Сценарий утренника в подготовительной группе "Әнием иң кадерлем син минем"
план-конспект занятия

Нуреева Алия Тагирзяновна

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

             Балалар бакчасында.

             Әниләрне, әбиләрне,

             Бакчадагы апаларны

             Чакырдык барчасында!

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”

Максат: Балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү. Театраль, бию, җырлау  күнекмәләрен  ныгыту. Балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.

Рафис: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

             Балалар бакчасында.

             Әниләрне, әбиләрне,

             Бакчадагы апаларны

             Чакырдык барчасында!

А.б: Көннəрне җылытып, алсу нурлар сибүче кояшы, түбəлəрдəн тамучы шаян, көмеш тамчылары белəн бергə күңелле яз килде! Ә сез белəсезме соң, язның иң беренче бəйрəме нинди бəйрəм əле?

Балалар: Әнилəр бəйрəме.

А.б: Әйе, язның беренче бəйрəме – 8 МАРТ. Ул безнең кадерле əнилəребез, əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез, матур кызларыбыз бəйрəме. Без сезнең барыгызны да яз бəйрəме белəн котлыйбыз. Сезгə сəламəтлек, гаилə бəхете телибез. Күклəрегез һəрвакыт аяз, күңеллəрегез тыныч һəм шат булсын!

 Әниләр!
Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлаулар кабул итегез.

Зиля Ф.  Бүген әниләр көне,

                 Бүген җирдә тантана.

                 Кояш шуңа көлә бүген,

                 Гөлләр шуңа шатлана.

Булат   Минем əни бик əйбəт

             Гел көлеп кенə тора.

            Улым дип əйтеп

              Сөеп, иркəлəп тора.

Гузелия       Без сине бик яратабыз,

                       Бәйрәм белән котлыйбыз

                       Бүләк итеп үзеңэ

                       Бер матур җыр җырлыйбыз.

        Жыр: «Энием»

Алып баручы: Балалар безнен бит эле этилэр бэйрэме булып узды.Эйдэгез узебезнен егетлэребезне котлап алыйк.

                                                     Жыр: «Солдат  булам»

   ( Залга музыка астында бик зур йомырка тәгәрәп керә. Эчендә бала кычкырып җибәрә.)

 -Әй-әй-әй, чыгарыгыз мине, миңа ярдәм итегез!

Йомырка ярылып китә, чеби чыга.

 Чеби: Менә бит, килеп тә чыктым. (Тирә- якка карана)

-Әни!

Алып баручыны кочаклый.

 Алып баручы: Юк шул, мин синең әниең түгел.

(Песи керә. Чебине сыйпап әйтә)

 Песи: Мяу, мяу, минем кызым,

            Әйдә тизрәк өйгә кайтыйк!

            Төшке аш вакыты җитә

             Бирермен сиңа конфет.

 Чеби: Конфет?

 Песи: Пышылдап читкә карап әйтә.

Башта уйнап алырбыз, ә аннан мин сине, йомшагым, мин сине ашармын!

 Чеби: Ашармын? Ничек ашармын?

 Алып баручы: Тукта, тукта, Мияу, башта  безнен балаларнын  шигырьлэрен тынлап ал эле.

Эвелина        Нинди назлы, нинди эшчән

                        Синең куллар, әнием.

                        Бөтен дөнья бүләк итә,

                       Алтын нурлар бәйләмен.

 Азамат         Йөзең синең һәрвакытта

                       Балкып тора, әнием.

                       Аш-суыңнан тәмле исләр,

                       Аңкып тора, әнием.

Ранис           Син, энием минем очен

           Бу доньяда бер гонэ

           Елмайганда йозлэреннэн

           Бар ойгэ нур боркелэ

 Песи: Балалар, ә чеби кайда? И-и, минем чебием югалды, кая китте микән?

 Алып баручы: Син, Мияу, хәйләләп маташма әле!Тизрәк китүеңне кара. Безнең балалар песи балаларын яхшы беләләр. Бар, кит тизрәк!

Шулвакыт тавык елап керә.

 Тавык: Бер йомыркам җитми бит. Миңа нишләргә, каян эзләргә? Бәлки тәгәрәп киткәндер?

Карый .

Ә бәлки төлке алгандыр? Миңа нишләргә инде? Каян эзләргә инде?

Чеби: Менә бит, мин сине таптым, әнием! Әнием, мин сине бәйрәм белән котлыйм. Бәхетләр телим сиңа, әнием.

 Алып баручы: Менә бит, чеби ничек зур үскән. Әнисен бәйрәм белән котлады.

  - Әйдəгез əнилəрне беренче бəйрəм белəн котлап аларга иң изге, иң матур телəклəребезне, матур сүзлəребезне əйтик əле!        

Адель      Безне назлап үстергәнгә,

                  Әниләр, рәхмәт сезгә.

                  Һәрвакытта эшчән булганга.

                  Әниләр, рәхмәт сезгә.

Ильсиня  Матур  итеп, букет итеп

          Алсу нурлар бэйлэмен

          Кояш котлый март аенда

          Минем эни бэйрэмен.

Самир В    Әнием минем матур,

                     Күзләре якты, көләч.

                     Шундый күңелле була,

                      Ул өйгә кайтып кергәч.

Ралина Г.    Энием, кадерлем!

            Син энже бертегем!

            Син хормэ жимешем!

            Син йорэк тибешем!

        Парлы бию

А.б: Сабыр, йомшак күңелле əбилəребез бүгенге бəйрəмгə килүегез өчен зур рəхмəт! Гел шулай якты йөзле, əмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, оныкларыгыз сезне сөендереп яшəсеннəр иде...

               Әниемнең әнисе – әбием була минем.

             Әби генә түгел әле, ул минем дәү әнием.

        Жыр: « Эбием, эбикэй»

А.б: Әнилəребез кояштай озын гомерле булсыннар. Гел шулай яшь, гөл чəчəклəр кебек балкып торсыннар.

Фаиль     Кая барсам, куз алдында

            Хэрчак кунелемдэ яши.

            Ул безгэ ин якын кеше,

            Ул, белегез, безнен эни!

Самир Ф    Курэсезме, буген кояш

               Ничек назлы елмая?

           Эниемнен бэйрэмен

           Ул да бит котеп ала.

Ралина К    Мама, я тебя люблю!

                     Хоть обойди весь свет.

            Тебя красивей нет,

            Тебя нежнее нет.

        Бию “ Моряклар”

Уеннар энилэр һəм балалар белэн

А.б: Әнинең куллары иң-иң йомшак, иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга бөтен кайгыларың югала. Ә «Балам» дип əйтсə очар канатлар үсə.

     1.    Әйдəгез, əнилəребезнең тавышларыннан танып карыйк.

     

  1. Бала рәсемен ясау

Ильвина        Йөрәгемнең иң түрендә,

                        Иң кадерле әнием.

                        Яхшылыкта, матурлыкта,

                         Үрнәк миңа әнием.

Салават          Энилэрне упкэлэтмик,

                         Алар безнен кояшыбыз        

                         Эни жылысыннан башка

                         Яши ала, я кайсыбыз.        

        Эльвира      Доньяда ин акыллы,        

                         Ин унган безнен  эни        

              Менэ шуна синен яннан        

             Бер дэ китэсе килми.

  Алмаз           «Эни» диеп язым куйдым        

                     Яна яуган ак карга

                         Таптамагыз хич ярамый

                         «Эни» сузен таптарга

Дамир     В марте с первого числа

           Начинается весна

           Мамин день 8 марта

           Отмечает вся страна.

Инсаф       Маму любят все на свете,

                    Мама первый друг.        

                    Любят мам не только дети,

                    Любят все вокруг!

София      Маму крепко поцелую

         Обниму мою родную

         Очень я люблю ее

         Мама – солнышко мое.

Ильназ     С праздником сегодня

                Маму поздравляю,

                Крепко я за шею

                Маму обнимаю.

Шакир     Самая красивая

                Мамочка моя        Элина        Весна спешит к нам в гости

                Целый день послушным          Несет улыбки нам

                Быть обещаю я.          Всем хочется сегодня

          Поздравить наших мам.

        Жыр  « Сегодня мамин праздник….»

Яз кызы керə - Ильсиня  (бер кулында чəчəклəр салынган кəрҗин тоткан, ə икенче кулында зонтик):

        Мин ерактан килдем сезгə, язлар иленнəн

        Урман аланының ал чəчəклəр үскəн җиреннəн.

        Зəңгəр болытлы, Лəйсəн яңгырлары белəн

        Килдем язгы сулар кебек ашкынып.

        Исəнмесез, балалар! Исəнмесез, кунаклар!

        

Балалар һəм алып баручы: Исəнмесез, Яз кызы! Сине бик көттек.

Яз кызы: Белəм-белəм! Сез мине бик яратасыз. Салкын кыштан соң мин җылы, көннəр, йөгерек сулар, Лəйсəн яңгырлар алып килдем!

А.б: Әйдə, Яз кызы, рəхим ит, түрдəн уз! Җылы Лəйсəн яңгырлардан соң җир йөзе яшəреп, шау чəчəккə төренер. Әйдəгез, кызлар, Лəйсəн яңгырын искə төшереп биеп алыйк.

Бию: «Умырзая» (чәчәкләр белəн)

А.б: Ана – изге Кеше. Әнилəребезне челтерəп аккан саф сулы чишмəлəргə тиңлəп була. Чөнки, чишмəлəрне элек-электəн изге урын итеп караганнар. Аларны карап, чистартып торганнар. Әнилəрне дə кадерлик, хөрмəт итик, рəнҗетмик!

А.б: Кадерледəн-кадерле əнилəребез, дəү əнилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез. Сезне тагын бер кат бəйрəм белəн котлыйбыз! Сезгə зур уңышлар телибез!

А.б:   Хормэтле энилэр, эйдэгез, бергэлэп уйнап алыйк. Э уен мондый: ике тугэрэккэ басабыз. Уртадагы тугэрэккэ-балалар, э тышкы тугэрэккэ энилэр баса. Тугэрэктэ биибез. Музыка туктауга, хэркем уз энисен эзлэп таба хэм парлашып бии.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Новогодний бал у Царя Гороха" (сценарий утренника для подготовительной группы)

Сценарий написан для детей подготовительной группы коррекционного детского сада с общим нарушением речи. В группе 16 детей и все участвовали на празднике....

Сценарий утренника в подготовительной группе «Светлый праздник Рождество»

"Светлый праздник Рождество" сценарий в подготовительной группе, с использованием рождественских стихов, песен. Развлечение с детьми в форме подвижных игр....

Сценария утренника в подготовительной группе “Праздник для любимых мам”

Сценария утренника в подготовительной группе “Праздник для любимых мам”...

Сценарий утренника для подготовительной группы детского сада "Золотая осень"

Задачи:Закреплять полученные знания, умения и навыки, полученные в совместной деятельности педагога и детей- знания о временах года, признаках осени, познакомить с народными приметами осени;Развивать ...

Сценарий утренника для подготовительной группы, посвященной Международному женскому дню 8 Марта «Мини мисс»

Цель: красиво и интересно поздравить любимых мам и бабушек с праздником 8 Марта, создать у детей атмосферу праздника, эмоционального благополучия.Задачи: Закреплять практические навыки выразительного ...

Сценарий «Волшебная звезда Деда Мороза» сценарий утренника для подготовительной группы

Сценарий «Волшебная звезда Деда Мороза» сценарий утренника для подготовительной группы...