"Иң якыным, иң кадерлем - әнием һәм әтием"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя, старшая группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Материал поможет воспитывать у детей чувство уважения и любви к родителям. Можно использовать в образовательной деятельности или на совместном празднике, посвящённый родителям, семье.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bbein_yakynym_niem_tiem.docx17.99 КБ

Предварительный просмотр:

МБМББУ “Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Ташлы Кавал “Кояшкай” балалар бакчасы”

Тема:Иң якыным, иң кадерлем – әнием һәм әтием

Төзеде: 1кв. категорияле тәрбияче

Гылаҗиева Эльза Габделхак кызы

Максат: Балаларда әти-әнигә карата ихтирам итү хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

-Әти-әнине хөрмәт итәргә өйрәтү.

-Аларга карата җылы хисләр тәрбияләү, аларны шатландырырга, һәрчак сүзләрен тыңларга кирәклегенә төшендерү.

Җиһаз:магнитофон, Э. Шәрифуллинаның “Зур үскән” шигыре, мобильный экран, ноутбук.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче:Балалар, безнең иң кадерле кешеләребез кемнәр? Ничек уйлыйсыз?

Балалар җаваплары: Әти, әни, әби, бабай.

Тәрбияче:Әйе,безнең иң яраткан, иң якын кешеләребез – әти-әниләр. Алар безне бик яраталар, безнең турыда кайгырталар, борчылалар. Искә төшерик әле, балалар, алар өйдә нинди эш башкаралар?

Балалар җаваплары:

-Әни аш пешерә, өй җыештыра.

-Әти малларны карый, машина рәтли.

Тәрбияче:Әти-әниләрнең эшләре бик күп. Эштән арып кайтуларына карамастан, өйдә дә күп эшләр башкарырга өлгерәләр. Шуңа күрә без аларга һәрвакыт игътибарлы булырга, ярдәм итәргә тиеш. Хәзер мин сезгә шундый акыллы бер кыз турында шигырь укыйм. (Презентация күрсәтелә)

Бу шигырьне Эльмира Шәрифуллина язган. Шигырьнең исеме “Зур үскән” дип атала.

  • Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә.

Әңгәмә өчен сораулар:

1.Шигырь кем турында? (Балалар җавабы)

2.Резидә сезгә ошадымы? (Балалар җавабы)

3. Шигырь ни өчен “Зур үскән ” дип атала? (Балалар җавабы)

Тәрбияче:Акыллы кыз Резидә әнисенә шулай булыша икән. Ә сез әти-әниләрегезгә ничек булышасыз? (Балалар җаваплары тыңланыла)

  • “Мин әнигә булышам” җырын тыңлау (Н. Мадъяров сүзләре, М. Морзаханова көе), кушылып җырлау.

Тәрбияче:Сез әти-әниләрегезгә булышкач, алар да:”балам зур үсте”,-дип сөенә торганнардыр.

Балалар, уйлап карагыз әле: әти-әниләрне тагын ничек сөендереп була? (Балалар җаваплары)

Тәрбияче: Арып кайткан әти-әниләрегезнең кәефләрен сорашыгыз. Җәмәгатьчелек транспортында өлкәннәргә урын бирсәгез, авыр сумкаларын күтәрешергә булышсагыз, болар барысы да әти-әниләрегез өчен зур куаныч, шатлык булыр. Әйдәгез, балалар, без бүген аларны шатландырыйк, үз кулларыбыз белән аларга бүләк әзерлик.

Кисеп ябыштыру юлы белән бүләк әзерләү.(Әниләргә яулык бизәү, әтиләргә - галстук)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....

Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.

Сценарий занятия по татарскому языку....

Кадерле әнием!

"Әни" диеп язып куйдымЯңа яуган ак каргаТаптамагыз һич ярамый "Әни" сүзен таптарга!!!!...

Әнием иң кадерлем

Әниләр көненә багышланган кичә....

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...

Сценарий "Кадерле әнием " (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү....

Күңелемнең иң түрендә, иң кадерле әнием. (Уртанчылар төркеме)

Кадерле әниләребезгә багышланган кичә...