Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"
материал по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: магнит-тимерне үзенә тарта, ябыштыра.

Җиһазлау: ярмалар (дөге, солы, карабодай), вак кадаклар, кнопкалар, магнитлар, савыт белән су, сәгать.

Алдан эшләнелгән эш: Көлкәй әкиятен уку, су белән тәҗрибәләр үткәрү.

 

Шөгыль барышы:

Хәерле иртә сезгә,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә кояшка,

Хәерле иртә көнгә.

-Балалар, безгә кунаклар килгән исәнләшик алар белән.

-Исәнмесез!

-Урыннарга дөрес итеп утырдык. Балалар безгә бүген Көлкәйдән хат килгән. Игътибар белән тыңлагыз әле:

“Кадерле балалар, үги анам миңа катлаулы эшләр табып кына тора. Эшләр күп. Ләкин вакыт бик аз –утыз  гына минут. Мин шушы вакыт эчендә кушылган эшне тәмамламасам мине җәза көтә. Зинһар өчен миңа ярдәм итегез.

1. Кушылган дөге белән солы ярмаларын ике савытка аерып куясы.

2. Карабодай ярмасы арасыннан вак кадак һәм кнопкаларны җыеп алырга кирәк.”

Балалар Көлкәйгә ярдәм итәбезме? Әйдәгез, искә төшерик. Үги анасы Көлкәйгә эшне төгәлләр өчен күпме вакыт биргән?

  • 30 минут (сәгатьне кую)
  • Әйдәгез, эшкә тотынабыз. Көлкәйгә дөге һәм солы ярмаларын аеру өчен ничек ярдәм итеп була?

Балалар җавабы:

  • Көлкәй бер генә, без күп.
  • Иләктән иләп.
  • Попугайга солыны чүпләтәбез, дөге кала

Тәрбияче балаларга эшләп карарга тәкъдим итә.

 -Ярманы тиз генә аралап буламы?

-Юк.(Тәҗрибәләр үткәреп балалар эшнең үтәлмәгәнлеген исбатлыйлар). Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп уйнап алыйк.

Ял минуты

Әбигә ярдәм итәбез

Без ярмалар чүпләргә

Вак ярмалар чүплибез

Аннан соң эрерәген

Әби ботка пешерә

Безгә бик тәмле итеп.

Без ашап та бетерәбез

Аннан зур да үсәбез.

 - Әйе, балалар, Көлкәйгә үги әнисе бик авыр эш кушкан. Балалар, сез моның өчен борчылмагыз, без аны һичшиксез эшләрбез. Әйдәгез, уйлап карыйк әле, балалар, Көлкәйгә ничек итеп ярдәм итәргә була?

Балалар уйлап табалар, су белән ярдәм итәргә була. (ярмалар өстенә су салалар да, солы өскә калкып чыга, дөге савыт төбендә кала, солыны иләк белән җыеп алалар.)

 - Беренче эшне үтәдек. Икенчесен ничек үтик икән? Карабодай ярмасы арасыннан кадак һәм кнопкаларны ничек җыеп алыйк?

 - Магнит белән җыеп була. (балалар тәҗрибә үткәрәләр).

 - Балалар, сез бу биремне магнит ярдәмендә ничек итеп бик тиз эшләдегез? Тимер предметларның нинди үзлекләре бар?

 - Магнит тимерне үзенә тарта, ябыштыра.

 - Әйдәгез, балалар сәгатькә карыйк. Безнең бераз гына вакытыбыз калган, әйдәгез тиз генә Көлкәйгә хәбәр итик.

 - Ничек итеп көлкәйгә тиз генә хәбәр итәргә була? Хат, телеграмма әллә телефоннан шалтыратыпмы?

 - Телефоннан. (Балалар телефоннан Көлкәйгә ярмаларны ничек аерганнарын сөйлиләр).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eksperiment.docx17.45 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: магнит-тимерне үзенә тарта, ябыштыра.

Җиһазлау: ярмалар (дөге, солы, карабодай), вак кадаклар, кнопкалар, магнитлар, савыт белән су, сәгать.

Алдан эшләнелгән эш: Көлкәй әкиятен уку, су белән тәҗрибәләр үткәрү.

Шөгыль барышы:

Хәерле иртә сезгә

Хәерле иртә безгә

Хәерле иртә сиңа

Хәерле иртә миңа

Хәерле иртә кояшка

Хәерле иртә көнгә.

-Балалар, безгә кунаклар килгән исәнләшик алар белән.

-Исәнмесез!

-Урыннарга дөрес итеп утырдык. Балалар безгә бүген Көлкәйдән хат килгән. Игътибар белән тыңлагыз әле:

“Кадерле балалар, үги анам миңа катлаулы эшләр табып кына тора. Эшләр күп. Ләкин вакыт бик аз –утыз  гына минут. Мин шушы вакыт эчендә кушылган эшне тәмамламасам мине җәза көтә. Зинһар өчен миңа ярдәм итегез.

1. Кушылган дөге белән солы ярмаларын ике савытка аерып куясы.

2. Карабодай ярмасы арасыннан вак кадак һәм кнопкаларны җыеп алырга кирәк.”

Балалар Көлкәйгә ярдәм итәбезме? Әйдәгез, искә төшерик. Үги анасы Көлкәйгә эшне төгәлләр өчен күпме вакыт биргән?

  1. 30 минут (сәгатьне кую)
  2. Әйдәгез, эшкә тотынабыз. Көлкәйгә дөге һәм солы ярмаларын аеру өчен ничек ярдәм итеп була?

Балалар җавабы:

  1. Көлкәй бер генә, без күп.
  2. Иләктән иләп.
  3. Попугайга солыны чүпләтәбез, дөге кала

Тәрбияче балаларга эшләп карарга тәкъдим итә.

 -Ярманы тиз генә аралап буламы?

-Юк.(Тәҗрибәләр үткәреп балалар эшнең үтәлмәгәнлеген исбатлыйлар). Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп уйнап алыйк.

Ял минуты

Әбигә ярдәм итәбез

Без ярмалар чүпләргә

Вак ярмалар чүплибез

Аннан соң эрерәген

Әби ботка пешерә

Безгә бик тәмле итеп.

Без ашап та бетерәбез

Аннан зур да үсәбез.

 - Әйе, балалар, Көлкәйгә үги әнисе бик авыр эш кушкан. Балалар, сез моның өчен борчылмагыз, без аны һичшиксез эшләрбез. Әйдәгез, уйлап карыйк әле, балалар, Көлкәйгә ничек итеп ярдәм итәргә була?

Балалар уйлап табалар, су белән ярдәм итәргә була. (ярмалар өстенә су салалар да, солы өскә калкып чыга, дөге савыт төбендә кала, солыны иләк белән җыеп алалар.)

 - Беренче эшне үтәдек. Икенчесен ничек үтик икән? Карабодай ярмасы арасыннан кадак һәм кнопкаларны ничек җыеп алыйк?

 - Магнит белән җыеп була. (балалар тәҗрибә үткәрәләр).

 - Балалар, сез бу биремне магнит ярдәмендә ничек итеп бик тиз эшләдегез? Тимер предметларның нинди үзлекләре бар?

 - Магнит тимерне үзенә тарта, ябыштыра.

 - Әйдәгез, балалар сәгатькә карыйк. Безнең бераз гына вакытыбыз калган, әйдәгез тиз генә Көлкәйгә хәбәр итик.

 - Ничек итеп көлкәйгә тиз генә хәбәр итәргә була? Хат, телеграмма әллә телефоннан шалтыратыпмы?

 - Телефоннан. (Балалар телефоннан Көлкәйгә ярмаларны ничек аерганнарын сөйлиләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе Тема: « Озеро Азас»

Знакомя детей с природой, педагог формирует у них нравственное и эстетическое отношение к действительности. Красота родной природы раскрыва...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе.

В настоящее время усилено внимание к решению задач патриотического воспитания. Приобщение детей к государственной символике РФ нашло отражение в работе с детьми нашего детского сада. В результате прод...

1. Интегрированное занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе на тему : " Великий помор - наш земляк"

Занятие проводилось к 300 летию М.В. Ломоносова перед слушателями курсов повышения квалификации....

Наш дом – планета Земля. Конспект комплексного занятия по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе

На занятии дошкольники знакомятся с древними легендами разных народов о создании Земли, с научной гипотезой образования материков, с картой и глобусом, с условными обозначениями суши и воды, с названи...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе Тема занятия: «Животные севера»

Цель: Расширять представления детей об образе жизни животных в условиях севера зимой.Задачи:1. Продолжать знакомить детей с животными Севера: белка, заяц, лиса, волк, бурый медведь, северный оле...