Көзге уеннар
материал по развитию речи на тему

Камалиева Гөлназ Рәисовна

Балалар бакчаларында татар теленә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Тематик уеннар49 КБ

Предварительный просмотр:

        Көз.        1

Тәрбияче: И, балалар, күрегез,

                   Тышта, әнә килә көз.

(Тәрәзәгә карап, урамга күрсәтә).

Балалар: Әйе,әйе, күрәбез,

        Көз килгәнен беләбез.

(Алар да урамга күрсәтеп, кул селкиләр).

Тәрбияче: Я әйтегез, сөйләгез,

                   Ничек килә икән көз?

Балалар: Кошлар оча көньякка,

                 Канат кагып еракка,

(Кулларын кош канатлары кебек селкиләр).

                 Аюлар өн казыды

                Бик тирән итеп базны.

(Куллары белән җир казу хәрәкәте ясыйлар).

                 Балыклар да тындылар,

                 Су төбенә чумдылар.

(Чүгәлиләр, кулларын баш түбәсенә куеп, тын гына утыралар).

                 Агачлар да ялангачлар,

                 Җилләрдә чайкалалар.

(Басып, кулларны өскә күтәреп, як-якка селтиләр).

                 Тик безгә күңелле көз,

                 Без бакчага йөрибез.

2

Хушыгыз, кошкайлар.


Әйдәгез киттек, әйдәгез киттек,

Безгә китәр көн җитте.


(Кошлар кебек кулларын җилпиләр).


Көзге салкын җил исте.


(Җил тавышы чыгаралар).

Очыйк тезелеп,

Калмыйк өзелеп,

Диңгез кичкән чакларда.


(Тиз-тиз очу хәрәкәте ясыйлар).

Очты торналар,

Аккошлар, казлар,

Кыска  булсын юллары.


(Кулларын болгап, саубуллашу хәрәкәте ясыйлар).

3

Яфраклар бәйрәме.


Сары-сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

(Басып кулларын югары күтәрәләр).


Җил исә, ява яфрак.

Көзнең матур чаклары.

(Кулларын өстә җилпиләр, яфракныү җиргә төшү хәрәкәтен ясыйлар).


Оча яфрак, уйный яфрак.

(Кулларны як-якка җәеп, очу хәрәкәте ясыйлар).


Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфраклар бәйрәме.

(Куллар чабу хәрәкәте белән аяк очларында сикерәләр).

4

Без инде хәзер зурлар.


Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

(Кулларын югары күтәреп, аяк очларына басалар).

Без чиләкләр алабыз,

(Иелеп чиләк  алу хәрәкәте).

Паркларга барабыз.

Иеләбез, басабыз,

Яфраклар да алабыз,

Чиләкләргә салабыз.

(Сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләрне күрсәтәләр).

Алтын, сары, кызыллар,

Менә нинди күп алар.

(Бармакларын бөгә-бөгә саныйлар).

Без хәзер инде зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

(Кулларын югары күтәреп, аяк очларына басалар).

5

Көз һәм яңгыр.


Балалар:

Исәнме, Көз, алтын Көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?


Көз:

Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин,

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.


Балалар:

Яңгыр яу, яу, яу, яу!

Бар табигать юынсын,

Тирә як көлеп торсын!



6

Көз.


Балалар:

Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз:

Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Балалар:

Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз:

Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын, матур төсләр бар.

Балалар:

Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз:

Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, салкын көннәр бар.

7

Юешләндек.


Яңгыр ява шып та шып,

(Кул хәрәкәте белән күрсәтәләр).

Тамчы тама тып та тып,

(Бармаклары белән өстәлгә чиртәләр).

Күк йөзенә карадык,

(Өскә карыйлар).

Битләребез чыланды

(Битләрен сыпыралар).

Аяклар юешләнде,

(Аска карыйлар, куллары белән күрсәтәләр).

Иңбашларны сикерттек,

(Иңбашларын хәрәкәтләндерәләр).

Тамчыларны селектек.

Без яңгырдан качабыз

(Башларын иеп чүгәлиләр).

Куакларга посабыз.

8

Күрсәт әле, үскәнем.


Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек урак уралар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай урак уралар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ниче комбайн йөри.

Менә шулай, менә шулай,

Шулай комбайн йөри.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек камыр басалар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай камыр басалар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.


,


9


Җил


Җил исә, исә, исә,  (кулларын селкиләр)

Агачларны селкетә,  (кулларын өскә күтәреп селкиләр)

Җил тына, тына, тына,  (чүгәлиләр)

Агачлар үсә, үсә, үсә. (торып басып, кулларын күтәрәләр)

1


Без хәзер инде зурлар


Без инде хәзер зурлар,

Тиз эшли безнең куллар.

Яшелчәләр апабыз,

Кәрҗиннәргә салабыз.


(Аяк очларына басып, кулларны югары күтәрергә. Алга иелеп, җирдән алу һәм салу хәрәкәтләре ясарга.)

Әнигә булышабыз,


Әтигә булышабыз,

Без инде хәзер зурлар.

Күп эшли безнең куллар.


(Әле уңга, әле сулга иелеп алалар, Аяк очларына басып, кулларны югары күтәрәләр.)

        Аш пешерү.        2

Ярдәм көтеп тормыйбыз,

Яшелчәләр турыйбыз.

(Гәүдәне яртылаш уңга, сулга бору)

Без кәбестә турыйбыз.


Чиста итеп юабыз,

(Уң кул чукларын беләзектән бер аска, өскә таба хәрәкәтләндерү, алга иелеп кул юу хәрәкәте ясау)


Бераз кишер кырабыз,

(Учларны каплап, ике кул бармакларын бер-берсенә ышкып алу)


Ваклап суган турыйбыз,

(Суган турау хәрәкәте)


Тозлап, майлап алабыз,

(Баш бармакларны имән бармакларга ышкып-ышкып, түгәрәк буенча йөртү, сул якка бөгеп алу)


Яхшылап болгатабыз,

(Кулны беләзектән әйләндерү, кулларны алга сузып тәкъдим итү)


3


Әйтеп бетер


Ни утырттым, юк истә,

Үсеп чыккан... (кәбестә).

Бу түтәлгә күз сал бер:

Үсеп утыра...(кишер).

Менә бу якка да бак,

Ай-һай зур булган... (кабак).

Кояш, син ныграк кыздыр!

Тиз кызарсын... (помидор).

Түтәл ямь-яшел булган.

Яшел кыяклы... (суган).


4


Яшелчәләр өлгерде, җиләк-җимешләр пеште.


Барабыз, барабыз     (атлап баралар)

Кыяр күреп алабыз     (куллар як-якка, аска карыйлар).

Иеләбез   (чүгәлиләр),

Алабыз    (кулны идәнгә тидереп алалар)

Һәм кәрзингә салабыз    (кәрзингә салу хәрәкәте).

Тагын алга барабыз        (атлап баралар),

Суган күреп алабыз...


Уен шулай дәвам итә.








По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкалы һәм такмаклы уеннар.Музыкальные игры.

Шигьри такмаклы уеннарны балалар бик яраталар, бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. ...

Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.

Бу мәкаләдә тәрбияченең балаларны сөйләм теленә өйрәткәндә коммуникатив уеннарны ничек куллануы тасвирлана....

"Уеннар аша рәсем ясау"

  Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.  Уйнаган уенны рәсемгә төш...

"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)

Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар: Аю-бүре, Кап та коп, Җиз бүкән, Алдыр чишмә тамчылый, Кошлар һәм читлек, Яшелчәләр, Майламыйча купмый, Мин качам, син тот, Чыпчык, чык, Буяу сат...

Җырлы-биюле уеннар

Җырлы-биюле уеннар...