Уртанчылар төркемендә физик үсеш буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге
план-конспект занятия (средняя группа)

Балаларны хәрәкәт координациясен дөрес саклап йөрү, физик күнегүләр эшләү өчен шартлар тудыру.

Кыш ел фасылы сурәтләнгән рәсемнәрне карау; табышмаклар өйрәнү; аз хәрәкәтле, күп хәрәкәтле уеннар уйнау.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urtanchylar_torkemend_fizkultura.docx256.57 КБ

Предварительный просмотр:

       Уртанчылар төркемендә физик үсеш буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Тәрбияче:  Багаутдинова Г.Р. “Алтын-Балык” балалар бакчасы

Төркем яше

Уртанчылар төркеме

Белем бирү өлкәсе

Физик үсеш

Эшчәнлек төре

Комплекслы белем бирү эшчәнлеге

Эшчәнлек темасы

Кар – безнең дустыбыз

Кулланылган белем бирү программасы

«Туганнан алып мәктәпкәчә» Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редакциясендә

Максат

      Балаларны хәрәкәт координациясен дөрес саклап йөрү, физик күнегүләр эшләү өчен шартлар тудыру.

Программа бурычлары

1. Гади йөрүне, кулларны ян-якка җәеп аяк очларында йөрүне ныгыту.

2. Музыка тыңлап төрле йөрү алымнарын дөрес башкару.

3. Мөстәкыйльлек, тапкырлык, активлыкларын, логик фикерләүләрен үстерү.

Алдан эшләнгән эш

Кыш ел фасылы сурәтләнгән рәсемнәрне карау; табышмаклар өйрәнү; аз хәрәкәтле, күп хәрәкәтле уеннар уйнау.

Дидактик материал

Кар йомарламнары (кечкенә туплар), гимнастик эскәмия, зур туплар, альбом битләре, хәрәкәтле уен өчен төрле төстәге кар бөртекләре.

Эшчәнлек эчтәлеге

Кереш өлеш: 3 мин. Төп өлеш:10 мин. Тәмамлау өлеше: 2 мин.

Белем бирү өлкәләре интеграциясе

Аралашу, нәфис-нәфәсәти үсеш, танып белү, физик үсеш

Сүзлек

Кыш, кар, боз, йомшак, кар йомарламы

Эшчәнлек барышы

1.Кереш өлеше.

2.Төп өлеш.

3. Тәмамлау өлеше.

Кереш өлеш

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Ничек кәефләрегез? Әйбәтме? (балалар җавап бирә)

Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм.Тыңлагыз әле:

Йомшак кына, ак кына,

Бөтен җирне тутыра,

Учларыбызга куна,

Ә бераздан юк була.

Нәрсә икән ул, балалар, (бал-р җавап бирә: кар). Әйе, бик дөрес. Урамнарда, ишегалларында, бөтен җирдә ап-ак кар ята. Әйдәгез, без дә сезнең белән әйләнә-тирәбездә кар яуган дип хис итик һәм мин сезне кар белән уйнарга чакырам.

-Борылдык, киттек. (Музыка астында марш китәләр).

Гади йөрү, кулларны ян-якка җәеп аяк очларында йөрү, аякларны зур-зур атлап бару, йөгерү, тыныч йөрү , кулларны җәеп күтәреп һава сулап бару, чыгару.

Төп өлеш

Тезелү.

Күнегүләр: туплар белән...

    Кулларны өскә күтәреп сулыш алабыз, кулларны төшерәбез, сулыш чыгарабыз.

Тезелеп марш китәләр, кар йомарламын, тупларны, кәрзингә салалар.

Бер колоннага тезеләләр.

Төп хәрәкәтләр:

1.Гимнастик эскәмиядән туры бару, куллар янда, кулны алга сузу, тагын бару. (Кар сукмагы буйлап) 2-3 тапкыр.

2.Әйберләр аша атлау. (Кар көртләре аша атлап чыгу) 2-3 тапкыр.

3.“Кар йомарламы ясыйбыз” (Кул чугы өчен күнегү; балалар санынча идәнгә ак кәгазь бите таратылган, балалар шул битләрне алып йомарлыйлар).

4.Хәрәкәтле уен: “Үз парыңны тап”.

   Балаларга кечкенә уенчыклар (бер төрле уенчык икешәр) таратабыз. Музыка уйнаганда балалар уенчыкларны тотып йөриләр, хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, бала үз парын табарга тиеш. (Бераз уйнагач уенчыкларны алмаштырабыз).

Тәмамлау өлеше

Аз хәрәкәтле уен: “Кар, боз, һава”.

    Балалар түгәрәккә басалар, тәрбияче “Кар” дип әйтә икән, балалар иеләләр, “Һава” дип әйтә икән, кулларны янга сузалар, “Боз” дип әйтә икән, кулларны очлы ясап өскә күтәрәләр.

Тәрбияче: Балалар, менә без сезнең белән бүген кыш билгеләрен искә төшердек, уеннар уйнадык.

Шуның белән шөгылебез тәмам.

Кулланылган әдәбият

«Туганнан алып мәктәпкәчә» Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редакциясендә, «Балалар бакчасында физик тәрбия» Л.И.Пензулаева.

D:\IMG-20180125-WA0029.jpg

D:\IMG-20180125-WA0037.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче кечкенәләр төркемендә "Сәнгати-эстетик үсеш" өлкәсеннән (Әвәләү) оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Сәнгати-эстетик үсеш өлкәсеннән (Әвәләү) оештырылган белем бирү эшчәнлегеТөркем: 2 нче кечкенәләр төркемеТема: Печенье Максат: түгәрәк формадагы предмет әвәләргә, уч белән басып, түгәрәк фор...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)...

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...