Бал кортында кунакта
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Камалиева Гөлназ Рәисовна

Бал кортында кунакта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bal_kortynda_kunakta.docx13.07 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Бал кортында кунакта.

Максат: табигатьтәге җәйге үзгәрешләр турындагы күзаллауларын киңәйтү, бал корты турындагы белемнәрен арттыру; диалогик сөйләм күнекмәләрен ныгыту; бөҗәкләргә карата сакчыл караш, әхлаклык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: бал корты маскалары, чиләк, кашык, тәлинкә белән бал.

Белем бирү эшчәнлеге барышы

Бал корты тавышы. Чәчәктән чәчәккә кунып бал корты бал җыя. Тәрбияче белән балалар килеп керә.

  • Карагыз әле, балалар, нинди матур аланлык, нәрсәләр бар монда? (чәчәкләр, бал корты).
  • Балалар, бал корты нишли? (бал җыя).
  • Бик дөрес балалар, бал корты чәчәктән чәчәккә очып бал җыя. Әйдәгез якынрак барып сорыйк әле үзеннән.
  • Бал корты, хәлләрең ничек?
  • Минем хәлләрем бик әйбәт.
  • Бик арып –талмадыңмы?
  • Юк, арырга вакытым юк, көз җиткәнче бал җыясым бар.
  • Бал корты, син бездән курыкма, җый балыңны рәхәтләнеп!
  • Куркам шул мин сездән, кайбер балалар безнең канатларыбызны өзәләр, ә кайберләре ком белән таптап китәләр.
  • Ай-һай, балалар, сезнең арада андыйлар юкмы?
  • Балалар, бөҗәкләргә тияргә ярыймы, ни өчен ярамый? (алар безнең өчен шифалы да, тәмле дә бал җыялар).
  • Бал корты, аргансыңдыр, әйдә безнең белән бераз ял итеп ал! Әйдә бергәләшеп уйныйбыз!
  • Бик рәхәтләнеп уйныйм.

Бал кортлары булып киенгән балалар чәчәктән чәчәккә кунып уйныйлар.

  • Минем сезгә күчтәнәчем бар, мәгез шифалы балдан авыз итегез!
  • Рәхмәт инде сиңа бал корты, тәмле күчтәнәчең өчен. Ә без үз чиратыбызда сезгә беркайчан да тимәскә сүз бирәбез.
  • Ә хәзер мин китим инде, салкыннар җиткәнче бал җыеп каласым бар. Сау булыгыз балалар!
  • Сау бул, бал корты!
  • Балалар, әйдәгез, бал кортының күчтәнәчен авыз итик әле.Тәмлеме бал? (тәмле)
  • Тагын нинди ул бал? (тәмле, баллы, шифалы, файдалы)
  • Балалар, әйдәгез шушы аланга, хуш исле чәчәкләргә рәхмәтебезне әйтик тә кире группабызга кайтыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.

Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....