Әнием, иң кадерлем син минем
материал (старшая группа) на тему

Нагимова Гаухария Бариевна

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә әниләр көненэ багышланган бәйрәм иртәсе

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart_-2018.docx34.13 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”

Алып баручы:

-, Хөрмәтле әниләр! Әни – җир йөзендә иң кадерле, иң якын, иң матур сүз. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Бүген без әниләребез өчен бүләкләр дә әзерләдек. Ә бүләкләребез – җырлар, уеннар, биюләр.

Алып баручы:

Әниләрне беркайчан да

Борчымыйк  юк-бар белән.

Әниләрне  котлыйк бүген

8 нче март белән.

Әниләр!

Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлаулар кабул итегез.

Залга музыка астында бик зур йомырка тәгәрәп керә. Эчендә бала кычкырып җибәрә.

-Әй-әй-әй, чыгарыгыз мине, миңа ярдәм итегез!

Йомырка ярылып китә, чеби чыга.

Зөһрә: Менә бит, килеп тә чыктым.

Тирә- якка карана.

-Әни!

Алып баручыны кочаклый.

Алып баручы: Юк шул, мин синең әниең түгел.

Нурбәк. Чебине сыйпап әйтә.

Песи: Мяу, мяу, минем кызым,

Әйдә тизрәк өйгә кайтыйк!

Төшке аш вакыты җитә

Бирермен сиңа конфет.

Зөһрә: Конфет?

НурбәкПеси: Пышылдап читкә карап әйтә.

Башта уйнап алырбыз,

ә аннан мин сине, йомшагым,

мин сине ашармын!

Зөһрә: Ашармын? Ничек ашармын?

Алып баручы: Тукта, тукта, Мияубикә, башта безнең белән уйнап ал. Күзләреңне бәйлибез дә, сине уртага утыртабыз.

Уен “Утыр, утыр, Мияубикә

Уен вакытында чеби кача. Уен беткәч песи күзен ача.

Нурбәк: Балалар, ә чеби кайда? И-и, минем чебием югалды, кая китте микән?

Алып баручы: Син, Мияубикә, хәйләләп маташма әле!Тизрәк китүеңне кара. Безнең балалар песи балаларын яхшы беләләр. Бар, кит тизрәк!

Песи чыга. Чеби зал буйлап йөри. Су буеннан үрдәк үзенең бәбкәләре белән килеп чыга

Үрдәкләр биюе”

Чеби (үрдәкләр янына килә):

Сез минем әниемме?

СәйдәҮрдәк: Юк, менә минем бәбкәм янымда. Син безгә охшамаган.

Үрдәкләр  биюе  ”

ЗөһрәЧеби: Рәхмәт сезгә, үрдәкләр , бик матур биедегез. Сез дә минем әнием булмадыгыз. Ә мин юлымны дәвам итим.

Алып баручы: Тукта әле, чеби, әйдә, без синең белән бергәләп әниеңне эзлик. Я тагын бәлага юлыгырсың.

Зал буйлап йөриләр.

Агачлар арасыннан эт килеп чыга

Муса Эт: Һау! Һау! Хәерле көн!

Алып баручы: Сине күрүгә без бик шат. Син бәлки безгә ярдәм итәрсең?

Муса Эт: Ә нәрсә булды?

Алып баручы: Менә бу чеби яңа гына йомырка эченнән чыккан, үзенең әнисен белми, иртәдән бирле эзли. Син ярдәм итә алмассыңмы?

Муса Эт: Ә сездә аның әнисенең сурәте юкмы соң?

Алып баручы: Юк шул. Безнең ишек алдында яшәүчеләрнең сурәтләре бар. Менә алар.

Битлекләрне ала.

Тик болар монда буталып беткәннәр. Хәзер нишләргә инде?

Муса Эт: Балалардан ярдәм сорап карыйк.

Уен: “Әниләрен эзләп тап”

Алып баручы: Менә хәзер белдеңме инде, чеби: казның- каз бәбкәсе, үрдәкнең- үрдәк бәбкәсе була икән бит.            Шулвакыт тавык елап керә.

Альбина Тавык: Бер йомыркам җитми бит. Миңа нишләргә, каян эзләргә? Бәлки тәгәрәп киткәндер? Карый .

Ә бәлки төлке алгандыр? Миңа нишләргә инде? Каян эзләргә инде?

Муса Эт: Һау! Һау! Еламагыз, Чуаркай.  Менә сезнең балагыз!

Зухра Чеби: Менә бит, мин сине таптым, әнием! Әнием, мин сине бәйрәм белән котлыйм. Бәхетләр телим сиңа, әнием.

Алып баручы: Менә бит, чеби ничек зур үскән. Әнисен бәйрәм белән котлады. Ә хәзер безнең балалар да әниләрен бәйрәм белән котлап җыр башкарырлар.

А.Б.Әниләр – мәңгелек шатлык,

Язгы шатлык, язгы нур.

Әниләргә багышлана

Дөньяда иң назлы җыр

Җыр: “Кояш  гомере ”

Ясминә Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый?

Беләбез һәммәбез дә.

РанилБүген әниләр бәйрәме

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлеп карый,

Гөлләр шуңа шатлана.

Гөлсылу: Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Аяз:Бу  бәйрәмне барлык  җирдә

Зурлап каршы алалар.

Бәхетле елмая бүген

Җирдә барлык аналар

Камил.Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Фирүзә "Әни"- диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга ,

Таптамагыз, һич ярамый,

Әни сүзен таптарга!

Кәрим .Бәйрәмебез гөрләп торсын

Уен- көлке күп  булсын.

Әйдәгез  дуслар биибез

Әниләр карап торсын.

                      Бию

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, әниләребезгә нинди ягымлы сүзләр әйтеп була?

Уен “Кем күбрәк назлы сүзләр әйтә?”

Алып баручы: Бигрәк матур сүзләр әйттегез. Әниләрегезнең күңеле булгандыр.

НурбәкБар кешенеке дә кебек

Әйбәт  минем әнием

Көн  дә уйлыйм әниемне

Ничекләр сөендерим

РенасБез сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр “                          "

Ренас

Кем  юата авыр чакта?

Әлбәттә инде, әни!

Мин бит әле аның өчен

Һаман да  шулай нәни.

АльбинаМинем әнием – Миләүшә

Гөл булып үсә димәк.

Өебезнең яме, нуры-

Ул барыбызга кирәк.

Төрле гөлләр сыйфатына

Минем әнием ия.

Канәферләр кебек төгәл ,

Вакыт кадерен белә.

МусаКашкарыйлар кебек озын

Гомерле бул, әнием.

Сәламәтлек бирсен Аллаһ,

Терәк булсын  әтием.

Ләләдәй яңарыш сөя,

Мәтрүшкәдәй дәвалый.

Роза күк ярата белә,

Кыңгыраулардай җырлый.

   А.Б.      Кадерле әниләр!                  

          Бәйрәмегез сезгә бәхет,

         Сәламәтлек  китерсен,

         Көнегез гел шат булсын.

         Елның һәрбер көне сезгә

         8 нче март булсын.

        Балаларның матур биюләре

       Сезгә зур бүләк булсын!  

Аяз

Якты йөзле, шат күңелле

Уңган һәм бик тә тырыш

Бакчабыздан  җыеп ала

Ел  саен бик күп уңыш

-Кем  турында  сөйли  бу? – дип

Аптырашта  калдыңмы?

Әнием турында  әйткәнне

Чыннан  да аңладыңмы?

Өлгер дә шул,  булдыклы  да

Минем әнием Лилия.

Рәхмәт әйтәм  сиңа  бүген

Башымны  ия-ия.

Сәйдә    

Әнием минем Фәридә

Мәхәбәтле  ул  йөзгә

Җырга  гашыйк,моңлы  да ул

Аптырамый ул  сүзгә.

Кибетче  булып эшли  ул

Авылыбызда  кибеттә.

Апа, абый -өчебезне

Бик  ярата әлбәттә

Бик күңелле, бик тә рәхәт,

Әниләр карап торгач.

Эшләрендә  булышырбыз

Үсеп зур кеше булгач.

         А.Бырла, дисәләр, җырларбыз

                 Бер дә каршы килмибез.

            Әй, әниләр, ишетегез!

             Сезнең өчен җырлыйбыз.

Ясмнә

Өлгер, җитез минем әни,

Бар эшкә дә җитешә.

Юа, җыя, тегә, бәйли,

Кичкә бәлеш тә пешә.

Яратам сине, әнием,

Син бәхетле була күр.

Әтием белән бергәләп,

Безгә җылы оя үр.

Кәрим

Әнием  минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Гөлсылу

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Зөһрә

Минем әнием уңган,

Эшләргә бик ярата.

Җырлый –җырлый  эшләгәндә

Йөзеннән нур  тарата.

Мин дә аңа булышам,

Урын –җирне җыешам.

Өйләребез ялт итсен,

Әни  бераз ял итсен.

 Җыр “Мин әнигә булышам"

  А.б. Ягез әле бергәләшеп

Күтәрик күңелләрен.

Балаларның һәркайсы да

Ярата әниләрен.

Сезнең өчен газиз балаларыгыз бию бүләк итә"Ха-фа-на-на Грация"

А.Б.  Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын,
Утырмагыз аптырап.
Рәхәтләнеп ял итегез,
Бер безнең белән уйнап.

Уеннар

1."Әнине киендер"

2.Адымнар

Һәр кеше үзенчә атлап йөри. Берәүләр ашыгып, икенчеләр салмак кына,

өченчеләр горур. Хәзер уенга чыеккан кешеләр мин әйткән кешеләрнең

адымнарын сурәтләп күрсәтәләр.Уенга 5 кеше кирәк була

Яңа гына атлап чыккан кеше

Аяк киеме кыса

Ялгыш киррпечне тибеп җибәргән кеше.

Биле сызлаган кеше

Төнлә урманда калган кеше

3Шигырь уку

Әминә шигырен түбәндәге халәттәге кешеләр буларак укырга:

Сез бик туңгансыз

Сезнең аяк кысылган

Сезнең авызда эссе бәрәңге бар

Сезнең бик нык йокыгыз килә

Сезне атарга алып баралар.

4.Япон уены. Елмай

(Һәр юл саен ике тапкыр кул чабыла)

Уяндыңмы - елмай!

Көнне башла шулай.

Елмай үз-үзеңә,

Мендәрең бүзенә.

(Һәр юл саен бармак шартлатасы)

Тәрәзәдән кергән,

Өйне нурга күмгән

Һәрчак изге көнгә

Сәлам биргән гөлгә

Елмай, елмай.

(Һәр юл саен ике тапкыр аяк белән идәнгә тибеп аласы)

Уяндыңмы – елмай,

Көнне башла шулай.

Елмай сәбәпсез дә

Якты, әйбәт сүзләр

Табарсың һәркемгә.

(Һәр юл саен “ха-ха-ха-ха” дип көлеп куярга)

Уяндыңмы – елмай,

Көнне башла шулай.

Зилзиләр тынар,

Чыксаң юлың уңар

(Һәр юл саен алда эшләгән барлык хәрәкәләрне дә тиз-тиз кабатларга)

Авырлыклар арыр

Башлаган эш барыр.

Бар дөньяны бизә,

Карап минем күзгә,

А.Б.Тәбриклибез әниләрне

Иң җылы сүзләр белән.

Сөендерик әле тагын

Бик матур бер җыр белән.Җыр "Әниемә"

А.б.Артта калып бара икән инде

Йокламый үткәргән төннәр дә.

Кулга бала тотып беренче көн

Бакчабызга килгән көннәр дә

Бәйрәм саен сабыйларыгыз

Сезне котлап җырлар җырлыйлар.

Шигырь сөйләгәндә «Әниемә

Ошар микән?»- диеп уйлыйлар.

Шушы бәхет түгелмени инде?

Сабыем- дип эштән кайтуы,

«Әнием»- дип шушы сабыйларның

Сезне кичен көтеп алуы

Айзилә

 Кояш кебек балкып тора

Әниемнең йөзләре.

Күңелләргә җылы бирә

Аның әйткән сүзләре.

Ислам

Әниемне бик яратам,

Ул да мине ярата.

Эшеннән кайтып керә дә

Сагышларым тарата.

Әниемне беркайчан да

Борчымам юк-бар белән.

Әниемне котлыйм бүген

Матур бәйрәме белән.

Алып баручы:    - Дөньяда иң кадерле булган әти-әни турында без бик күп сөйлибез. Ә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше итеп үстергән  кешеләр – әбиләр турында бик аз сөйлибез. Ә бит әбисе булган кеше нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.

Гомернең сикәлтәле  юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Күпне күргән, күпне  кичергән дәү әниләребез, ак яулыклы әбиләребез!

Сезне әниләр бәйрәме белән котлыйбыз. Оныкларыгыздан бүген бәйрәм сәламнәре, шигьри юлларны кабул итеп алыгыз.

Әмир

 Әниемнең әнисе –

Әбием була минем .

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

Марат

Әби кеше гел яхшылык тели,

Гаебебез булса, кичерә.

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Әби дигән изге кешегә.

Яшәгез сез мәңге яшь булып

Туган йортыгызга ямь булып.

Сез булсагыз таза – сәламәт

Оныкларга, безгә булыр бик рәхәт.

Рүзәл

Безгә терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

Айназ

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә-кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

Онытмабыз сезне һич.

Камилә

 Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз сезнең сүзне,

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

Җыр”Әбием”

Зәйнәп

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләр белән

Безнең күңелне күрә.

Илназар

 Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнен әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

Җыр “Әниләр бәйрәме”. С. Бикчәнтәева сүз.,  М.Минһаҗев көе

Биктимер

 Минем әни үзе әйбәт, үзе чибәр

Карлыгачтай кара кашлары.

Уңганлыкта аңа тиң кеше юк

Бигрәк  тәмле  пешкән ашлары.

 Дөньяда иң яратканым

Минем газиз әнием.

Тормыш юлымда терәгем

Юл сызучы – әтием.

 Җыр “ Бәйрәм бүген “ Р. Корбан сүз., М.Минһаҗев көе.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Матур тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен

 Уен “Үз балаңны тап”

Тавык: Кыт-кытак, кыт-кытак, балалар, сез миңа йомшак сары чебиемне табып бирдегез, мин дә сезне бәйрәм белән котлап, кечкенә генә бүләк калдырам. Кыт-кытак, кыт-кытак!

Йомырка сала һәм чыгып китә.

Алып баручы: Балалар, бу бит гади йомырка гына түгел, ә серле йомырка икән.

Балаларга “Киндер-сюрприз” таратыла.

Җыр “Әниемә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әнием иң кадерлем

Әниләр көненә багышланган кичә....

«Иң кадерлем син минем»

Энилэр бэйрэменэ багышланган сценарий...

Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”

Алып баручы:-Хәерле кич, хөрмәтле әниләр,әбиләр! Әни – җир йөзендә иң кадерле, иң якын, иң матур сүз. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Бүген без әниләреб...

“Иң кадерлем син минем”.

Сценарий на день матери....

Сценарий утренника в подготовительной группе "Әнием иң кадерлем син минем"

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген             Балалар бакчасында.             Әниләрне,...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...