Әниемә бүләккә
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа)

Балаларда 8 Мартка әниләргә бүләккә  матур итеп открытка ясарга теләк тудыру. Чәчәк ясарга өйрәтү. Краска белән буяу , төсне, кисточканы дөрес итеп сайлау күнекмәләрен үстерү.

 Ата-анага карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Үз кулларың белән ясаган бүләк белән әти-әнине шатландырү теләге булдыру.

Алдан эшләнелгән эш:  балалар белән тюльпан(ләлә) чәчәген һәм башка язгы чәчәкләрнең рәсемнәрен карау. Әниләр һәм дәү әниләр турында әңгәмә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem_bulkk.docx753.65 КБ

Предварительный просмотр:

“Әниемә бүләккә”

Максат: Балаларда рәсем ясауга һәм танып белүгә теләк тудыру.

Бурычлар: Балаларда 8 Мартка әниләргә бүләккә  матур итеп открытка ясарга теләк тудыру. Чәчәк ясарга өйрәтү. Краска белән буяу , төсне, кисточканы дөрес итеп сайлау күнекмәләрен үстерү.

 Ата-анага карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Үз кулларың белән ясаган бүләк белән әти-әнине шатландырү теләге булдыру.

Алдан эшләнелгән эш:  балалар белән тюльпан(ләлә) чәчәген һәм башка язгы чәчәкләрнең рәсемнәрен карау. Әниләр һәм дәү әниләр турында әңгәмә.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу,музыка,сәламәтлек,иҗади сәнгать,социальләштерү.

Җиһазлау: экран, магнитафон.

Кулланылган материал: альбом, краска. Кечкенәләр өчен төсле кәгазъгә төшереп, кисеп куелган ваза рәсемнәре, кайчы, клей, кисточка, ватный палочкалар, стакан белән су, салфетка.

Дәреснең эчтәлеге. Тәрбияче балаларга әни турында шигырь укый.

Тәрбияче:

Әни диеп язып куйдым,

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

Тәрбияче:

Балалар, мин укыгын шигырь кем турында? Сез барыгыз да әниләрегезне яратасызмы?

Тәрбияче:

      Балалар, тиздән безнең 8 март бәйрәме җитә. Ул нинди бәйрәм әле? Әниләргә бәйрәмгә нәрсә бүләк итәрсез икән? Әниләр нәрсә ярата? Әйе, дөрестән дә әниләр чәчәкләр ярата. Ләкин сезнең чәчәкләр алырга акчагыз юк бит. Балалар әйдәгез без әниләргә үзебез, үз кулларыбыз белән чәчәк ясыйк. Алар сезнең бүләккә бик сөенерләр.

      Без сезнең белән бүген вазадагы тюльпан чәчәген ясарбыз.

Тәрбияче:

 Балалар сезнең тюльпан чәчәген күргәнегез бармы? Әйдәгез әле, рәсемнәр карап китик. Нинди өлешләрдән тора? Чәчәк, сабак, яфрак. Нинди төсләрдә була?

(Ишек шакыган тавыш. Посылка алып керәләр. Посылканы ачалар. Анда Язбикәдән хат һәм чәчәкләр).

Тәрбияче:

  Ясый башлаганчы, балалар, өстәлдәге ак альбом битләрен тигез итеп урталай бөкләгез. Открыткага охшаганмы?

Ваза ясый башлагыз.

Тәрбияче:

    Балалар сез беләсезме, ни өчен чәчәкләр матур булалар? Чөнки алар зарядка ясыйлар. Әйдәгез, басыгыз. Зарядка ясап алабыз.

Без чәчәкләр,чәчәкләр,

Иртән зарядка ясыйбыз.

Башны як-якка борабыз

Яфракларны өскә, аннан аска төшерәбез

Сабакларны алга, артка иябез.

Иртәнге чык тамчысында юынабыз

Иртәне шулай башлыйбыз!

(музыка астында балалар рәсем ясыйлар)

Тәрбияче:

      Урыннарга утырдык. Хәзер чәчәкләрен ясыйбыз. Өч чәчәк ясыйбыз.Чәчәкләр кибә торсын. Кайсыгыз әни турында шигырь сөйләп күрсәтер икән?

Балалар:

-Сигезенче март-

Әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләмен.

Ничек табарга,

Кайда чәчәк бар?

Кая карама-

Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь

Бирдем бүләккә.

“Гомергә ,-ди ул,

Калыр йөрәктә.

Как так много успевает,

Кто красивей всех поёт.

С нами вместе поиграет,

Всех простит и всех поймёт?

Знают взрослые и дети,

Это вовсе не секрет.

Лучше мамы нет на свете

И добрее тоже нет.

Тәрбияче:

Утырдык. Хәзер чәчәкнең яфракларын,сабагын ясыйк. Нинди төстә була?

Балалар:

-Яшел.Зелёный.

Тәрбияче:

Балалар сезнең кулларыгызны ял иттереп алырга кирәк.

Әйдәгез физминутка ясыйк.

“Күбәләкләр”,”Рәссамчы”.№10,№31

(Тәрбияче посылканы тагын ачып карый. Анда тартма калган була. Балаларга табышмак әйтә.)

Тәрбияче:

      Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм.  Табышмакның җавабын белсәгез, менә бу тартманың эчендә нәрсә  икәнен белә алырбыз.

Төле-төрле төстә алар

Бу төсләр каян килгән?

Хуш буй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

Алар нәрсәләр?(Чәчәкләр)

Тәрбияче:

Балалар менә бу чәчәкләрне апаларга бүләк итик. Сезнең ясаган рәсемнәрегез бик матур килеп чыкты. Сез рәсемнәрегезне чын йөрәктән, әниләрегез өчен ясадыгыз. Әниләрегез бу бүләкне күреп шатланыр инде. Сез ясаган чәчәкләр беркайчан да шиңмәсләр!

D:\fvKu13JQSig.jpg

D:\IMG_3087.JPG

D:\IMG_3095.JPG


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Татарстанда элек ничек иген иккәннәр?

Икмәкнең зур юллар үтеп безнең өстәлгә килүен күләгә театры ярдәмендә күрсәтелә. Балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан үткәрелә....

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....