Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Васильева Альбина Михайловна

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgaklau_shogyle.docx34.93 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль автоном  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү         учреждениесы 83 нче номерлы гомумиүстерешле  балалар бакчасы

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

“Урман аланында” темасына

оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

(“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)

                                                            Әзерләде һәм үткәрде:

                                                             83 нче балалар бакчасы

                                           тәрбиячесе

                                                    Васильева А.М.

Түбән Кама, 2018.

Яшь төркеме

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Тема

“Урман аланында”

Интеграль белем бирү өлкәләре

Танып белү, Социаль-аралашу.

Физик үсеш. Нәфис-эстетик үсеш.

Сөйләм үстерү.

Төре

Сөйләм телен үстерү эшчәнлеге

Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре

Уйнау, тирә – юнь белән танышу,аралашу,хәрәкәтләнү, табышмакларга җавап табу, сынамышлар,мэкальлэр әйтешү.

Максат

Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар

  1. Көзге табигатнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.
  2.  Балаларның иҗади күзаллауларын, фикерләү сәләтләрен,бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  3.  Көз турында, кыргый хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтү; авазларның дөрес әйтелешен, җөмлә төрләрен, сүзне иҗекләргә бүлүне ныгыту.

Методик алымнар һәм чаралар

Уен,әңгәмә,сораулар,музыка тыңлау,картина буенча хикәя төзеп сөйләү, куянны тасвирлау.

Җиһазлау

 Чыршы агачы, маркер (имән, миләш, каен, өрәңге агачлары рәсемнәре), куян уенчыгы,проектор,төсле кәгазьдән киселгән яфраклар, гөмбәләр.

Алдан эшләнгән эш

Кәгазьдән яфраклар кисү, куян образы булган әкиятләр уку,көз турында табышмаклар әйтешү, сынамышларны искә төшерү,көзге табигатьне күзәтү.

Шөгыльнең структурасы

I.Кереш өлеш.

    1. Исәнләшү.

     2. Көзге урман турында шигырь сөйләү.

II. Төп өлеш.

  1. Урманга сәяхәткә кузгалу.
  2. Урманның матурлыгына соклану.
  3. Уен “Көз билгеләрен ата”(туп белән)
  4. Д/уен: “Бу яфрак кайсы агачтан?”
  5. Картина буенча хикәя төзү.
  6. Уен: “Кем күбрәк көз турында сынамыш белә?”

7. “Табышмак әйтәм –җавабын тап”

  1. Ял минуты
  2. Уен: “Куянны тасвирла”
  3. Д/уен: “Скажи наоборот»
  4. Уен: “Кайнар бәрәңге”

III.Йомгаклау.

     1.Урман аланы картинасын карау, картина буенча сораулар.

Балалар кабул итү  бүлмәсенә тезелешеп басалар һәм шунда ук башлап җибәрәбез.

I.Кереш өлеш.

1. Исәнләшү

Тәрбияче: Исәнмесез,балалар. Хәерле кич!

Балалар: Хәерле кич.

Т: Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле,бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм үзебезнең күтәренке кәефебезне дусларга бирик. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, Зәлинә сезгә Шәйхи Маннурның шигырен сөйләр. Ә сез аның нәрсә турында икәнен әйтерсез.

     2. Көзге урман турында шигырь сөйләү.

Б: Көзге урман турында

Т: Әйе,балалар,бу шигырь көзге урман турында.

II. Төп өлеш.

1.        Урманга сәяхәткә кузгалу.

Т: Әйдәгез, әле без дә көзге урманга барыйк. Урман- үзе бер дөнья ул.

-Анда барганчы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик эле.

-Балалар, урманга нәрсә белән барырга була?

Б: автобус,поезд,самолет,машина белән барырга була.

Т: Без бүген җәяү барырбыз. Җәяү йөргәндә, тирә-якны күзәтергә була. Җәяү йөрү кул-аяклар өчен дә файдалы.

 Кузгалдык. (музыка)

2.        Урманның матурлыгына соклану.

Т: Менә килеп тә җиттек. Урманда тынлык.Сизәсезме, нинди саф һава! Нинди матур монда!Бергәләп,саф һава сулыйк әле: борыннар белән сулыйбыз да, авыздан чыгарабыз.(2-3 тапкыр)

Карагыз әле, нәрсәләр күрәсез монда?

Б: гөмбәләр,агачлар, кошлар

  1. Уен “Көз билгеләрен ата” (туп белән)

Т: Бу агачларның яфраклары нәрсә эшләгән?

Б: саргайган, коелганнар.

Т: Ни өчен саргайганнар?

Б: көз җиткән.

Т: Нинди көз айларын беләсез?

Б: Сентябрь, октябрь, ноябрь.

Т: Дөрес,әйдәгез, көз билгеләрен санап чыгыйк әле. Аның өчен, түгәрәккә бастык, мин туп ыргытам сезгә, ә сез минем белән килешсәгез “Ышанам”, килешмәсәгез “ышанмыйм” дип тулы җөмлә белән җавап бирерсез.

Т: Яңгырлар ява, көннәр кыскара, салкыная, агачтагы яфраклар сары,кызыл төскә керә,ошлар җылы якка китә, сулыклар ката, кояш кыздыра, бернинди кошлар да китми, һ.б.......

Т:Сезгә көз ошыймы? Ни өчен?

Б: Ошый. Без урамда яфраклар белән уйныйбыз,аларны җыябыз. Кошларны күзәтәбез.

Т: Мин дә сезнең белән килешәм.

 4.Д/уен: “Бу яфрак кайсы агачтан?” 

Т: Менә безнең монда күпме яфраклар коелган. Бу яфракларны һәрберебез берәрне җыеп алыйк һәм әйтик әле, бу яфрак кайсы агачтан?

Б: Бу яфрак каен (имән, миләш, өрәңге) агачыннан.

Т: Булдырдыгыз,балалар. Ә хэзер утырып ял итеп алыйк әле.

  1. Картина буенча хикәя сөйләү.

       (1бала картина буенча сөйли)

Т: - Балалар,димәк бу картинада нинди ел фасылы сүрәтләнгән?

     - Рәсемдә нинди агачлар күрәсез?

     - Көз аларга нинди төсләр бүләк иткән?

-Йә, кем сөйләр картина буенча?

Б) парлы эш.

Бер бала картина буенча сорау бирә, икенче бала җавап бирә.

- Амир, син нинди җөмлә әйттең?

-Мин сорау җөмлә әйттем.

- Наил, син нинди җөмлә әйттең?

- Мин хикәя җөмлә әйттем.

-Тагын нинди сорау җөмләләр төзеп була?

-Бу картина буенча нинди өндәү җөмлә төзеп була?

6. Уен: “Кем күбрәк көз турында сынамыш белә?”

Т: Молодцы, балалар, булдырдыгыз. Ә көз турында кем сынамыш белә?

-Миләш күп булган елны, көз озын һәм яңгырлы була.

- Сентябрьда- алма, ә октябрьда- кәбестә исе аңкый.

- Агачтан яфрак сирәк коелса- кыш салкын була.

-  Сентябрьдә кар күренсә, көз озак килер.

-  Агач яфрак коймый, кар яумый .

- Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр.

- Көз озын килсә, яз соң килер.

- Көз көне тычкан күп булса, кыш җылы килер.

7. “Табышмак әйтәм –җавабын тап”

Т: Ә кемнәр табышмаклар белә?

  1.     Хәр көн диярлек

Елап яшь коя.

Килгән кошларны

Көньякка куа.  (көз)

  1.      Яз килсә-киенә,

Көз килсә – чишенә. (агач)

  1.      Язын дөняга килә,

Көзен саргаеп үлә. (яфрак)

  1. Ял минуты. 

Т: Бераз ял итеп алыйк.

Тәрбияче: И,балалар,күрегез:

                Урманда бит инде көз!

Балалар: Әйе,әйе,күрәбез,

               Көз килгәнен беләбез.  (басалар)

Тәрбияче: Йә,әйтегез,сөйләгез

                  Ничек килә икән көз?

Балалар: Җил исә-исә,

               Агачларны селкетә.

               Сары,кызыл яфраклар

               Һавада әйләнәләр.         (әйләнәләр)

               Әкрен генә әйләнеп

               Җиргә килеп төшәләр.  (чүгәлиләр)

Балалар:Агачлар,ялангачлар

              Җилләрдә чайкалалар.

              Тик безгә күңелле көз,

              Без бакчага йөрибез!     (елмаеп бер-берсенә карыйлар)

9. Уен: “Куянны тасвирла”

Т: Чү, балалар,карагыз әле,чыршы агачы төбендә ниндидер хайван куркып яшеренгән түгелме соң?

Б: Бу куян.

Т: Бу уенчык куян. Әйдәгез капшап,тотып карыйбыз.Куян нинди? Куян турында сөйлик эле.

Б:  Бу – куян. Ул кыргый хайван. Соры төстә. Куян урманда яши. Аның башы, гәүдәсе бар. Башында ике озын колагы, ике күзе, борыны, авызы бар. Мыеклары озын. Гәүдәсендә ике алгы, ике арткы тәпие бар. Алгы тәпиләре кыска, арткы тәпиләре озын. Шуңа күрә ул чабарга бик оста. Аның кечкенә койрыгы бар. Куян кишер, кәбестә, үлән ашарга ярата. Агач кайрылырын да кимерә. Куян йоныннан бияләй, башлык, кофта, оекбаш бәйлиләр.

Т: Куяннар кышны ничек каршылый?

Б: йонын алмаштыра.

Т: Ни өчен

Б: Төлкедән,бүредән качу өчен.

Т: Ә урманда тагын кайсы хайваннар яши?

Б: Тиен,төлке,керпе,аю,поши,бүре.

Т: Аларны бер сүз белән ничек атыйлар?

Б: Кыргый хайваннар.

10. Д/уен: “Скажи наоборот»

Т: Хәзер мондый уен уйнап алабыз: Д/уен: “Скажи наоборот»

Заяц маленький,  а лось …..               (большой)

У волка хвост длинный, а у медведя…..   (короткий)

Медведь большой ,а мышь         (    маленькая   )

Ёжик колючий,а  белка.....            (пушистая)

Жираф высокий, а лиса….          (низкая)

11. Уен: “Кайнар бәрәңге”

Т: Балалар,әйдәгез,урман аланында татар халык уенын “Кайнар бәрәңге” не уйнап алабыз.Элек урман аланнарында, җырлап-биеп күңел ачканнар. Без дә шул вакытларны искә төшерик әле. Кайнар бәрәңге кемдә кала, шуңа җәза бирелә:мин сүзләр әйтәм, сез аларны иҗекләргә бүлерсез.Ләкин иң элек авазларны искә төшерик. Авазлар ничә төркемгә бүленә?

(Көз, яңгыр,коелалар, салкын,җил)

III. Йомгаклау.

Т: Менэ, балалар,безгә төркемгә кайтыр вакыт та җитте. (музыка уйный,атлыйбыз).

Т: Без урманда нәрсәләр күрдек? (балаларның җаваплары) Бу картина без барган аланга ошаганмы?(балалар җаваплары)

Т:Әйдәгез, аны фотога төшереп алыйк. (төшергән хәрәкәт күрсәтәбез). Менә сезнең фотолар, сезгә истәлеккә калсын. Өйгә кайткач, урман аланын искә төшереп, буяп куярсыз.

Т: Бик күңелле булды урманда.Ә сезгә ошадымы? Өйгә кайткач, кемгә сөйләр идегез?

Б: Әтигә,әнигә,апага,абыйга һ.б.

Т: Милана сиңа нәрсә ошады? Вилдан сиңа нәрсә  ошады?

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль автоном  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү         учреждениесы 83 нче номерлы гомумиүстерешле  балалар бакчасы

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

“Урман аланында” темасына

оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

(“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)

                                                            Әзерләде һәм үткәрде:

                                                             83 нче балалар бакчасы

                                           тәрбиячесе

                                                    Васильева А.М.

Түбән Кама, 2018.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

1 нче кечкенәләр төркемендә “Көзге урман аланында” темасына белем бирү эшчәнлеге

ldquo;Көзге урман аланында” танып белү һәм нәфис-эстетик үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү) буенча интеграль оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты...

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...