңалыкларын уртаклашулары, кич өйләренә кайтасылары килмичә елаулары олы куаныч. Минемчә бу тәрбияче өчен олы бәя, бу барлык мактаулардан да өстен. Балалар – тормыш гөлебез. Чәчәкләр өстәмә туклануга мохтаҗ бклган кебек, балага да яхшы тәрбия кирәк. Без, тәрбиячеләр — бакчачылар. Ә бит бакчачы чәчәкләрен төрле ашламалар белән тукландыра, ә без — зирәк, яхшы кешеләр тәрбияләү өчен балаларның аңына күңеленә кешелеклелек сыйфатларын салабыз. Минем фикеремчә экологик шартларсыз чын Кеше тәрбияләү мөмкин түгел. Без – табигать балалары аны яратырга, сакларга тиешбез. Минем методик темам да “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли-региональ компонентлар кулланып экологик тәрбия бирү” –дип атала. Табигатьне яраткан бала тәрбиясез булып үсә алмый. Без дә балалар белән төрле ачышлар ясыйбыз, эклогик әкиятләр сәхнәләштерәбез, табигый материаллардан уенчыклар ясыйбыз. Мин аларны матурлыкны күрә белергә, сакларга, ярдәм итәргә өйрәтәм. Балаларыбыз күңеленә нәни чакта салынган миһербанлык, изгелек орлыклары киләчәктә шытып чыгып, сабыйларның үзләренә, аларның якыннарына гел изгелек булып кайтсын иде. “Минем һәр балам” тормышта үз урынын табар дип өметләнәм.Ә инде берәрсе “балалар бакчасы тәрбиячесе” һөнәрен сайласа мин бик шат булыр идем. Унике ел тәрбияче булып эшләү дәверендә тәрбияче эше һөнәрем генә түгел, ә минем тормышым, яшәешемә әйләнде. Бу елларда гомеремне балалар арасында уздырганга үкенгәнем булмады. Киресенчә бу әкияти балачак илендә мин барлык тормыш мәшәкатләремне онытып үземне яшь, энергияле, сәламәт итеп хис итәм. Ж.К. Ирен язганча: “Һәр һөнәр аны ярату белән бу өлкәдә уңыш китерә” Мин дә бу һөнәремне бик яратып башкарам. Көн дә шул гөнаһсыз сабыйлар янында булу, аларның уй-хисләрен уртаклашып яшәү үзе зур бәхет түгелме? Мин язмышыма бу авыр хезмәтне башкарырга ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Хыял канатларым чиксез минем. Киләчәктә тәүфикълы, иманлы, тәрбияле балалар булып үсүләрен, үзләре сайлаган зур тормыш юлыннан “күкрәк киереп”, горур атлауларын телим.

Әгәр сорау бирсәләр

Бәхет ни ул? - дисәләр.

Бәхет шушы балалар

Кеше булып үссәләр.

(Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Чури-Бураш «Алтын-Балык» балалар бакчасы тәрбиячесе Баһаутдинова Гөлия Рашат кызы)

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: