Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”
материал (средняя группа) на тему

Алып баручы:-Хәерле кич, хөрмәтле әниләр,әбиләр! Әни – җир йөзендә иң кадерле, иң якын, иң матур сүз. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Бүген без әниләребез өчен бүләкләр дә әзерләдек. Ә бүләкләребез – җырлар, уеннар, биюләр.

Әниләр!
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4r._8_marta_2018stsenariy.docx20.63 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”

4-5 яшьлек балалар өчен

Алып баручы:

Алып баручы:-Хәерле кич, хөрмәтле әниләр,әбиләр! Әни – җир йөзендә иң кадерле, иң якын, иң матур сүз. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Бүген без әниләребез өчен бүләкләр дә әзерләдек. Ә бүләкләребез – җырлар, уеннар, биюләр.

Әниләр!
Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлаулар кабул итегез.

Бала Нинди шатлык бүген

          Безнең бакчабызда.

          Бәйрәмгә килгәннәр

          Әниләр барсы да.

Бала Әниләрне, әбиләрне

          Кадерлибез, зурлыйбыз!

          Чын күңелдән барыгызны

          Бәйрәм белән котлыйбыз!

Бала Син, әнием, минем өчен

          Бу дөньяда бер генә.

          Елмайганда йөзләреңнән

          Бар өйгә нур бөркелә.

Җыр “Без бүген җыр җырладык”

Залга музыка астында бик зур йомырка тәгәрәп керә. Эчендә бала кычкырып җибәрә.

-Әй-әй-әй, чыгарыгыз мине, миңа ярдәм итегез!

Йомырка ярылып китә, чеби чыга.

Чеби: Менә бит, килеп тә чыктым.

Тирә- якка карана.

-Әни!

Алып баручыны кочаклый.

Алып баручы: Юк шул, мин синең әниең түгел.

Песи керә. Чебине сыйпап әйтә.

Песи: Мяу, мяу, минем кызым,

Әйдә тизрәк өйгә кайтыйк!

Төшке аш вакыты җитә

Бирермен сиңа конфет.

Чеби: Конфет?

Песи: Пышылдап читкә карап әйтә.

Башта уйнап алырбыз, ә аннан мин сине, йомшагым, мин сине ашармын!

Чеби: Ашармын? Ничек ашармын?

Алып баручы: Тукта, тукта, Мияубикә, башта безнең белән уйнап ал. Күзләреңне бәйлибез дә, сине уртага утыртабыз.

Уен “Утыр, утыр, Мияубикә”

(Балалар “тычканнар” кебек түгәрәк буйлап җырлап йөриләр.)

    Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

    Матур итеп җырлыйбыз.

    Уртада Песи утыра –

    Тычканнар, тын булыгыз. (Туктап калалар һәм әйтәләр):

    Песине уятмаыз.

    Бик сак кына атлагыз. (Шул сүзләрдән соң Песи уяна һәм балаларны куа башлый).

Уен вакытында чеби кача.

Песи: Балалар, ә чеби кайда? И-и, минем чебием югалды, кая китте микән?

Алып баручы: Син, Мияубикә, хәйләләп маташма әле!Тизрәк китүеңне кара. Безнең балалар песи балаларын яхшы беләләр. Бар, кит тизрәк!

Песи чыга. Чеби зал буйлап йөри. Су буеннан үрдәк үзенең бәбкәләре белән килеп чыга

“Үрдәкләр биюе”

Чеби (үрдәкләр янына килә):

Сез минем әниемме?

Үрдәк: Юк, менә минем бәбкәм янымда. Син безгә охшамаган.

Өч бака керә.

Песенка лягушат

Бакалар Чебине уртага алалар.

Чеби: Рәхмәт сезгә, бакалар, бик матур җырладыгыз. Сез дә минем әнием булмадыгыз. Ә мин юлымны дәвам итим.

Алып баручы: Тукта әле, чеби, әйдә, без синең белән бергәләп әниеңне эзлик. Я тагын бәлага юлыгырсың.

Зал буйлап йөриләр.

Агачлар арасыннан эт килеп чыга

Эт: Һау! Һау! Хәерле көн!

Алып баручы: Сине күрүгә без бик шат. Син бәлки безгә ярдәм итәрсең?

Эт: Ә нәрсә булды?

Алып баручы: Менә бу чеби яңа гына йомырка эченнән чыккан, үзенең әнисен белми, иртәдән бирле эзли. Син ярдәм итә алмассыңмы?

Эт: Ә сездә аның әнисенең сурәте юкмы соң?

Алып баручы: Юк шул. Безнең ишек алдында яшәүчеләрнең сурәтләре бар. Менә алар.

Битлекләрне ала.

Тик болар монда буталып беткәннәр. Хәзер нишләргә инде?

Эт: Балалардан ярдәм сорап карыйк.

Уен: “Әниләрен эзләп тап”

Алып баручы: Менә хәзер белдеңме инде, чеби: казның- каз бәбкәсе, үрдәкнең- үрдәк бәбкәсе була икән бит.

Шулвакыт тавык елап керә.

Тавык: Бер йомыркам җитми бит. Миңа нишләргә, каян эзләргә? Бәлки тәгәрәп киткәндер?

Карый .

Ә бәлки төлке алгандыр? Миңа нишләргә инде? Каян эзләргә инде?

Эт: Һау! Һау! Еламагыз, Чуаркай. Менә сезнең балагыз!

Чеби: Менә бит, мин сине таптым, әнием! Әнием, мин сине бәйрәм белән котлыйм. Бәхетләр телим сиңа, әнием.

Алып баручы: Менә бит, чеби ничек зур үскән.

      Ана күңеле кебек җылы, нурлы

      Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

      Ана сөюе кебек чиксез тирән

      Җир йөзендә һичбер диңгез юк!

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул! Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән шатландырырга кирәк.

  Ә хәзер безнең балалар  әниләрен уйнарга һәм биергә чакыралар.

Җырлы-уен “Тётя Весельчак”(Утырмыйлар)

Беренче бала: Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый?

Беләбез һәммәбез дә.

Икенче бала: Бүген әниләр бәйрәме

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлеп карый,

Гөлләр шуңа шатлана.

Өченче бала: Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, әниләребезгә нинди ягымлы сүзләр әйтеп була?

Уен “Кем күбрәк назлы сүзләр әйтә?”(Утыралар)

Алып баручы: Бигрәк матур сүзләр әйттегез. Әниләрегезнең күңеле булгандыр.

Уен “Курчаклар белән уен”

Тавык: Ә хәзер олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле әбиләребезне дә бәйрәм белән котлыйк әле.

Бала  Өйгә кайтсам, өй балкыган –

           Өйгә нур иңгән!

           Ерак җирне якын итеп,

           Әбием килгән!

           Үзен ничек сагынганны

           Белгән ул, белгән!

           “Күрим әле улымны!” – дип,

           Әбием килгән!

Бала  Әниемнең әнисе –

           Әбием була минем.

           Әби генә түгел әле,

           Ул минем дәү әнием.

           Тәмле ашлар пешерә,

           Матур гөлләр үстерә.

           Өебезнең нуры ул,

           Барыбыздан олы ул.

Алып баручы: Әбиләрне котлап җыр да җырлыйк әле.

Җыр “Бабушка”

Алып баручы: Я , нәрсә диярсең, Тавык?

Тавык: Әбиемнең кәҗәсе

               Бакчада кәбестәдә.

               Рәхәтләнеп уйнамагач

               Сез монда нәмәстәгә?

Менә уйный белмисездер әле.

Алып баручы: Уйный да беләбез без. Менә хәзер уйнап та күрсәтербез!

Уен “Носкиның парын тап”(Әбиләр һәм балалар)

Тавык: Әй, кызык та булды соң! Тагын нәрсә күрсәтәсез инде?

Алып баручы: Менә сине биетәбез.

                            Бие әле, бие әле,

                            Биегәнең юк әле!

                            Сине матур бии диләр,

                            Биетеп карыйк әле!

    Тавык бии.

Алып баручы: Булдырдың! Менә безнең балалар да биеп күрсәтсеннәр әле сиңа, Тавык.

Танец с мамами

Алып баручы: Тагын бер кат һәммәгезгә

                            Чын күңелдән зур рәхмәт!

                            Бәйрәм белән котлап

                            Җырыбыз булсын бүләк.

Җыр “Әниләр өчен бию”

Тавык: Кыт-кытак, кыт-кытак, балалар, сез миңа йомшак сары чебиемне табып бирдегез, мин дә сезне бәйрәм белән котлап, кечкенә генә бүләк калдырам. Кыт-кытак, кыт-кытак!

Йомырка сала һәм чыгып китә.

Алып баручы: Балалар, бу бит гади йомырка гына түгел, ә серле йомырка икән.

Балаларга “Киндер-сюрприз” таратыла.

Алып баручы: Кадерле әниләр, әбиләр! Сезнең алда баш иябез. Безгә шундый күп шатлык, елмаю бүләк иткән өчен бик зур рәхмәт. Сезгә ничә яшь булсада, күңелегез һәрвакыт яшь, чибәр, мөлаем булып калыгыз.Барыгызга да зур уңышлар, шатлыклар телибез. Балаларыгызның игелеген күреп, озак-озак яшәргә язсын.

Балалар бүләкләрен тапшыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әнием иң кадерлем

Әниләр көненә багышланган кичә....

Сценарий - “Әнием – кадерлем”

8 март - әниләр бәйрәмнә багышланган сценарий....

Әнием, иң кадерлем син минем

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә әниләр көненэ багышланган бәйрәм иртәсе...

Сценарий утренника в подготовительной группе "Әнием иң кадерлем син минем"

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген             Балалар бакчасында.             Әниләрне,...

1 кечкенәләр төркеме өчен сценарий "Иң кадерлем син минем"

Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше -әни. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәр...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...