Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.
учебно-методический материал по теме

Кашапова Гузель Нургалеевна

Сценарий занятия по татарскому языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл in_yakynym.docx18.2 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.

Максат: Иң якын кешеләрнең атамалары исәбенә балаларның сүз байлыгын камилләштерү.Теге- яки бу эш хәрәкәтнең кем тарафыннан башкарылуына караган  сорауларны аңлый белүләре hәм дөрес җавап бирүләрен ныгыту.Нишли ? Нишләде? Кемнеке? Кебек сорауларны аңлап җавап  бирү, фигыльләрне җөмләдәурынлы куллану мөмкинлекләрен баету. Гаиләгә карата игътирам хисе тәрбияләү, яхшы мөнәсәбәттә булырга өндәү. Халык авыз иҗатын, мәкальләр өйрәнү эшен җәелдерү.

Материал:Тартма, гаилә рәсеме, hәр балага җитәрлек карточкалар, түбәтәй, чалбар , читек, күлмәк,күзлек, телефон.

1 Тәрбияче: Исәнмесез,хәерле көн, балалар!

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшәбез.

-Исәнмесез.

Тәрбияче: Балалар  кунакларны сезнең белән таныштырып китәм.

-Синең исемең Настямы?

-Юк, минем исемем Оля.

-Синең исемең Ромамы?

-Әйе минем исемем Рома.

-Син Ксенияме?

-Юк, мин Лера.

                                                Балалар бер-берсеннән сорыйлар.

Оля: Коля, сиңа ничә яшь?

Коля: Миңа алты яшь.

Даша:Рома, сина ничә яшь?

Рома: Миңа алты яшь.

2 Тәрбияче: Ш. Маннур ”Яратам” дигән шигырендә болай ди:

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.

-Без бүген сезнең белән гаилә турында сөйләшүне дәвам итәбез.Барыбыз да игътибар белән әлеге рәсемгә карыйк әле.

                                               Гаилә рәсеме эленә.

-Бу кем ?

-Бу әти.

-Әти нишли?

-Әти китап укый.

-Бу кем ?

 -Бу әни.

-Әни нишли?

-Әни бәйли.

-Бу кем?

- Малай.

-Малай нишли ?

-Малай яза.

-Бу кемнәр?

-Бу кыз белән малай.

-Кыз белә н малай нишли?

-Кыз белән малай туп уйный.

-Бу нинди гаилә?

 -Бу зур, тату гаилә.

3. Балаларга гаилә әгъзаларының эш- гамәлләре күрсәтелгән рәсемнәр тарату. hәр бала тәрбияченең нишли? дигән соравын аңлап җавап бирергә тиеш.

Мәсәлән: Кыз уйный, әби тәлинкә юа, әни бәйли h.б.

4 Тәрбияче: Балалар,  карагыз әле, минем кулымда нинди серле тартма бар. Андагы әйберләр кемнеке икән? Шуны белергә тырышырбыз.

(Тартмага түбәтәй, күзлек, күлмәк, чалбар,читек салына).

Түбәтәй күрсәтелә.

-Бу нәрсә?

-Түбәтәй.

-Түбәтәй кемнеке?

-Түбәтәй бабайныкы. (Уен шулай дәвам итә)

5                                                          “Бармак” уены.

                                                    Бармаклар    М. Гәзизов

Бармакларымны саныйм ,

Берәмләп бүлеп карыйм:

Баш бармак. Бер . Әткәйгә.

Әткәй- өйдә баш кеше.

Имән бармак.Монысы-

Әнкәемнең өлеше.

Бер- булды, ике булды,

Урта бармак өченче.

Бусы инде, билгеле,

Әбиемә тиешле.

Дүрткә- абый  чиратта,

Аңа- атсыз бармагым.

Ай, үзем иңазакта

Чәнти булып калганмын.

Чәнти- чәнти- чәнтекәй,

Ул да, мин дә бәләкәй!

Бишебезгә биш тиде,-

Hәркемгә өлеш тиде.

6 Тәрбияче: Балалар, үз гаиләгез белән мине дә таныштырып китегез әле. Оля синең гаиләдә кемнәр яши? Алар кайда эшли?

(2-3 бала сөйли)

7 Тәрбияче: Гаилә турында сөйләшкәч , Г. Тукайның  “Безнең гаилә” шигырен дә искә төшерми мөмкин түгел.

(2-3 бала сөйли)

8 Тәрбияче:(Телефон күрсәтә) Балалар, бу нәрсә?

Бала: Телефон.

Тәрбияче: Ә сез телефоннан сөйләшергә яратасызмы?

Бала: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез телефоннан аралашып алыйк әле.Мин сораулар бирермен, ә сез игътибар белән тыңлап җавап бирерсез.

-Исәнме Рома.

........

-Әниең өйдәме?

.......

-Әниең нишли?

.........

-Син нишлисең?

.........

-Саубул.

(2-3 бала белән сөйләшү)

9 Тәрбияче: Бүген гаилә темасына багышланган мәкаль өйрәнербез . Әлеге мәкальдәге сүзләр сезгә таныш.Әлеге рәсемнәр аны тиз истә калдырырга ярдәм итәр.

                           (Слайдта  әти, әни, шикәр бал рәсемнәре)

Балалар башта сүзләрне искә төшерәләр.Р. К. Шаехованың “Раз- словечко, два- словечко ярдәмлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Шул рәсемнәрне дөрес урнаштырып, “Әти-шикәр, әни- бал” мәкале өйрәнелә.2-3 баладан кабатлатыла.

Тәрбияче: Балалар, без бүген бик күп эшләдек, әйдәгез ял итеп уйнап алабыз.

10                                                               Уен” Агыйдел”

Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә , дустым, безнең якка

Безнең яклар күңелле.

Зәңгәр чәчәк җыя-җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә- бергә уйныйк әле

Бир , дускаем,кулыңны.

Тәрбияче: Без бүген бик күп эшлэдек, уйнадык.Ә хәзер кунаклар белән саубуллашыйк.

-Саубулыгыз.

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....

Кадерле әнием!

"Әни" диеп язып куйдымЯңа яуган ак каргаТаптамагыз һич ярамый "Әни" сүзен таптарга!!!!...

Әнием иң кадерлем

Әниләр көненә багышланган кичә....

Сценарий - “Әнием – кадерлем”

8 март - әниләр бәйрәмнә багышланган сценарий....

“Әнием -кадерлем”

Сценарий на 8 марта для воспитателей...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...

"Иң якыным, иң кадерлем - әнием һәм әтием"

Материал поможет воспитывать у детей чувство уважения и любви к родителям. Можно использовать в образовательной деятельности или на совместном празднике, посвящённый родителям, семье....


 

Комментарии

Кашапова Гузель Нургалеевна

Занятие для подготовительной группы на основе различных игровых ситуаций.