Әнием кадерлем
материал (младшая группа)

Мухаметзянова Милеуша Наримановна

  Әниләр бәйрәменә багышланган сценарий конспекты  (кечкенәләр төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әнием кадерлем - сценарий29 КБ

Предварительный просмотр:

( Күңелле музыка астында балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап урындыкларга утыралар.)

 Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, килгән кунаклар!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга  җыелдык.  Кадерле хатын - кызларыбыз, сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, уңышлар телибез.

Котлыйбыз сезне, әниләр.

Көләч йөзле әбиләр,

Эштә уңган  апалар,

8 нче Март  белән!

Азат:   Кояш көлә, мин елмаям

            8 нче март бәйрәме.

            Бүген әниләр бәйрәме,

            Шуңа күңелем шат минем.

 Элдар.Әниемнең әнисе                      

            Әбием була минем              

            Әби генә түгел әле                

             Ул минем дәү әнием.

(Музыка астында Кызыл Калфак керә)

Кызыл Калфак Исәнмесез,апалар,балалар!

Алып баручы :Исәнме, Кызыл Калфак! Син каян килеп чыктын әле монда?

Кызыл Калфак.Әнием ,мине әбиемне  бәйрәм белән котларга җибәргән  иде.

 Ә әбием өйдә юк .Тавышлар ишеткәч ул да монда түгелме икән дигән идем.

 Алып баручы Борчылма ,Кызыл Калфак синең әбиен

 дә безгә бәйрәмгә килде .Әнә,әнә  кара әле.Күрденме?.  

 Кызыл Калфак   Әйе.Бәйрәм белән әбием.

Алып баручы.Туктале , Кызыл Калфак .Әйдә  дәү әниләребезне бергәләп җыр аша бәйрәм белән котлыйбыз

Җыр: Әбием, әбекәем.

1. Балам, дия - дия безне

Кадерләп үстерәсең,

Әй, матур син, әбекәем,

Күзләр тия күрмәсен!

Кушымта: Әй, әбием, әбекәем,

Кояш кебек күңелең,

Сәламәтлек бирсен Ходай,

Озын булсын гомерең.

2. Өебезнең нуры бит син.

Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетлебез, әбекәем,

Син булган өчен генә.

Куш. шул ук.

Алып баручы :   Әбиләребез    исән имин булсыннар, озак яшәсеннәр.

 Балалар, әбиләребезнең куллары җылы, йомшак, алай гына түгел, алтын да!

Алар үзләренең күңел җылыларын кушып бияләй, оекбашлар бәйлиләр. Шул оекбашларның җылысы аша әбиләребезнең җан җылысы безгә дә күчә. Шуңа да нинди суыкларда да безнең аяк-кулларыбыз туңмый. Без аларга барысы өчен дә бик зур рәхмәт әйтәбез.

Кызыл Калфак  : Балалар ,ә сез әле әниләрегезне бәйрәм белән котладыгызмы?

Балалар:Юк,әле.
Кызыл Калфак : Зыян юк.Әйдәгез, әниләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз.   

Алып баручы: Без балалар белән  әниләрне котлап  җыр-бию, шигырьләр

өйрәндек.   Балаларыгызның шигъри сәламнәрен кабул итеп алыгыз.

Азалия: 8 март бүген

              Әниләр бәйрәме.

              Бүләк итәрмен

             Чәчәк бәйләме.

Динә: Син, әнием, минем өчен

            Бу дөньяда бер генә.

            Елмайганда йөзләреңнән

            Бар өйгә нур бөркелә

Илзирә:Дөньяда иң әйбәт әни

              Минем әни, әлбәттә.

               Өйрәтә әни безне

            Әйбәт, матур гадәткә

Илзидә:“Әни” диеп язып куйдым,

                Яңа яуган ак карга.

                Таптамагыз, һич ярамый.

                 Әни сүзен таптарга.

Кызыл Калфак Балалар! Минем кәрзинемдә чәчәкләр дә бар. Чәчәкләр белән бер бию биегез әле (чәчәкләрне өләшеп чыга)

Алып баручы.Әйе.шул балалар бергәләп биеп алыйк әле.

Бию “ Мы цветочки в руки взяли”

Кызыл Калфак. Бик матур биедегез .Молодцы балалар.        

Алып баручы Чәчәкләрдән башка бәйрәм була алмый. Ә безнең чәчәкләребезнең таҗлары коелган, аларны дөрес итеп җыярга кирәк.

        Уен ”Чәчәкне җый”

Амелина:Һәр кешегә әни кирәк

               Ә әнигә кем кирәк?

               Әниләргә без кирәк

               Якты аяз көн кирәк.

Рүзәл:  Бу дөньяда әниләр күп

             Минем әни бер генә.

             Үзе уңган,үзе тырыш

              Бар эшкә дә өлгерә.

Ильяс: Әни пәрәмәч пешерә

              Вак итеп, тәмле итеп.

              Без табында чәй эчәбез

              Бергәләп тәмле итеп.

Ралина:Мама,мама,мамочка

               Я тебя люблю.

               Я тебе веселую

               Песенку спою.

                                             Җыр: Рәхмәт, әнием.

Битемнән үбеп, сабыем, диеп.

Уята мине әнием сөеп.

КУШЫМТА:

Әйдәле бергә, шатлыклар телик,

Иң әйбәт әни минем әни бит.

Әни булганда өйләр ямьлерәк,

Күлмәкләр матур, ашлар тәмлерәк.

КУШЫМТА:

Әни булганда яшәве рәхәт,

Рәхмәт әнием, сиңа зур рәхмәт!

Данир: Мин дә әтием шикелле

              Шофер булырга уйлыйм.

              Шуның өчен һәрвакыт

              Машина белән уйныйм.

Рамилә:Минем әтием тырыш,

               Таң белән эшкә китә.

                Кирәк булса, әниемә,

                Миңа дә ярдәм итә

Ралина   Минем әти бик уңган,

                 Бар эшне дә булдыра.

                Өйдә рәхәт яшәргә

                Бөтен шартны тудыра

Бию “Буги-буги”

Кызыл Калфак : Балалар, миңа кайтырга да вакыт җиткән икән. (Сезгә сер итеп кенә әйтәм .Дәү әнием кайтканчы бәйрәм табыны әзерлисем бар)Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Барыгызны да 8 Март бәйрәме белән котлыйм, сезгә бәхет-шатлык теләп калам. !( Көй астында   чыгып китә.)

Алып баручы .Сау бул Кызыл Калфак.

Алып баручы.Бәйрәм киче бөтеп бара

                           Кунакларга әйтик шуны

                           Сәламәтлек ,бәхет телик

                            Һич белмәсеннәр борчуны

 Сабыр, йомшак кунелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп озак яшәгез, ә б и л ә р е б е з! ! !  Без сезне бик яратабыз,

Хөрмәтле  ,әниләр!   Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен рэхмәт сезгә.Хөрмәтле дәү әниләребез,әниләребез ,бәйрәм кичәбезнең ахырында шушы  шигъри юлларны укып китәсем килә. Балаларыгызның олы рәхмәте итеп кабул итегез.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

Миңа гомер биргән өчен,

Кадерләп үстергән өчен,

Назлы карашлары өчен,

Пешергән ашлары өчен,

Йөрәк җылылары өчен,

Шәфкатьле куллары өчен,

Барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем!

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек кешем!

(Балалар музыка астында чыгып китәләр )

Каратун “Гөлчәчәк балалар бакчасы”

 

                                                                         

   Әнием-кадерлем

                            Кечкенәләр төркеме өчен сценарий

                                                                     

                                                                                                                                Әзерләде:  тәрбияче

                                                                                            Мөхәмәтҗанова Миләүшә          

                                                                                Нариман кызы.                                                                                        

                                                         

                                             Каратун,2017 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....

Сценарий - “Әнием – кадерлем”

8 март - әниләр бәйрәмнә багышланган сценарий....

“Әнием -кадерлем”

Сценарий на 8 марта для воспитателей...

Әнием - кадерлем

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль конспекты...

"Әнием- кадерлем!"

Конспект сценария...

әнием кадерлем.

Әниләр бәйрәменә сценарий....

"Әнием кадерлем" сценарий

Сценарий посвящённый празднику 8 март...