Әнием иң кадерлем
материал (средняя группа) по теме

Әниләр көненә багышланган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniler_beyreme_2014.docx30.73 КБ

Предварительный просмотр:

                 ,,Әнием иң кадерлем”

4-5 яшьлек балалар белән әзерләнгән бәәйрәм кичәсе(катнаш төркем).

Алып баручы . Хәерле көн, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык. Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык…. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!Балалар кереп, тезелеп басалар. (Балаларнын фотолары белән презентация куела)

Максат:

1.Әниләргә, әбиләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлылык кебек хисләр тәрбияләү; әбиләрне, әниләрне бәйрәм белән тәбрик итү.

2. Балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

3. Балаларның сөйләм телен үстерү.

Балалар шигырь сөйлиләр.

1.Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 

2.Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

 

3. Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

4. Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

 Җыр:"Рәхмәт әнием ."

5. Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

 

6. Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

 

7. Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

 

8. Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

 Алып баручы. Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.

- Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

 

Бала:

Күмәкләшеп, бергә , дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр :"Бәйрәм белән әнием."

Бала:

Биюченең итәге

Бии, бии кыскара,

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии, бии остара.

 

Бие әйдә, бие әйдә

Биегәнне күрсеннәр

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең кызлар дисеннәр.

Бию:"Татар халык."(Илүсә)    

Алып баручы. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.

Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

-         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

-         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

-         Ана куены (туннан җылырак)

-         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

-         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

-         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

-         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

 

Бала:

Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була;
Бай булмаса, тук була,
Ашарына юк була.

Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була.
Биегән кеше бай булганчы,
Карт алаша тай була.

Бию:"Зонтик."(кызлар)       

Алып баручы.  Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез.Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

 

-         Балагыз нинди төс ярата?

-         Нинди кием кияргә ярата?

-         Балагызның яраткан артисты кем?

-         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

-         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

-         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

-         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

- Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.

Бала 1:

Әни кебек булсам иде! -

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

2. Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

Җыр:"Көчегем."(Илүсә)

3. Мөмкин булса, җыеп  учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

4. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

 

5. Җылы наз ул, әнием – синдә       генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

 

6. Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Җыр:"Әбием - әбекәем" 

7. Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

8. Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек – саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!

Җыр :"Балалар бакчасында"(Зәринә,Рәзилә,Динә)

Алып баручы. Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу.                        

 Сюприз момент. (Клоуннар)

(Дим белән Тим килеп керәләр)

Дим: Тим, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.

Тим: Юк, Дим, әйдә син беренче исәнләш.

Дим: Юк, Тим,  син беренче исәнләш.

Тим: Юк, Дим, син исәнләш.

Дим: Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар!

Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?

Тим: Хәзер, хәзер дөреслим.

Исәнмесез, маймыллар һәм кызлар! Әллә мин дә ялгыштыммы?

Бергә: Хәзер менә шарикларыбызны гына борып куик та. (Боралар, бер – берсенә карашып)

- Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!

Тим: Сез безне таныдыгызмы?

Дим: Мин – Дим булам!

Тим: Ә мин – Тим булам!

Я, әле, әйтеп карагыз әле. (Балалардан әйттерәләр)

Дим: Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?

Балалар: Әниләр бәйрәменә.

Тим: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Дим: Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләрне дөрес әйтәләрме икән?

Тим: Хәзер, мин сезгә сүзләр әйтәм, әнигә әйтә торган матур сүз булса “әйе”, яки “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Дим: Матурым.

Тим: Кечкенәм.

Дим: Мин сине яратам.

Тим: Балам.

Дим:   Һ.б.

Тим: Булдырдыгыз!

Дим: Э хәзер тиз генә физзарядка ясап алыйк.

Тим: Безнең белән тезел рәткә

Ясыйк бергә физзарядка!

Дим: Кулны куйдык үкчәгә,

Тезләргә һәм жилкәгә.

Ян-якка, билгә,өскә,

Көлми торабыз көчкә.

Ха-ха-ха, хи-хи-хи.

Тим: Без бердәм, без көчле,

Күрегез безнең көчне!

Тыпырдыйбыз. Чәбәклибез,

Елмаябыз һәм көләбез.

Дим: Алабыз бер серләшеп,

Биибез бергәләшеп!

 

Бию:"Татар халык."

Клоуннар биюче кызлар белән бергә биеп чыгып китәләр.                 

 

Алып баручы. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

- Балагызның исеме ничек?

- Балагызның фамилиясе ничек?

- Балагызга ничә яшь?

- Балагызның әтисе ни исемле?

- Балагызның аяк киеме размеры?

- Балагызның туган көне кайчан?

- Балагызның күз төсен нинди?

- Балагыз нинди группага йөри?

- Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Алып баручы .  Ә хәзер,  кызлар башкаруында матрешкалар биюен карап китик.

 Җыр:"Дуслар."(Зөһрә,Камилә.)            

Алып баручы. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам, чөнки безнең бар әни дә иң – иң яхшысы  һәм әниләр өчен һәр берегезнең кызы, һәм улы иң уңган һәм булган. Мин киңәшләштем дә үз – үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк аласыз. 

Бүләкләр:
1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак)
2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).
3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)
4. Пылесос «Метисам». (Кисточка)
5. Универсаль рюкзак. ( Пакет)
6. Мини-палас. (Кулъяулык)

7. Хрусталь ваза. (Пыяла банка)

8. Яза торган машинка. (Ручка)

9. Электрощипцы. (Кер элгече)

10. Диетик чара. (Сагыз)

11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка)

12. Уй – фикерләрне теркәүче. (Карандаш)

13. Табак – савыт юучы машина. (Губка)
14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

Бала 1:

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

 

Бала 2:

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

Алып баручы . Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен  рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызга алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Җыр:"Бәхетле балачак."

Арча муниципаль районы Хәсәншәех балалар бакчасы тәрбиячесе Ахмадуллина Ләлә Зиннуровна.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....

Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.

Сценарий занятия по татарскому языку....

Әнием, иң кадерлем син минем

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә әниләр көненэ багышланган бәйрәм иртәсе...

Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”

Алып баручы:-Хәерле кич, хөрмәтле әниләр,әбиләр! Әни – җир йөзендә иң кадерле, иң якын, иң матур сүз. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Бүген без әниләреб...

Сценарий утренника в подготовительной группе "Әнием иң кадерлем син минем"

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген             Балалар бакчасында.             Әниләрне,...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...