“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Семенова Гульнара Гаязовна

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы

Зурлар төркеме өчен

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына

оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

(математик белем бирү өлкәсе)

                                                                                                                 Әзерләде:Семёнова Г. Г.

                                             Түбән Кама,2019

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” зурлар төркеме өчен ачык шөгыль конспекты.

Яшь төркеме

зурлар

Тема

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт”

Интеграль белем бирү өлкәләре

социаль-коммуникатив үсеш,танып белү үсеше,сөйләм үстерү,физик үсеш.

Төре

белем бирү эшчәнлеге

Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре

Уен-сәяхәт, аралашу, хәрәкәтләнү, сөйләм телен үстерү.

Максат

10 га хәтле санауларын ныгыту. Геометрик фигуралардан мәсьәлә төзергә өйрәтү,тәртип буенча санауны ныгыту.

Бурычлар

Тәрбия бурычы:Иптәшләре белән дус, тату булуларына, өлкәннәргә хөрмәт белән карауларына ирешү. табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы:Балаларның сорауларга ашыкмыйча җавап бирүләрен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, танып белү активлыкларын тирәнәйтү.

Белем бирү бурычы: унга кадәр санау күнекмәсен үстерү, “бертигез”, “кечкенәлек”, “зуррак”тамгасының  мәгънәсен  ныгыту, танып белү, тәртип буенча санауны,сөйләм үстерү, җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү, физик тәрбия өлкәләрендә белемнәрен тагын да арттыру.

Методик алымнар һәм чаралар

сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһазлау

магнит тактага рәсем “Озын һәм кыска юлны билгеләү” . Дидактик уен:“Пространствода ориентлашу”слайд, дидактик уен : “Нәрсә артык һәм ничәнче урнашкан?”; “Предметлар нинди геометрик фигурага охшаган?”; проектор, ноутбук, һәр балага кәгазь битендә  биремнәр, дидактик уен: “Бербөтенне төзе (hәр балага конверт эчендә индивидуаль бирем), геометрик полотно мәсьәлә төзү өчен.

Алдан эшләнгән эш

Сүзле һәм хәрәкәтле уен сүзләрен кабатлау, әңгәмә.

Эшчәнлек

төзелеше

1.Эмоциональ халәт тудыру,кереш мизгеле.

2.Сорауларга җавап бирү.Әкияттән өзек уку.

3. Сөенеч мизгеле : “Кызыл калфак керә”.(слайд)

4. “Озын һәм кыска юлны билгеләү” рәсемнән карау.

5. Физкультминутка“Язгы урманга
6. Дидактик уен:“Пространствода ориентлашу”(слайд)кошлар тавышы куела.

7. Слайд:Дидактик уен : “Нәрсә артык һәм ничәнче урнашкан?

8.Дидактик уен: “Бербөтенне төзе”.

9. Мәсьәлә чишү геометрик фигуралар белән

10.Аерым кәгазьләрдәге биремнәрне эшләү.(слайдта үрнәге бар)

11.Кызыл калфак рәхмәт әйтә.

12.Йомгаклау.Үзбәя.

Барышы

Шөгыль төркемдә бара.

1.Оештыру өлеше.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче: Ничек хәлләрегез?

 Балалар: Яхшы, рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бʏген безгә сезне карарга дип әти-әниләр килгән, әйдәгез әле урындыклар янына басыйк та  бер-беребезгә ,әни-әтиләргә,апаларга хәерле иртәләр телик.

Хәерле иртә, күзләрем!

Хәерле иртә, колакларым!

Хәерле иртә, кулларым!

Хәерле иртә, аякларым!

Хәерле иртә, дусларым!

Хәерле иртә, кунаклар!

2.Тәрбияче:балалар,сез әкиятләр яратасызмы? Сезнең әкиятләр иленә барасыгыз киләме?(Әйе).Ләкин анда бару өчен башта сорауларга җавап бирергә кирәк.Сез ризамы?

Тәрбияче: - Балалар,  әйтегез әле атнада ничә көн бар?

-Бүген атнаның ничәнче көне әле ? 

-Хәзер елның кайсы вакыты?

-Яз вакытын кайдан белдек?

-Табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәттегез?.

-Язның ничә ае бар?

-Тәүлекнең кайсы вакыты?

-Миңа тәүлек вакытын сөйләп күрсәтегез әле?

-Иртә белән нишлибез, балалар?

Балалар: Иртә белән йокыдан торабыз, юынабыз, зарядка ясыйбыз.

Тәрбияче: Иртәдән соң кайсы вакыт килә?

Балалар: Көндезге вакыт.

Тәрбияче: Көндез икәнен каян белеп була?

Балалар: Көндез балалар уйныйлар, ашыйлар.

Тәрбияче: Тагын нинди вакытны атамадыгыз?

Балалар: Кичке вакыт.

Тәрбияче: Кич белән кешеләр нәрсә эшлиләр?

Балалар: Кич кешеләр ял итәләр, телевизор карыйлар.

Тәрбияче: Тагын тәүлекнең нинди вакыты калды ?

Балалар: Төн.

Тәрбияче: Төнлә кешеләр нишли инде?

Балалар: Төнлә белән кешеләр йоклыйлар.

3.Әкияттән өзек уку.Кайсы әкият иленә баруны белү өчен мин сезгә бер өзек укыйм.(Өзек укыла) Борын-борын заманда бер авылда кечкенә генә бер кыз
яшәгән. Бу кыз шундый матур икән, аңардан да матуррак кыз
бөтен дөньяда булмаган. Анасы кызын үлеп яраткан, ә әбисе
аны тагын да ныграк яраткан. Әбисе кызга туган көнендә бик матур кызыл калфак бүләк иткән. Шул көннән башлап, ул бөтен җиргә яңа, матур кызыл
калфагын киеп йөри башлаган.

Слайд:Сөенеч мизгеле :Кызыл калфак ишек шакып керә.

Кызыл калфак:балалар мин әбигә кунакка барырга җыенам.Кәрзинемә әнием күп итеп пирожкилар пешереп салды.Күпме пирожкилар бар микән,булышалмассыз микән?

Тәрбияче. Без кызыл калфакка  булышабызмы?

-Кызыл калфакның кәрзинендә ничә пирожки бар?Әйдәгез әле бергәләп саныйк.(слайд 2)

-Барысы ничә пирожки булган?(Барысы 10 пирожки булган)

4. “Озын һәм кыска юлны билгеләү”.

Тәрбияче: Балалар, монда 2 юл бар, сез кызыл Калфакны әбисе янына  кайсы юлдан җибәрер идегез?

- Ни өчен? (рәсем тактага куям).

Кызыл  калфак рәхмәт әйтә сезгә.

Тәрбияче: балалар кызыл калфак үзе белән барырга чакыра.Әйдәгез юлга кузгалдык.

5. Физкультминутка“Язгы урманга”
Язгы урманга килдек, бүлмә буйлап йөриләр,
Матур урыннар күрдек: кулларын як-якка җәяләр,
Яшел тун кигән каен — уңда, уңга күрсәтәләр,
Ямь-яшел чыршы — сулда, сулга күрсәтәләр,
Күбәләкләр очалар , очу хәрәкәте күрсәтелә
Әйләнеп, җирне кочалар. әйләнәләр

6. Дидактик уен“Пространствода ориентлашу”(слайд)

Тәрбияче: Балалар,карагыз аланлыкка килеп чыктык,безнең каршыбызда нәрсә бу?

-Бу нинди агач?Кем белә?

Балалар:Бу каен агачы.

Тәрбияче: Балалар игътибар белән карагыз әле агачның уң ягында,сул ягында,аскы өлешендә,өске өлешендә нәрсәләр бар?

Балалар:Каенның уң ягында күбәләк оча,сул ягында шөпшә,өстә сул якта казлар оча,каен астында гөмбә үсеп утыра.

7.Слайд:Дидактик уен : “Нәрсә артык һәм ничәнче урнашкан?”

Тәрбияче:Урманда   нинди җәнлекләр яши?(Кыргый җәнлекләр)

-Кызыл калфак тәртип саннарын белми,әйдәгез әле  бергәләп санап алыйк .

-Балалар карагыз әле рәсемгә нәрсә артык монда?(бака).

-Аю ничәнче тора?

-Керпе ничәнче урнашкан?

-Дүртенче нинди җәнлек тора?

-Төлкенең алдында нинди җәнлеклек бар?

-Тиен артында нинди җәнлек тора?

8.Дидактик уен: “Бербөтенне төзе”. (hәр балага индивидуаль бирем,өстәлләр янында эшләү). 
- Юл буйлап бара торгач каршыга ябалак килеп чыкты.Ул кызыл калфакны сынап карарга булды.Конвертлар эчендә кисәкләргә бүленгән рәсемнәр бар икән.Нинди рәсем килеп чыгар микән.Әйдәгез бергәләп эшләп карыйбызмы?(киселгән рәсемне җыю)

-Нинди рәсем килеп чыкты?

-Нинди ел фасылын күрәсез?( яз)

9.Мәсьәлә чишү геометрик фигуралар белән.

-Бара торгач каршыга бүре килеп чыга.Бүренең тиз генә җибәрәсе килми бит балалар.Бүре үзенең мәсьәләсен дөрес итеп эшләргә ярдәм  итәлмәссез микән ди.(балалар урында эшлиләр)

-Эшләргә ярдәм итәбезме балалар? 

-1нче мәсәльә:Бүренең кулында 5 түгәрәк бар иде.Шуңа мин тагын 3не кушты.Кулда барысы ничә түгәрәк булды?(янына 8санын куялар.)Балалар урыннарда эшлиләр.(Бер бала полотнода чыгып эшләп күрсәтә,калганнар урыннырда).

-2 нче мәсьәлә: 6 өчпочмак бар иде,шуның  2сен югалткан бүредә барысы ничә өчпочмак  калган.(янына 4 санын куялар).

-3 нче мәсьәлә: 6 өчпочмак бар иде,шуңа 2не өстәде.Ничә түгәрәк булды?(8санын куялар)8 түгәрәк белән 8 өчпочмак ничек алар?(бертигез)

10.Аерым кәгазьләрдәге биремнәрне эшләү.(слайдта үрнәге бар)

Кәгазьләрдә биремнәр бирелгән.(һәр балага)

11.Менә балалар безнең Кызыл калфак әбисе янына да барып җитте.Ул сезгә рәхмәт әйтә.

12.Йомгаклау.Үзбәя.

Тәрбияче:-Бүген без нәрсәләр эшләдек?

-Кемгә ярдәм иттек ? Өйдә дә абый-апа,әти-әниегезне  өйрәтерсез.Барыгыз да шөгыльдә актив катнаштыгыз,булдырдыгыз балалар.Шуның белән шөгылебез тәмам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_shogyl_matematika_uku_ely_ahry.docx32.69 КБ

Предварительный просмотр:

Матур урыннар күрдек: 
кулларын як-якка җәяләр,
Яшел тун кигән каен — уңда, 
уңга күрсәтәләр,
Ямь-яшел чыршы — сулда, 
сулга күрсәтәләр,
Күбәләкләр очалар ,
 очу хәрәкәте күрсәтелә
Әйләнеп, җирне кочалар. 
әйләнәләр

6. Дидактик уен“Пространствода ориентлашу”(слайд)

Тәрбияче: Балалар,карагыз аланлыкка килеп чыктык,безнең каршыбызда нәрсә бу?

-Бу нинди агач?Кем белә?

Балалар:Бу каен агачы.

Тәрбияче: Балалар игътибар белән карагыз әле агачның уң ягында,сул ягында,аскы өлешендә,өске өлешендә нәрсәләр бар?

Балалар:Каенның уң ягында күбәләк оча,сул ягында шөпшә,өстә сул якта казлар оча,каен астында гөмбә үсеп утыра.

7.Слайд:Дидактик уен : “Нәрсә артык һәм ничәнче урнашкан?”

Тәрбияче:Урманда   нинди җәнлекләр яши?(Кыргый җәнлекләр)

-Кызыл калфак тәртип саннарын белми,әйдәгез әле  бергәләп санап алыйк .

-Балалар карагыз әле рәсемгә нәрсә артык монда?(бака).

-Аю ничәнче тора?

-Керпе ничәнче урнашкан?

-Дүртенче нинди җәнлек тора?

-Төлкенең алдында нинди җәнлеклек бар?

-Тиен артында нинди җәнлек тора?

8.Дидактик уен: “Бербөтенне төзе”. (hәр балага индивидуаль бирем,өстәлләр янында эшләү). 
- Юл буйлап бара торгач каршыга ябалак килеп чыкты.Ул кызыл калфакны сынап карарга булды.Конвертлар эчендә кисәкләргә бүленгән рәсемнәр бар икән.Нинди рәсем килеп чыгар микән.Әйдәгез бергәләп эшләп карыйбызмы?(киселгән рәсемне җыю)

-Нинди рәсем килеп чыкты?

-Нинди ел фасылын күрәсез?( яз)

9.Мәсьәлә чишү геометрик фигуралар белән.

-Бара торгач каршыга бүре килеп чыга.Бүренең тиз генә җибәрәсе килми бит балалар.Бүре үзенең мәсьәләсен дөрес итеп эшләргә ярдәм  итәлмәссез микән ди.(балалар урында эшлиләр)

-Эшләргә ярдәм итәбезме балалар? 

-1нче мәсәльә:Бүренең кулында 5 түгәрәк бар иде.Шуңа мин тагын 3не кушты.Кулда барысы ничә түгәрәк булды?(янына 8санын куялар.)Балалар урыннарда эшлиләр.(Бер бала полотнода чыгып эшләп күрсәтә,калганнар урыннырда).

-2 нче мәсьәлә: 6 өчпочмак бар иде,шуның  2сен югалткан бүредә барысы ничә өчпочмак  калган.(янына 4 санын куялар).

-3 нче мәсьәлә: 6 өчпочмак бар иде,шуңа 2не өстәде.Ничә түгәрәк булды?(8санын куялар)8 түгәрәк белән 8 өчпочмак ничек алар?(бертигез)

10.Аерым кәгазьләрдәге биремнәрне эшләү.(слайдта үрнәге бар)

Кәгазьләрдә биремнәр бирелгән.(һәр балага)

11.Менә балалар безнең Кызыл калфак әбисе янына да барып җитте.Ул сезгә рәхмәт әйтә.

12.Йомгаклау.Үзбәя.

Тәрбияче:-Бүген без нәрсәләр эшләдек?

-Кемгә ярдәм иттек ? Өйдә дә абый-апа,әти-әниегезне  өйрәтерсез.Барыгыз да шөгыльдә актив катнаштыгыз,булдырдыгыз балалар.Шуның белән шөгылебез тәмам.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яз килә,яз!" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркемендә, сөйләм телен үстерү буенча , "Яз" темасына уку елы азагында үткәрелгән ачык шөгыль...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)...

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...