"Әнием кадерлем" сценарий
план-конспект занятия (старшая группа)

Сценарий посвящённый празднику 8 март  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ng.docx23.29 КБ

Предварительный просмотр:

                           “ ӘНИЕМ КАДЕРЛЕМ”

 

Балалар залга биеп керәләр. Ярым түгәрәк булып басалар.

А.Б. Кадерле кунаклар, әниләр, әбиләр, апалар, кызлар. Без бүген язның беренче бәйрәмен – 8 Мартны билгеләп үтәргә җыелдык. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Туар таңнарыгыз якты,

Күкләрегез аяз булсын!

Безнең биюләребез, җырларыбыз, шигырьләребез сезгә бәйрәм бүләге булсын!

Камил

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көлә, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме,

8 нче Март бүген!

 

Самат

В марте с первого числа

Начинается весна.

Мамин день 8 марта

Отмечает вся страна.

 

Сәмирә

Нинди шатлык бүген

Безнең бакчабызда.

Бәйрәмгә килгәннәр

Әниләр барсы да.

 

Мостафа

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән барыгызны

Бөйрәм белән котлыйбыз.

 

Чулпан

Кояш көлә, мин елмаям

8 нче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

 

ҖЫР: “Весенняя”

Инсаф

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

Барсы да белеп торсын.

 

Ләйлә

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 Мухаммадумар

Слушай нашу песенку

Мамочка любимая.

Будь всегда здоровая,

Будь всегда весёлая.

 

ҖЫР: “Мин әнигә булышам”

 

А.Б. Бүген бит әле безнең кызларыбызның да бәйрәме. Аларны да бәйрәм белән котлыйк.

 

Алия

Котлыйбыз сезне, кызлар,

Бәйрәм белән, йолдызлар.

Парлап бергә биергә

Чакыралар малайлар.

 

ПАРЛЫ БИЮ. (Утыралар)

А.Б. Рәхмәт сезгә, малайлар! (Тавышланып, шалтырап җыйнаксыз, шапшак киенгән Чуаркай керә).

Чуаркай: Ах! Соңга калганмын ахрысы!

А.Б. Үзең шапшак! Җыйнаксыз! Исәнләшә дә белмисең! Каян килеп чыктың монда, Туганкай!

Чуаркай: Мин Туганкай түгел, Чуаркай Шапшакович! “Незнайка” абыегызның дусты мин, беләсегез килсә. Сез монда ник җыелдыгыз соң?

А.Б. Балалар, әйтегез әле Чуаркайга, нинди бәйрәм безнең бүген?

Балалар: Әниләр бәйрәме.

А.Б. Ишеттеңме, Чуаркай, безнең бүген әниләр, әбиләр, апалар, кызлар 8 Март бәйрәме. Без аларны бүген бәйрәм белән котларга җыелдык. Күрәсеңме, балалар нинди матур итеп киенгәннәр. Менә син генә… бик тә ялкау икәнсең. Безнең балалар әниләренә булышалар, аларны яраталар. Аларны котлап әле шигырьләр дә өйрәнделәр.

 

 Минем бүләк.Х.Нәзилә

8 Март – Әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләме.

Ничек табарга,

Кайда чәчәк бар?

Кая карама –

Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь

Бирдем бүләккә.

“Гомергә – ди ул, –

Калыр йөрәктә”.

 

Рәсим

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга!

 С. Исламия

 Әнием (Ренат Харис)

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

Әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

Куллары аның йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

Кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап.

 

 “Минем әни иң әйбәт” Х.Камилә

Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә.

Өйрәтә әни мине дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Үзе бөтен эшкә оста,

Мине өйрәтә җайлап.

Мактый, күңелне күтәрә

Иң кирәк сүзләр сайлап.

Иң чибәр әни минеке,

Толымнырын карачы.

Кояш кебек, нурлар сибә

Ягымлы күз карашы.

 Г.Зәмирә

 Мамин праздник

Я тебя сегодня, мама,

Поздравляю с женским днем!

Обещаю быть послушной

Помогать тебе во всем!

Над подарком поработать

Правда, было мне не лень.

Ведь я знаю, что сегодня

Самый лучший женский день.

Ләйлә

Почему 8 Марта

Солнце светит ярко?

Потому что наша мама

Лучше всех на свете.

Потому что мамин праздник,

Самый лучший день.

Потому что мамин праздник

Праздник всех людей.

 

А.Б. Ә хәзер олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле әбиләребезне дә бәйрәм белән котлыйк әле.

 

       С.Исламия

Өйгә кайтсам, өй балкыган –

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән.

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

“Күрим әле улымны!”- дип,

Әбием килгән!

       Х.Нәзилә

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

 

       Мухаммадумар

Мы очень любим бабушку

И очень с ней дружны.

С хорошей доброй бабушкой

На свете веселой.

 

ҖЫР: “ИҢ ЯКЫН КЕШЕМ СИН ӘНИЕМ”

 

А.Б. Я, нәрсә диярсең, Чуаркай?

Чуаркай: Әбиемнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә.

Рәхәтләнеп уйнамагач

Сез монда нәмәстәгә?

Чуаркай: Менә уйный белмисездер әле.

А.Б. Уйный да беләбез без. Менә хәзер уйнап та күрсәтербез.

 

УЕН БАЛАЛАР БЕЛӘН.

 

УЕН ӘНИЛӘР БЕЛӘН.

 

Чуаркай: Әй, кызык та булды соң! Тагын нәрсә күрсәтәсез инде?

А.Б. Менә сине биетәбез.

Бие әле, бие әле,

Биегәнең юк әле.

Сине матур бии диләр,

Биетеп карыйк әле.

Чуаркай бии. (Ямьсез бии).

А.Б. Менә безнең балалар биеп күрсәтсеннәр әле сиңа, Чуаркай.

 

БИЮ. Кызлар бии.

 

Чуаркай: Я, сдаюсь, малайлар, кызлар. Сез җырларга, биергә, шигырләр сөйләргә оста икәнсез. Мин дә чиста киенеп, юынып балалар бакчасына йөри башлыйм. Сезнең кебек буласым килә. Хәзер үк киттем, чаптым. Мине көтегез!

А.Б. Ә кем саубуллаша?

Чуаркай: Сау булыгыз, балалар, апалар, әбиләр. Бәйрәм белән үзегезне. Әй, онытып торам икән бит сезгә дигән бүләгем бар иде бит.

 

А.Б. Инде бакчада эшләүче апаларны, әниләрне, әбиләрне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйк.

 

 

Ф.Алия

Пусть звенят повсюду песни

Про любимых наших мам.

Мы за всё, за всё родные

Говорим «Спасибо!» Вам!

 

ҖЫР: МАМА – СОЛНЫШКО МОЁ!

 

А.Б. Тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Бу яз белән сезгә бары бәхет, шатлыклар гына килсен!!!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Татарстанда элек ничек иген иккәннәр?

Икмәкнең зур юллар үтеп безнең өстәлгә килүен күләгә театры ярдәмендә күрсәтелә. Балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан үткәрелә....

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....