1 нче кечкенәләр төркемендә “Көзге урман аланында” темасына белем бирү эшчәнлеге
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Васильева Альбина Михайловна

“Көзге урман аланында” танып белү һәм нәфис-эстетик үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү) буенча интеграль оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл itogovoe_zanyatie._kozge_urmanda.docx27.35 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль бюджет  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы

“96 нчы номерлы балалар үсеше үзәге- балалар бакчасы “Елмаю”

«Раслыйм»

                                                               «_______»____________20___ел.

                                                               укыту эшләре буенча бакча мөдире

                                                               урынбасары:________ А.П.Кузнецова

                                                             

“Көзге урман аланында”

танып белү һәм нәфис-эстетик үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү) буенча

интеграль оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Төзеде: тәрбияче

                                                                                                          Васильева А.М.

Түбән Кама шәһәре

Тема: “Көзге урман аланында”

Яшь төркеме: 1 нче кечкенәләр

Максат:

1. Көз темасы буенча алдан алган белемнәрен искә төшерү, камилләштерү, ныгыту.

 2.  Пластилинны чеметеп алып һәм ябыштыру  күнекмәләрен формалаштыру .

Программа эчтәлеге:

1.Көз турында балаларның элементар күзаллауларын  формалаштыру, көзнең сыйфатларын, төсләрне,урман хайваннарын (аю, куян, төлке,керпе) дөрес атауларына ирешү.

2.Уен эчтәлегенә карап хәрәкәтләр кулланып сөйләү осталыкларын үстерү, тыңлый белүләрен камилләштерү.

3. Әвәләү процессында балаларда пөхтәлек; әйләнә – тирә юньгә игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү. 

4. Балаларның күзәтүчәнлеген,  игътибарын, тәрбиячене тыңлый белү осталыгын үстерү.

5.Вак моторика һәм фикерләү сәләтен үстерү.

6. Көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.

Балалар белән алдан эшләнгән эш:

1.Көз турында әңгәмә үткәрү.

2.Уеннар: хәрәкәтле һәм дидактик.

3.Куян, төлке, керпе, аю образы булган әкиятләр уку.

4. кәгазьдә агачка яфраклар ясау.

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше: конспект язу, атрибутлар, күргәзмә материаллар әзерләү.

Сүзлек запасын баету һәм активлаштыру: урманда яшәүче хайваннарның исемен (куян, аю, керпе, төлке) һәм төсләрне (кызыл, сары, яшел).

Җиһазлар һәм материаллар:

Күрсәтмә материал: агач рәсеме,фланелеграфта көз картинасы, куян, аю, төлке , бүре рәсеме, агач рәсеме төшерелгән кәгазь бите,керпе уенчыгы, яфраклар ясаганда тыңлау өчен салмак көй.

Таратма материал: кәгазьдән сары,яшел яфраклар,кызыл, сары, яшел төстәге пластилин, салфеткалар.

Методик алымнар һәм чаралар: Уен,күзәтү,кызыксындыру, әңгәмә,сораулар,музыка тыңлау.

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш – 2 мин.

II. Төп өлеш- 5 мин.

III.Йомгаклау- 3 мин.

Интеграль белем бирү өлкәләре: Танып белү, Социаль-аралашу.

Физик үсеш. Нәфис-эстетик үсеш.Сөйләм үстерү.

Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре: Уйнау, тирә – юнь белән танышу,аралашу,хәрәкәтләнү.

Белем бирү эшчәнлегендә балаларны оештыру:

1.Балалар басып торалар.

2. Балалар ярымтүгәрәк булып паласка утыралар.

3. Балалар өстәл артларында басып торалар.

Әдәбият:

1.От рождения до школы. Примерная общеобразовательная программа дошкольного образования / Под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой. - М.: Мозаика - Синтез, 2010. - 304 с.

2. Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибулина И.Җ., Туган телдә сөйләшәбез. Методик әсбап. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.- б.

I.Кереш өлеш.

Балалар кабул итү  бүлмәсенә тезелешеп басалар һәм шунда ук башлап җибәрәбез.Көз күлмәге киеп, тәрбияче ишек шакый.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Менә мин сезгә кунакка килдем. Мине таныдыгызмы?

Балалар: әйе, көз

Тәрбияче:Мин көз кызы, мин сезне көзге урманга кызыклы сәяхәткә алып барырга телим.  Минем белән барасызмы?

Балалар: әйе

Тәрбияче: Урманга нәрсә белән барырга була?

Балалар: машина белән, җәяү.

Тәрбияче: Барасы юл җиңел түгел, ләкин кызыклы. Йә, җәяү барабызмы?

Балалар: әйе

II. Төп өлеш.

Тәрбияче: Кузгалдык.

 ( Идәндә зәңгәр материал кисәге ята (күлләвек))

Тәрбияче: Балалар, урманда яңгыр явып үткән, күлләвекләр барлыкка килгән. Әйдәгез без аны атлап чыгабыз. ( балалар бер-бер артлы атлап чыгалар)

Тәрбияче: Менә без килеп тә җиттек. Килгәндә ардык, утырып ял итик, көзге урманны күзәтик.  (Урманда кошлар тавышы ишетелә).

Балалар, карагыз эле, нинди матур көзге урман! Агачлар нинди матур төскә кергәннәр! Агачтагы яфраклар нишләгәннәр?

Балалар: коелганнар, сары төскә кергәннәр.

Тәрбияче: Урманда каты җил исеп киткән, шуңа коелганнар. Ә яфраклар нигә саргайганнар?

Балалар: көз җиткән.

Тәрбияче: Әйе,балалар, бик дөрес.  Монда нинди төстәге яфраклар коелды икән? Амина, бу нинди төстәге яфрак?

Амина: сары

Тәрбияче: Артур, бу нинди төстәге яфрак?

Артур: яшел

Тәрбияче: Бик дөрес. Балалар, әйдәгез, бу яфракларны җирдән җыеп алабыз.

Уен: “Яфракларны төсләре буенча кәрзиннәргә җый.”(сары, яшел төстәге яфракларны кәрзиннәргә җыялар).

Тәрбияче: Ой, балалар, минем аяк астында нәрсәдер бар. Бу нәрсә?

Балалар: Керпе

Тәрбияче: Эйе, керпе. Балалар, керпе кышка әзерләнә. Керпе нинди?

Балалар: Кечкенә,энәле.

Тәрбияче: Балалар, тагын нинди хайваннар урманда яши?

Балалар: төлке, куян, аю, бүре.

Тәрбияче: Булдырдыгыз.  Балалар, урманда тагын җил чыкты, ахрысы. Җил ничек исә? Барыбыз бергә күрсәтәбез.

Җил исә, исә, исә

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына

Агачлар үсә, үсә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз эле, бу агачта бер яфрак та калмаган. Яфракларын җил очыртып бетергән.  Аңа күңелсез. Әйдәгез, без аңа үзебез пластилиннан яфраклар ясыйбыз. Отщипывайте маленькие кусочки пластилина, прикладывайте к веточке и прижимайте сверху пальчиком

        Уен: “Агачка яфраклар яса”.

 (балаларның эше)

III.Йомгаклау.

Тәрбияче: Менә агачка да күңелле булып китте. Елмаеп куйган кебек булды.

Балалар, булдырдыгыз! Балалар, без буген кая бардык?  Нәрсәләр эшләдек? Өйгә кайткач, кемгә сөйләрсез? Бик зур рәхмәт, балалар.  

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге

Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы  сүзләре исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү (рус балаларын татар теленә өйрзтү)....

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш)

«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.Бу эшчәнлек нәфис-нәфасәти өлкә буенча балалар белән көз темасын йомгаклау өчен традицион булмаган ысул кулланып рәсем ясарга өйрәтү ...

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...

Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)...

Кечкенәләр төркемендә "Г.Тукай иҗаты" темасына проект эше

Кечкенәләр төркемендә "Г.Тукай иҗаты" темасына проект эше...