"Әнием-кадерлем"!
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Шакирова Люзия Нависовна

Әниләр көненә багышланган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx21.37 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Әнием – кадерлем”

 (балалар бакчалары өчен сценарий)

Максат :Иң кадерле кешеләргә – әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.

                 Аларны борчымаска, һәрвакыт былышырга кирәклеген

                 аңлату.

Ярдәмлек : Әниләр турында язылган шигырьләрдән өзекләр, магнитофон, “Могҗизалар кыры” барабаны.

Бизәлеш: Түрдә кичәнең исеме “Әнием – кадерлем” . “Иң якын кешем син – әнием”, “Кояш гомере телим мин, әнием сиңа” дип язылган плакат. Махсус куелган чәчәкләр бәйләме, шунда ук балаларның  үз куллары, әниләре өчен ясалган бүләкләре тезелеп тора.

Кичә барышы:

Тыныч кына көй яңгырый.

Алып баручы:

“Бүген әниләр бәйрәме”  Р. Вәлиева.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.  

Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Хәерле көн, кадерле әниләребез! Сезне шушы зур бәйрәм белән котлыйбыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлык һәм гаилә бәхете телибез.

   ( Балалар әниләрне котлап шигырь сөйлиләр.)

Алып баручы: Ә хәзер яңгыраячак җыр, кадерле әниләребез, сезгә бәйрәм сәламе булып ирешсен.

Җыр: “Җырлыйм әнием турында”   Х. Зәйнәшева сүзләре,

                                                                    Ф. Әхмәдиев көе.

Җырлый – җырлый Кире малай керә.

Кире малай: Мин – Кире малай, Кире малай

                   Мин – Кире малай, шук малай.

                   Мин әнидән дә качтым,

                   Мин эштән дә качтым,

                   Мин сездән дә тиз качам!

Алып баручы :  Син кем?

Кире малай: Мин – Кире малай.

Алып баручы : Син нишләп йөрисең, Кире малай?

Кире малай: Әни өйдә өй җыештыра. Ә мин ул күрмәгәндә генә өйдән чыгып киттем.

Алып баручы: Балалар, Кире малай дөрес эшләгәнме?

Балалар: Юк. Әнигә әйтмичә өйдән чыгарга ярамый.

Алып баручы : Эх, Кире малай, Кире малай! Хәзер әниең сине эзлидер. Ул бик борчыладыр. Әниләрне борчырга ярамый.

    Балалар, Кире малай өйгә кайткач нишләргә тиеш?

Балалар: Әнисеннән гафу үтенергә тиеш.

Алып баручы: Ишеттеңме, Кире малай? Син хәзер тиз генә өеңә кайт, әниеңнән гафу үтен. Аңладыңмы?

Кире малай: Әйе, аңладым. Миңа бик оят.Мин тиз генә өйгә кайтыйм. Сау булыгыз, балалар! Мин башка алай эшләмәм.

Алып баручы: Сау бул, Кире малай.

   (Кире малай чыгып китә).

Алып баручы: Әниләргә булышу – күркәм гадәт.

     Балалар, сез Кире малай кебек, сүз тыңламыйча чыгып китеп йөрмисезме?

Балалар: Юк!

Алып баручы: Әниләргә булышасызмы?

Балалар: Әйе.

             “Мин әнигә булышам”.  Ә Габиди сүз.

1 бала: Әни пәрәмәч пешерә

               Вак итеп, тәмле итеп.

               Без табында чәй эчәбез

               Бергәләп тәмле итеп.

2 бала: Мин булыштым әнигә

               Пәрәмәчләр ясарга.

               Үзең эшләгәч, тәмле ул –

               Кирәк эшләп ашарга!

              “Әни гөлләре”.    Н. Гайсин.

3 бала: Әни утыртты гөлләр,

               Алар үсә зур булып,

               Утыралар ямь биреп,

               Бөтен өебез тулып.

4 бала: Мин аларга су сибәм

               Яки иртән, я кичен,

               Әниемә булышам

                Эше азайсын өчен.

Алып баручы: Дөрес, балалар, без әниләребезгә булышырга тиешбез. Шулай итеп без аларны зурларбыз, сөендерербез.

Бию. Кызлар һәм малайлар башкаруында “Парлы татар биюе”.

Уен: “Мин башлыйм, сез дәвам итегез”.

Алып баручы: Балалар, әниләр турында нинди мәкальләр белүегезне тикшереп карыйк әле. Сезнең алда барабан, шуны әйләндерәбез. Туктаганда  угы кайсы конвертка туры килсә, шуны ачабыз. Анда мәкальнең башы язылган, ә сез дәвам итергә тиеш.

  1. Ана күңеле балада, ... (бала күңеле далада).
  2. Улы данга чыкса, ... (анасы яшәрер).
  3. Баланың телен ... (анасы белер).
  4. Ханнан бала олы, ... (баладан ана олы).
  5. Баланың бармагы авыртыр, ... (ананың йөрәге авыртыр).

...........

Алып баручы: Чәчләремнән сыйпа әле, әнкәй,

                    Тойыйм кулларыңның  җылысын

                    Изге йөрәгеңә сыйдыргансың

                    Мәхәббәтнең иң – иң олысын.

                    Күңел кошым көн – төн сайраса да,

                    Син һәрвакыт әзер тыңларга

                    Җанымдагы телсез сагышларым

                    Ярый син бар, сүзсез аңларга.

Җыр “Әни кирәк”     Р. Миңнуллин сүзләре.

Әниләргә балалар үзләре ясаган бүләкләрен тапшыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий - “Әнием – кадерлем”

8 март - әниләр бәйрәмнә багышланган сценарий....

“Әнием -кадерлем”

Сценарий на 8 марта для воспитателей...

Әнием - кадерлем

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль конспекты...

Әнием кадерлем

Әниләр бәйрәменә багышланган сценарий конспекты  (кечкенәләр төркеме)...

"Әнием- кадерлем!"

Конспект сценария...

әнием кадерлем.

Әниләр бәйрәменә сценарий....

"Әнием кадерлем" сценарий

Сценарий посвящённый празднику 8 март...