“Тешләр авыртмасын өчен” дигән темага танып белү үсеше белем бирү өлкәсе буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.
план-конспект занятия (старшая группа)


Предварительный просмотр:

Котлы-Бүкәш “Дуслык” балалар бакчасы

мәктәпкәчә яшьтәге балаларга

тәрбия һәм белем бирү муниципаль  учреждениясе.

Зурлар төркеме өчен

“Тешләр авыртмасын өчен” дигән темага

танып белү үсеше белем бирү өлкәсе буенча

оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Сибгатуллина  Гөлшат Рафхатовна

        

Котлы-Бүкәш.

2020 ел.

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

«Тешләр авыртмасын өчен»

Программа

«Туганнан алып мәктәпкә кадәр» программасы (Н.Е. Веракса, Т. С. Комарова,

М. А.Васильева.)

Төркем

зурлар

Төп белем бирү өлкәсе  

танып-белү үсеше.

Кулланылган белем бирү

өлкәләре

танып-белү үсеше, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш, физик үсеш

Үткәрү формасы

уен һәм тәҗрибә элементларын кулланып белем бирү

Максат

балаларны тешләрне карау зарурлыгы, теш чистарту техникасы, тешләрне карау кагыйдәләре белән таныштыру; авыз куышлыгы һәм тешләрне карау теләге булдыру.

 Бурычлар

Тәрбия бурычы

үз сәламәтлеге турында кайгырта белү ихтыяҗын, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүне тәрбияләү

Үстерү бурычлары

алгоритм буенча тешләрне чистарта белү сәләтен үстерүгә ярдәм итү

Белем бирү бурычлары

тешләрнең төзелеше һәм функциияләре, тешләрне чистарту кагыйдәләре, сәламәт туклану турында күзаллауларын формалаш-тыру

Көтелгән нәтиҗә

тешләрен карый белү кагыйдәләрен, шәхси гигиена, сәламәтлекләрен саклый белүләренә ирешү

Сүзлек эше

аңкау,кариес, эмаль, коронка, стоматолог

Алдан башкарылган эш

әңгәмә;

матур әдәбият уку;

мультфильмнар карау;

иллюстрацияләр карау;

Методик алымнар

сюрприз; нәфис сүз; тәҗрибә; балалар белән практик эш (макетта); аңлату; күрсәтү; кабатлау; чагыштыру, ял минуты;

Җиһазлау

проектор, экран,  компьютер, теш макеты, эксперимент өчен кирәкле атрибутлар, дидактик уен җыелмасы.

Шогыль барышы.

Кереш өлеш.

Тәрбияче: Хәерле көн балалар! Кәефләрегез ничек?

Сюрприз. Ишек артыннан елаган тавыш ишетелә. Петрушка курчагын  тәрбияче кулына кия. Яңагы бәйләнгән.

Тәрбияче: Исәнме, Петрушка. Ни өчен син шундый моңсу һәм ни өчен елыйсың?

Петрушка- Исәнмесез, балалар. Авыртуга  түзә  алмыйм. Бик  авырта.

Тәрбияче: Шулаймы? Балалар карагыз әле Петрушканың ни өчен шундый бәйләвече бар дип уйлыйсыз? Кайсы җире авырта икән? (балаларның җаваплары) Петрушка синең тешең авыртамы?

Петрушка: әйе

Тәрбияче: Әйе,  аның теше авырта икән балалар.

Петрушка: Авырта. Ә ни өчен авырта, белмим? Нишләргә дә белмим. Ярдәм итә алмыйсызмы?

Тәрбияче: Әлбаттә ярдәм итәрбез.  Син безнең белән утыр, ә без балалар белән теш турында белгәннәрне сөйләрбез. Һәм сиңа ярдәм итәргә тырышырбыз. Шулаймы, балалар?

Төп өлеш. 

Тешләр кайда урнашкан балалар? (балалар җавабы- авызда урнашкан)

Дөрес. Тешләр авызда урнашкан

- Беләсезме, безгә тешләр нигә кирәк? (балалар җавабы)

1) ризыкны тешләү һәм чәйнәү өчен;

2) кеше матур,  елмая алсын өчен;

3)  матур һәм дөрес сөйләшер өчен кирәк.         

- Афәрин, балалар! Дөрес, тешләр бик зур эш башкаралар. Аларга, тешләп алып ризыкны чәйнәргә туры килә.  Ризыкларны чәйнәмичә кисәкле килеш йотарга ярамый, бу бик зыянлы, безнең эчләребез авыртыр. Алдагы тешләр белән без ризыкны тешләп алабыз, ә арттагы тешләр белән ризыкны яхшылап чәйнибез.

- Балалар, әйдәгез, тешне карыйк. (Теш макеты)

- Тешләр нинди төстә? (ак).

- Дөрес,  матур «күлмәк» кигән,  ак күлмәк. Бу ак күлмәк тешнең оске катламын каплап тора һәм ул эмаль,  дип атала. Эмаль - бу юка катлам. Эмаль тешләрне кайнардан һәм салкыннан саклый.

- Димәк тешләрнең өске катламы нәрсә белән капланган? ( Эмаль белән капланган)

- Тешнең бөтен өске өлеше, балалар, коронка  (күрсәтәм) дип атала.

- Тешнең өске өлеше ничек атала? Дөрес, коронка.

- Ә аскы өлештә, балалар, тешнең тамыры бар. Тамыр аңкауга кергән, без аны күрмибез. Тамыр нык итеп тешне тота. (тамырын күрсәтү)

Димәк, бу нәрсәсе? (тешнең тамыры)

Димәк тешнең тамыры кайда кереп урнашкан? Тешнең тамыры аңкауга кереп урнашкан.

Менә, балалар,  Петрушка белдегезме, теш нинди өлешләрдән торганын.

Тәрбияче экранга кара таплы теш картинасын чыгара.

Тәрбияче: Балалар экран янына килегез.Карагыз, балалар, нинди моңсу һәм авыру теш. Петрушканың авызында да шундый ук теш барлыкка килгәндер. Карагыз әле, балалар. Нәрсә булды икән бу тешкә? Ни өчен аның кара тишекләре бар? Сез ничек уйлыйсыз, балалар? (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: бу тешкә һәм Петрушканың авызындагы тешенә кариес дигән явыз ябышкан. Бу шундый авыру. Ул теш эмален боза һәм кара тишек барлыкка китерә. Һәм теш чирли башлый. Бик нык авырта башлый. Балалар авыру ничек атала? (балалар җавабы) Дөрес, кариес.

Ничек итеп без тешкә ярдәм итә алырбыз икән? (балалар җавабы) Әйе,тешне чистарту зарур. Кара тапларын чистартыр өчен сезгә табышмакларга дөрес җавап бирергә кирәк булачак. Тыңлагыз.

Һәркем авызга капса, 
Яратса аны кеше, 
Беркайчан да сызламас, 
                          Һәм ялтырап торыр теше. (Теш щеткасы)

Йортында ул яши

Кысып чыгарсаң чыга.

Теш щеткасы белән аерылмый

Агартып тешне юа. (теш пастасы)  

Экранда табышмакларның җаваплары-рәсемнәр чыгарыла.

Тәрбияче: Афәрин, кара таплар юкка чыкты. Безнең теш терелде. Табышмакларга дөрес җавап бирдегез. Тешләрне нәрсә ярдәмендә чистартырга кирәк? (Балалар җавабы) Дөрес, балалар теш пастасы һәм теш щеткасы ярдәмендә. Тешләре һәрвакыт сәламәт һәм матур булсын өчен, яңадан кариес  төшмәсен өчен тешләрне чистарту зарур.

Тәрбияче: көненә ничә тапкыр теш чистартырга кирәк? (балалар җавабы)

Конгә 2 тапкыр чистартырга кирәк. Иртән һәм йокы алдыннан.

Тәрбияче: Әйе, балалар бик дөрес. Көнгә ике тапкыр теш чистарту зарур. Һәр ризык ашаганнан соң авызны су белән чайкарга кирәк. Елга бер тапкыр табибта булырга кирәк. Тешләрне дәвалый торган табибны беләсезме? Ничек дип атыйлар? (балаларның җаваплары). Тешләрне дәвалый торган табибны стоматолог дип атыйлар. Ничек дип атыйлар? (балалар җавабы) Табибтан куркырга кирәкми, ул безнең авыру тешләребезне вакытында күреп алып терелтә.

Тәрбияче: Фиксиклар белән бергә без хәзер сезнең белән тешләрне чистарту кагыйдәләрен искә төшерәчәкбез.

Мультфильм карау Фиксики “Учимся правильно чистить зубы”

Тәрбияче: Исегезгә тоштеме, балалар? Әйдәгез, өстәлдәге ясалган теш янына килеп Петрушкага тешне чистартып күрсәтик. 

Өстәлдә теш макеты, су белән стакан, теш щеткасы һәм теш пастасы.

Тәртип буенча бер бала тешне чистартып күрсәтә.

1.        Теш щетканы алабыз. Суга тыгып юабыз.

 2.        Юылган щеткага бераз гына теш пастасын сылыйбыз, борчак кадәр.

3.        Тешләрне чистарта башлыйбыз. Башта өске өлешен, аннан аскы өлешен уңга-сулга чистартабыз. Аннары өске өлешне аска таба, аскы өлешне өскә таба чистартабыз. Тешләрне алгы яктан чистартаннан соң, арты ягын чистартабыз.

4.        Тешне җылы су белән чайкатабыз

5.        һәм теш щеткасын су белән юып урынына алып куябыз.

Тәрбияче: балалар, телнең очы белән тешләрегезгә бәреп карагыз әле. Алар бертигезме, әллә төрле зурлыктамы ? (балалар җавабы) Әйе, балалар алар төрле зурлыкта.Тешләр нинди каты яки йомшакмы? (балаларның җаваплары)

Әйе, балалар тешләр - безнең тәннең иң каты өлешләре. Ләкин бу беренче карашка гына безнең тешләребез шундый нык кебек тоела. Бик начар йогынты ясый тешләргә зарарлы ризык. Мәсәлән, мин  сезгә  кока-коланың  безнең тешләргә нинди йогынты ясаганын күрсәтермен .Ә сез кока-коланы яратасызмы? (балаларның җаваплары) Петрушка синдә яратасындыр кока-коланы, игътибар белән карап утыр

Йомырка белән эксперимент.

Тәрбияче: теш эмале йомырка кабыгына охшаган, кальций бар. Йомырканы кока-кола салынган савытка салабыз һәм берничә минутка калдырабыз.

Әйдәгез, аз гына сезнең белән уйныйбыз.

Ял минуты

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык:
Башны иябез алга,
Ә аннары-артка.
Уңга-сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өстен сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып
Күңелле ял итәбез.

Тәрбияче:  өстәл янына әйләнеп кайтыйк һәм кока-кола  салынган савыттагы йомырканы карарбыз. Карагыз әле, балалар йомырка нинди? (балаларның җаваплары) Төсе үзгәрде. Чагыштырып карыйк (икенче йомырка белән чагыштыру) Димәк кока-кола йомырканың кабыгына ябышып калды. Ул тешкә дә нәкъ шулай ук ябыша. Тешне бозмасын өчен нишләргә тиеш булабыз? (балалар җавабы) Әйе, балалар тешне тиз генә чистартырга тиеш булабыз. Әйдәгез, теш пастасын щеткага сылап йомырканы  чистартып алыйк.  Чистардымы?  (балаларның җаваплары).

Димәк, теш пастасы һәм теш щеткасы безнең тешләрнең сакчылары. Аңладыгызмы балалар, Петрушка?

Тәрбияче: Балалар, Петрушка сез ничек уйлыйсыз, барлык ризыкларда безнең тешләребез өчен файдалымы? (балалар җавабы)

Минемчә, барлык ризыкны да безнең организм, тешләребез  өчен файдалы дип әйтеп булмый ? Петрушка, ә син ничек уйлыйсың? Әйдәгез, без тикшереп карыйк. Кайсы ризык безнең өчен файдалы икән.

Тәрбияче: Минем тактада ике теш макеты бар. Берсе белгәнегезчә нинди? Әйе, күңелле теш, елмаеп тора. Димәк, ул сау теш. Икенчесе  күңелсез, моңсу теш. Димәк ул авыру теш. Хәзер сез өстәл өстендәге рәсемнәрне карагыз. Нәрсә ясалган ул рәсемнәргә? Әйе,азык-төлек.(ризыклар) тошерелгән. Рәсемнәрне аласыз тешләребезгә  файдалы ризыкларны күңелле,  сәламәт тешкә ябыштырырсыз, зарарлы ризыкларны моңсу, авыру тешкә ябыштырырсыз. Йә,  әле Петрушка син ничек уйлыйсың икән?

Үрнәк итеп күрсәтеп тәрбияче бер рәсемне алып урнаштыра.

Калган рәсемнәрне балалар урнаштырып бетерәләр.

Тәрбияче: Афәрин, балалар. Нинди ризыклар  файдалы безнең тешләр өчен? (балаларның җаваплары)

Дөрес, сөт, йомырка, яшелчә, җиләк-җимеш...

Йомгаклау өлеше.

 Шулай да теш авырып китсә, нинди чаралар күрергә кирәк? (балаларның җаваплары). Табибка барырга кирәк. Ничек дип атыйлар тешләрне дәвалаучы табибны?

(балалар җавап) Дөрес, стоматолог.

Петрушка, сиңа хәзер стоматолог янына барырга кирәк, ул сиңа һичшиксез ярдәм итәчәк.

Балалар, без бүген нәрсә белән шөгыльләндек? (балаларның җаваплары). Петрушканы теш чистартырга, аларны карарга өйрәттек. Петрушка сезгә рәхмәт әйтә. Балалар үз тешләрегезне кече яшьтән саклагыз. Сезгә минем бүләгем бар. Тешләрегез һәрвакыт сау, матур булсын өчен теш щеткалары бүләк итәм. Бу щеткалар сихри көчкә ия. Алар белән тешләрне чистарткан саен тешләр матурлана бара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

Уртанчылар төркемендә физик үсеш буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Балаларны хәрәкәт координациясен дөрес саклап йөрү, физик күнегүләр эшләү өчен шартлар тудыру.Кыш ел фасылы сурәтләнгән рәсемнәрне карау; табышмаклар өйрәнү; аз хәрәкәтле, күп хәрәкәтле уеннар уйнау....

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)...

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...