Сценарий праздника "Әнием- кадерлем"
методическая разработка

Сценарий праздника "Әнием- кадерлем"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenriy_prazdnika_niem-_kaderlem_.docx19.8 КБ

Предварительный просмотр:

Алып  баручы   Хәерле кич  хөрмәтле әниләр, балалар!

   Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен барыгыз да беләсез..

 Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

   Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

    Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

   Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

     Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

     Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

        1.  Кадерле әниләрне

         Яратабыз, тыңлыйбыз.

         Исәнлек һәм саулык теләп

         Бәйрәм белән котлыйбыз. (Камилла)

                        2.  Син әнием, минем өчен

                           Бу дөньяда бер генә

                           Елмайганда йөзләреңнән

                           Бар өйгә нур бөркелә.(Илнур)

               3.  Әнием,  кадерлем!

                 Син – энҗе бөртегем,

                 Син - хөрмә җимешем

                 Син – йөрәк тибешем.

                 Мин сине яратып,

                  Иркәләп торырмын

                  Мин сиңа тормышта

                  Таяныч булырмын.(Артур)

4.Чын күңелдән котлыйбыз

Бәйрәм белән без сезне

Шатлык нуры балкытсын

Ягымлы йөзегезне.(Ситора)

5.Әни җирдә иң кадерле кеше,

 Әниләрнең белик кадерен.

 Җил-давылдан саклап үстергән ул.

Кызганмыйча бөтен гомерен. (Давид)

6.“ Әни “дип ачыла безнең тел,

 Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел,

Әни өйдә булса, бик рәхәт,

Әйтәбез без сиңа Мең рәхмәт(Эмиль)

7. Өй түрендә гөлбакчада

Җырчы кошлар  сайраша,

Бүген-әниләр бәйрәме,

 Бүген зур  бер тамаша (Динар)

8. Сезгә булган безнең хөрмәтебез

 Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч,зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.(Данис)

9. Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә:

 Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолызлардан,

 Я кояштан һәйкәл салырлык (Диана)

10. Гел шулай нур сибеп

Яшә син әнием!

Йөрәгең җылысын

 Тоялсын нәниең!(Рената)

  Укытучы:          Кадерле әниләр!

                            Бәйрәмегез сезгә бәхет,

                            Сәламәтлек  китерсен,

                            Көнегез гел шат булсын.

                            Елның һәрбер көне сезгә

                            Әниләр көне булсын.

Бәйрәмнең икенче өлешендә әниләр бәйгесе үткәрәбез.

Хәзер командаларга сүз бирәбез.Рәхим итегез. Һәр команда белән танышып чыгу.Әниләр кыскача гына үзләре турында сөйлиләр,сәламнәр әйтелә.

Шулай итеп 1 нче бәйге-фикер йөртү бәйгесе.

 (Сорау бирелә, әгәр җавап табылмаса, бу предметка кагылышлы сорауларны бирү дәвам ителә ).

1.-Аны әниләр ясый. -Ул бөтен өйдә бар.

-Зур да, уртача да, кечкенә дә була.

-Ул йомшак та, бик йомшак та була

. -Авылда ул һәрвакыт түрдә була , шәһәрдә аңа игътибар итүче юк.

 -Әниләр аның белән уйнамаска кушалар.

 -Күбрәк, ашаганнан соң, әтиләр шуңа таяна, кайчагында аңа чумып, гырлап та китә.

-Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата (мендәр).

2.-Ул үзе бик кирәкле әйбер

. -Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата

. -Без аны бакчага илтеп куйдык.

 -Ул бик күп төрле була

. -Ике колагы, бер борыны була.

-Ул өстәлнең бизәге.

Ул булса, чәй эчүләр күңелле (самовар).

 2 бәйге- яулык бизәү бәйгесе. (Кәгазьдә һәр команда үз яулыгын төрле бизәкләр белән бизи )   Җыр: “Маленькая  страна”

  3 бәйге  “Көлгенә”. Камилла Бию

 Ярмаларны  аеру (дөге, карабодай)

4.  “Сүзсез аңлашу” 

Сүзсез жест    ярдәмендә предметларны  күрсәтергә.

. Командам раздаются конверты, в которых вложены задания: “кастрюля”, “холодильник”, “ таба”, “микродулкынлы  мич”, чәйник”, “миксер”, и т.д.

Задание: мамы описывают предмет жестами, а дети должны угадать, что это.
Что нужно: карточки – конверты с заданиями.

 5. Бию бәйгесе.

6.Конкурс - «Төймә»  Җыр: “Әниемнең кочагы”

Кем тизрәк һәм  матуррак  итеп төймәне  тегә.
7 бәйге. Мультфильмнарны  беләбезме?”

Җыр”:Чунга-чанга”

8.Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем Тәмлетамак” дип атала.Бу бәйгене бергәләп чәй эчәсе килгәнгә уйлап таптык. Чөнки әниләребез тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән килгән (кул чабулар) 

Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам, чөнки безнең бар әни дә иң – иң.   Мин киңәшләштем дә үз – үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, безнең  җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән. Көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.

 

Бүләкләр:

 1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак)

2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).

3. Универсаль рюкзак. ( Пакет)

 4. Мини-палас. (Кулъяулык)

5.Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

6.Күңел  юаткыч (конфет)

  1. Микродулкынлы  мич(шырпы)
  2.  Язу  машинкасы (карандаш)
  3. Тегү машинасы (энә,җеп)
  4. Савыт-саба юу машинасы (губка)

   Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий - “Әнием – кадерлем”

8 март - әниләр бәйрәмнә багышланган сценарий....

“Әни сүзе - иң кадерле сүз” ( Зурлар төркеме өчен әниләр бәйрәме сценарие )

“Әни сүзе - иң кадерле сүз” ( Зурлар төркеме өчен татар телендә әниләр бәйрәме сценарие ) ...

Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”

Алып баручы:-Хәерле кич, хөрмәтле әниләр,әбиләр! Әни – җир йөзендә иң кадерле, иң якын, иң матур сүз. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Бүген без әниләреб...

Сценарий утренника в подготовительной группе "Әнием иң кадерлем син минем"

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген             Балалар бакчасында.             Әниләрне,...

1 кечкенәләр төркеме өчен сценарий "Иң кадерлем син минем"

Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше -әни. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәр...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...

"Әнием кадерлем" сценарий

Сценарий посвящённый празднику 8 март...