Камалиева Гөлназ Рәисовна

сайт воспитателя татарского языка

Профессия: воспитатель по обучению татарскому языку

Профессиональные интересы: Балаларның сөйләм телен үстерү.

Увлечения: Халык традицияләренә, милли гореф-гадәтләргә нигезләнеп балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Арск

Место работы: МБДОУ "Арский детский сад" №1

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kamalieva-golnaz-risovna

Хезмәтемне шуңа багышладым:

Татар телен барсы белсеннәр.

Тукайларым, Сәйдәшләрем аша

Татарстанымны сөйсеннәр.

Э. Шәрифуллина

О себе

Родилась 15 марта 1982 года в Зеленодольском районе, закончила Большеякинскую среднюю школу, после средней школы поступила учиться в Арский педагогический колледж. После колледжа поступила в ТГГПУ на заочное отделение. Параллельно работала воспитателем детского сада "Радуга" №1 Арского района. Сейчас работаю воспитателем по обучению татарскому языку.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф. Яруллин "Яралы язмышлар"

Моё портфолио

УЕН АША ТӘРБИЯГӘ, УЕН АША УКУГА ЮЛ АЛАБЫЗ!

Татар теле тәрбиячесе булып мин 2006 елдан эшли башладым. Минем эшемнең төп максаты – халык традицияләренә, милли гореф-гадәтләргә нигезләнеп балаларга белем һәм тәрбия бирү.

Бакчада балаларга татар телен өйрәтү өчен шартлар тудырылган: татар теле кабинеты эшли, дидактик һәм укыту-методик материал тупланган.

Балаларга татар мөһитен күрсәтү  максатыннан, мин татар теле кабинетын татар халкының культурасын, мәдәниятын, сәнгатен, әдәбиятын чагылдырып җиһазладым. Татар халкының кунакчыллыгын күрсәтү өчен “Кунакханә” почмагы, милли-гамәли сәнгатен ачу өчен “Әбиемнең серле сандыгы” дигән урын булдырдым. Халык иҗаты, халык һөнәрчелеге белән кызыксындыру максатыннан балалар күз алдына төрле үрнәкләр куйдым.

Балаларга таныш булган татар халык язучыларының китапларын күргәзмә итеп оештырдым. Ул китапларны һәрдаим яңартып торам. Балалар әдәбияты, аудиочаралар белән тәэмин итү барышында күп кенә материаллар тупладым.

Нәниләрне татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру, “Сөмбелә”, “Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” кебек халык бәйрәмнәре үткәрү бакчабызда матур традициягә әверелде.Ә мондый чаралар телне яхшырак, тизрәк үзләштерергә ярдәм итә. Әлеге бәйрәмнәрдә әти-әниләр дә бик теләп катнаша.

Дәресләр җанлы үтсен өчен татар халык авыз иҗатыннан, сүзле-хәрәкәтле уеннардан, курчак театры персонажларыннан, иллюстрацияләрдән уңышлы файдаланам.

Балаларның татар телендә сөйләшә белү дәрәҗәләрен тикшерү  максатыннан һәр группада диагностика үткәрдем. Шуннан чыгып балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен, сәләтләрен билгеләдем. Сәләтле балаларның талантын ачу, камилләштерү максатыннан аларны дәрестән тыш эшләрдә еш катнаштырам.

Индивидуаль эш – татар теле тәрбиячесенең аерылгысыз эше. Ул рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүнең иң үтемле чарасы. Төрле алымнар кулланып: курчак театры, бармак театры, диалог, рольләргә керү һ. б. нәтиҗәсендә бу балалар татар теленең асылына тиз төшенәләр.

Мои публикации:
Развитие речи
Региональный компонент
Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы