Әнием - кадерлем
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Камалиева Гөлназ Рәисовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem_-_kaderlem.docx13.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әнием - кадерлем

Максат: балаларны гаиләләре турында күзаллауларын киңәйтү,     әниләргә карата хөрмәт һәм ярату хисләрен арттыру; сүзлек запасын баету, фикерләвен, хәтерен үстерү, дөрес итеп тын алу һәм җырлау күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү; уеннарда катнашу теләге уяту;

балаларда эстетик зәвык тәрбияләү, туганлык, хөрмәт, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.

Эшчәнлек барышы

Әйдәгез, балалар, бер-беребезне сәламләп алыйк әле:

Уятыйм әле, кояшны

Көннәрем якты булсын!

Уятыыйм әле, әнине

Көннәрем җылы булсын!

Уятыйм әле, кошларны

Көннәрем җырлы булсын!

Уятыйм әле, дусларны

Көннәрем ямьле булсын!

  • Балалар, безгә бүген нәрсә турында сөйләшәчәгебезне чәчәкләр әйтерләр. Карагыз әле, нинди матур төнбоек чәчәкләре. Төнбоеклар кайда үсә ул, балалар? (суда).
  • Төнбоееклар әлегә ябылган. Алар ачылсын өчен аларны алып әкрен генә суга салырга кирәк. Әйдәгез әле, суга салып карыйк әле.
  • Ә хәзер чәчәкләргә әкрен генә өрегез.
  • Чәчәкләр белән ни булды? (ачылдылар, эченнән әниләрнең фотосурәтләре чыкты).
  • Димәк без бүген кемнәр турында сөйләшәбез инде? (әниләр турында).
  • Карагыз әле, балалар, чәчәкләр нәкъ әниләр кебек.
  • Әйдәгез әле, балалар, фотосурәтләргә карап әниләрегез турында сөйләгез әле.
  • Минем әниемнең исеме – Әнисә. Әни сүзенә охшаган. Аның күзләре яшел, чәчләре агарган инде. Аның куллары шундый йомшак. Ул бик тәмле бәлешләр пешерә. Ә синең әниең нинди Зәлинә? (балалар сөйләве).
  • Булдырдыгыз, балалар, безнең күптән түгел генә Әниләр бәйрәме булып үтте. Сез әниләрегезне нинди матур сүзләр әйтеп котладыгыз? (әнием, матурым, алтыным, күз нурым, былбылым, кояшым, җиләгем һ.б.)
  • Без сезнең белән әниләр турында мәкальләр дә беләбез әле. Искә төшерик әле.

Әти – шикәр, әни – бал.

Дөньяда иң йомшак куллар – әни куллары.

Әнкәм йорты- алтын бишек.

Яктылык – кояш янында, яхшылык – әни янында.

Өйнең яме әни белән.

Әти –әнисен тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган.

“Миңлебай” уенын уйнау.

  • Уенның кагыйдәсен кем аңлатып бирә? (түгәрәк ясап басабыз. Уртадагы кеше бер хәрәкәт күрсәтә. Аннары без кабатлыйбыз).
  • Балалар, безнең әниләр төрле-төрле эшләр эшлиләр. Менә әниләр эшли торган эшләрне хәрәкәтләрдә күрсәтеп карагыз әле.

Уен барышы.

  • Балалар, сез әниләр турында нинди әкиятләр беләсез? (“Су анасы”, “Куян кызы”, “Алтын бөртекләр” һ.б.)
  • Мин сезгә “Өч кыз” әкиятенән курчаклар тегеп алып килдем һәм сезгә бу әкиятне сәхнәләштерергә тәкдим итәм. Сез ризамы?

Әкиятне сәхнәләштерү.

  • Әкият безне нәрсәгә өйрәтә?
  • Сез тагын кайсы әкиятне сәхнәләштерер идегез?
  • Молодцы, балалар, булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә. Ә хәзер саубуллашыйк һәм төркемебезгә кайтыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....

Сценарий - “Әнием – кадерлем”

8 март - әниләр бәйрәмнә багышланган сценарий....

“Әнием -кадерлем”

Сценарий на 8 марта для воспитателей...

Әнием кадерлем

Әниләр бәйрәменә багышланган сценарий конспекты  (кечкенәләр төркеме)...

"Әнием- кадерлем!"

Конспект сценария...

әнием кадерлем.

Әниләр бәйрәменә сценарий....

"Әнием кадерлем" сценарий

Сценарий посвящённый празднику 8 март...