әнием кадерлем.
материал

 Гульшат Василевна Юнусова

Әниләр бәйрәменә сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniem_kaderlem.docx19.31 КБ

Предварительный просмотр:

Энием кадерлем.

Әниләр бәйрәме

1 ал. баручы: Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар... Әниләр көненә багышланган бәйрәмебезне башлыйбыз.

2 ал. баручы: Кадерлеләребез! Сезне бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез.

Үзе көз ае булса да,

Бүген көн шундый ямьле.

Чөнки әниләр көне бит,

Шуңадыр бик күңелле.

1нче бала: Кояш көлә, мин елмаям,

Бигрәк матур көн бүген,

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

2нче бала: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын,

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын.

3нче бала: Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

4нче бала: Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң элек

“Әннә” дип ачылган бит.

1 а.б. - Күрәсезме, залда күпме чәчәкләр. Бу гади чәчәкләр генә түгел, бу тылсымлы чәчәкләр. Кем чәчәк эченнән табышмак алып, җавабын таба икән, шуны бүләк көтә.

1. Лампа түгел, яктырта

Мич түгел, җылыта.

Нәрсә ул? ( кояш)

2. Яз килсә, киенә,

Көз килсә, чишенә. ( агач)


3. Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел – тегелгән,

Кеше түгел – сөйли. (китап)

4. Тоз түгел – ак,

Бал түгел – баллы. (шикәр)


5. Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр. (яңгыр)


1 а.б. 6. Йомшактыр куллары,

Җылыдыр сүзләре,

Йөрәккә якын

Кем ул? (әни)

1 а.б. Кадерле әниләр, сезне бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез. Үзебез ясаган чәчәкләр сезгә күңел күтәренкелеге, бәхет, шатлык алып килсен.

(чәчәкләрне бүләк итә)

2 а.б. Ана!

Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,

Күңелнең ул иң-иң түрендә.

Ул салкында сине җылытучың,

Юанычың авыр көнеңдә.

Хәзер яңгыраячак җыр, сөекле әниләребез, сезгә бүгенге бәйрәм сәламе булып ирешсен.

(Сабирова Регина “Әнием” җырын башкара)

1 а.б. Бу көннәрдә Россия җирлегендә зур бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләр көнен билгеләп үтү борынгыдан калган гадәт. XVII гасырдан XIX гасырга кадәр Англиядә “Материнское воскресенье” көне билгеләнеп үткән. Бөтен дөньяда бу көн әниләр хөрмәтенә багышланган.

2 а.б.1910 нчы елда беренчеләрдән булып Әниләр бәйрәмен официаль рәвештә Вирджиния штаты игълан итә.

1 а.б. Россиягә килгәндә, Әниләр көне ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә уздырыла. Россия президенты Борис Николаевич Ельцин Указы буенча 1998 нче елдан башлап әниләр көне билгеләп үтелә.

2 а.б. Әни ... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсә ул!

Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Әни – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы ул. Ана – ул дөньяда иң бөек кеше!

Иң якын кешеләренә-әниләргә багышлап 4нче сыйныф кызлары бию башкаралар.

(4нче сыныф укучылары башкаруында бию)


1. Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

2.Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.


3.Газиз Энкэй!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сузлэрен,,
Жылыдыр карашын,
Тансыктыр табынын.

4.Газиз Энкэй! 
Ин сойкемле сузлэр-синеке! 
Йомшак, жылы куллар-синеке! 
Ин-ин татлы сузлэр-синеке! 
Жан изрэткеч жырлар-синеке!

1. - Миңа гомер биргән өчен,

2.- Кадерләп үстергән өчен,

3. - Назлы карашлары өчен,

4. - Пешергән ашлары өчен,

1. - Йөрәк җылылары өчен,

2.- Шәфкатьле куллары өчен,

3. - Барсы, барсы, барсы өчен

4. - Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

1 а.б. -6нчы сыйныф укучылары башкаруында Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән “Әни кирәк” җырын тыңлагыз.

(6нчы сыйныф укучылары “Әни кирәк” җырын башкаралар)

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк.

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирзк.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни димәк.


2 а.б. - Әни дибез, әни дибез. Ә сез әниләрегезгә ничек булышасыз?

Әни. - Балалар бу мин, әниегез.

Зур кыз. - Исәнме, әнием!Бәйрәм белән котлыйм сине!

Мин керләр юдым, әни,

Сабынлап юдым, әни (кер юа-юа сөйли).

Әни. - Рәхмәт,кызым! Үскәнснң,

Бигрәк матур иткәнсең!

Уртанчы кыз(идән юа-юа,чүпрәген сыгып сөйли).

- Идәнне юдым, әни!

Сабынлап юдым әни!

Әни.(гаҗәпләнеп) – Ай, кызым,үскәнсең,

Бигрәк матур иткәнсең!

Кече кыз.(әрчегән бәрәңгене сабынлап юа-юа сөйли).

- Бәрәңге юдым, әни!

Сабынлап юдым, әни!

Әни. – Ай, кызым, үскәнсең

Нишләдең?!...


2 а.б. - Әниләребезгә булышабыз дип, кызык хәлләргә очрыйбыз. Мондый хәлләр мәзәк булып кына калсын. Ә хәзер сезнең алда 5нче сыйныф укучысы –Романова Анна шук кыз биюен башкара.

(5нче сыйныф укучысы Романова Аннаның “Орлекино” биюе)

1а.б. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
Сез бирэсез, гузэл энилэр.

Әниләр бәйрәме көнендә
Җырламый калырга буламыГ
Әниләр булмаса, әниләр булмаса
Җылытыр иде кем дөньяны?

2 а.б. Иң якын кешеләре – әниләре турында укучылар иншалар да яздылар. Алар әниләре турында нәрсә әйтергә телиләр икән? Тыңлап карыйк.

(Иншалар укыла)


2а.б.Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - әниләр өчен. Кабул итеп алыгыз, 

4нче сыйныф укучылары өйрәнгән такмаклар.

Кызлар белән малайлар кара- каршы такмаклар җырлыйлар.

Такмаклар.

1. Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Җырламый тормыйк әле.

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле.

2. Матур кәрзиннәр кирәк

Алмалар тутырырга

Килдек кызлар сезнең белән

Җырлашып утырырга.

3. Урам буе ак келәт

Ишегендә ак йозак.

Көтә-көтә арып беттек

Нишләп тордыгыз озак.

4. Урам буе тәрәзәгез

Яшелләргә буягыз.

Пожалуйста үзегезне

әллә кемгә куймагыз.

5. Яшел үлән арасында

әй сикерә куяннар.

Бик күтәрмә борыныңны

Чиләк элеп куярлар.

6. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк әле иптәшләр.

Иптәшләр үзебезнеке

Бәлки гаеп итмәсләр.

1 а.б. Әниләр безгә бары бәхет кенә телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый.

Күзләреннән күргән.”

Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп-

“Минем”бишле” алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, “бишле” алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән үк күргән.

                                                                    Ф. Зыятдинов.


Кем уяткан Ләйләне?”

Әнием минем матур”

1 а.б.: Әни, әнием, әнкәй..... Нинди йомшак, ягымлы, җылы бу сүзләр! Берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле кеше ул Әни!

2 а.б.:

Ана булу – изгелекнең таҗы,
Доньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше һәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса кичерә.
Турылыклы калыйк гомер буе
АНА дигән күркәм кешегә!

1 а.б.: Ана! Чынлап та, ничек горур яңгырый бу сүз! Халыкта анага багышланган бик күп әйтемнәр, мәкальләр бар. Әйдәгез әле, шул акыллы сүзләрне искә төшереп алыйк әле!
Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез.

– Ана күңеле – балада, ... (бала күңеле далада).
– Оҗмах ... (
әниләр аяк астында).
– Ана кулы тигән җир... (
тәмугта янмас).

– Яктылык – кояш янында, ... (яхшылык – ана янында).
– Өйнең яме ... (
ана белән).
– Үз анасын зурлаган... (
кеше анасын хурламас).
– Ата-ананы тыңлаган адәм булган, ... (
тыңламаган әрәм булган)


2.а.б. Ана назы - жирдэ ул мэнгелек, 
Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз. 
Без узасы юлда маяк булып 
Гомер буе балкып торыгыз.

Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр, әбиләр! Сезгә багышлап Рахматуллина Регина “Иң матур җыр” дигән җырын башкара.

(Рахматуллина Регина “Иң матур җыр”)

1 а.б.Әни. Нинди зур сүз бу!

Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

2 а.б. Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын!

5нче сыйныф кызлары башкаруында татар халык биюен карагыз.

(бию башкарыла)

1а.б. Кадерле әниләр, әбиләр, кунаклар! Бәйрәмебез ахырында тагын бер кат чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйбыз.

Дөньядагы  һәрбер яхшылыктан

                 Өлеш чыксын сезгә мул гына.

                 Без телибез сезгә ак бәхетләр,

                 Шатлыкларга илткән юл гына.

2а.б.   Сезгә булган безнең хөрмәтебез

                Урын алсын йөрәк түрендә .

                Шатлык – куаныч , зур бәхетләр

                Юлдаш булсын гомер - гомергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....

Сценарий - “Әнием – кадерлем”

8 март - әниләр бәйрәмнә багышланган сценарий....

“Әнием -кадерлем”

Сценарий на 8 марта для воспитателей...

Әнием - кадерлем

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль конспекты...

Әнием кадерлем

Әниләр бәйрәменә багышланган сценарий конспекты  (кечкенәләр төркеме)...

"Әнием- кадерлем!"

Конспект сценария...

"Әнием кадерлем" сценарий

Сценарий посвящённый празднику 8 март...