Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш)
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа) на тему

Хафизова Гелюся Фанисовна

«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.

Бу эшчәнлек нәфис-нәфасәти өлкә буенча балалар белән көз темасын йомгаклау өчен традицион булмаган ысул кулланып рәсем ясарга өйрәтү буенча .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_urman_temasyna_eshchnlek.docx23.4 КБ

Предварительный просмотр:

«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.

Максат: сәнгать әсәрләре, матур әдәбият, музыка чаралары аша балаларда табигатькә карата эмоциональ уңай караш, шатлык хисе уяту.

Бурычлар :

Белем бирү:  рәсем сәнгате жанры-пейзаж турында таныштыруны дәвам итү, елның төрле фасылларында да табигатьнең матурлыгын күрсәтү.

Традицион булмаган рәсем ясау ысулларын ныгыту (сок таякчыгы ярдәмендә өрү)

Сәнгать  эшчәнлеге чаралары белән таныштыруны дәвам итү: төс, материал, композиция.

 Үстерү:

Төрле ысул, материаллар белән ясау буенча техник күнекмәләрен үстерү.

Уйлау сәләтен,сөйләм активлыгын,игътибар,хәтерләрен, коммуникатив күнекмәләрен үстерү.

Кул чуклары моторикасын, фикерләүләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

Тәрбияви:

Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Табигать матурлыгын рәсемнәрдә саклау теләге тәрбияләү.

Җиһазлау:  төсле альбом битләре(алдагы эшчәнлектә буялган). Гуашь, пумала, су, салфетка, сок таякчыклары, яфраклар, клей.

Төрле эшчәнлек белән бәйләнеше: табигатьне күзәтү, агачларны карау; И.Шишкин, И.Левитанның картиналары җыелмасы белән танышу; язучылар шигырьләре уку; дидактик уен “Яфрак нинди агачтан?”

Сүзлек эше:  имән чикләвеге, яфрак, көз билгеләре, пейзаж.

Белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, танып белү үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.

                          Эшчәнлек барышы:

Исәнләшү.Без сезнең белән гаҗәеп сихри матурлык булган бер җиргә барырбыз.Аны белер өчен табышмакның җавабын табарга кирәк.

Табышмак:

Кызарып  җиләк  пешә,

Чикләвекләр  өлгерә.

Санап та бетереп  булмый,

Кайда соң  ул, кем  белә? (урманда.)

-Дөрес, урманда.

-Балалар,тыңлагыз әле.Нинди тавышлар ишетелә урманда?

-Балалар,урманда нинди агачлар үсә?  (през №1)

Балалар җаваплары(чыршы,нарат,имән, усак, каен).

-Урман безгә нәрсә бирә?( сихри,серле матурлык, кызу көндә күләгә һәм салкынчалык бирә,сулау өчен кислород, шифалы дару үләннәре)

Сораулар буенча эш:

-Нинди агач безне үзенең суы белән сыйлый? (каен)( Какое дерево поит нас сладким соком?)

-Нинди агач бүтән агачларга караганда озак яши? (имән)(Какое дерево живет дольше других деревьев?)

-Имән агачының җимеше ничек атала?(Имән чикләвеге) (Как называют плоды дуба?)

-Нинди агачның җимешләрен кошлар ярата?(Ягоды какого дерева любят птицы?)(миләш)

-Нинди агачларны мәңге яшел агачлар диләр?(Какие деревья называют вечнозелеными? )(чыршы,нарат).

-Чыршы агачының күркәләре белән нинди хайваннар тукланырга ярата?(Кто любит питаться шишками от ели?) (тиен,аю,тукран)

-Агачтан  нәрсәләр  ясарга була?(Что можно сделать из дерева? )(кәгазь,җиһазлар,).

Такталардан осталар төрле агач эшләнмәләре ясыйлар(карап китү)

П.И.Чайковскийның  “Көзге җыр”  музыкасы астында Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Көз” шигырен уку.   (през №2)   №3

                  “Көз”

Сары  яфраклар серләшә

Урманда кыштыр-кыштыр;

“Язлар килмәс инде  хәзер,

Чиратта салкын кыштыр”.

Сирәк-мирәк кенә шунда

Каркылдый ала карга:

“Яфраклар, җиргә төшегез,

Күп калмады ак карга”.

Салкын җилләр яфракларны

Йолкып җиргә төшерә,

“Онытмагыз, кыш киләсен”,-

Диеп искә төшерә.

- Балалар,табигать күренешләре ясалган картиналар ничек атала? (пейзаж).

-Рәссамнар үзләренең картиналарында нинди ел фасылын ясаганнар?(көз).

-Көз ел фасылларының иң матуры. Көз айларын искә төшерик?(сентябрь, октябрь, ноябрь)

-Пейзаж-рәсемнәрдә  рәссам ниләр ясый?(агачлар, һава, болытлар,елга, диңгезләр,таулар).

-Ә без сезнең белән уен уйнап алырбыз. Агачның төзелешен искә төшерербез.

“Нинди агачтан яфрак һәм җимешләр?”дип атала бу уен.

Төрле агач рәсемнәре мольбертка эленгән. Балалар  өстәл янына чыгып 1 яфрак һәм 1 җимеш рәсемен алып, тиешле агачка беркетәләр.

-Без сезнең белән яфраклар җыябыз. Кулларны әзерләдек. Минем белән кабатлыйбыз:

Бармак уены: “Яфракларны җыябыз”

Бер,ике,өч,дүрт,биш-

Яфракларны җыябыз(йодрыкны ачып ябабыз)

Каен яфрагы(баш бармакны бөклибез)

Миләш яфрагы (имән бармакны бөклибез)

Тирәк яфрагы(урта бармакны бөклибез)

Усак яфрагы (атсыз бармакны бөклибез)

Имән яфрагын (чәнти бармакны бөклибез)

Без җыйдык

Һәм букет ясадык. (йодрыкны ачып ябабыз).

-Көз ул әкияти,серле фасыл,

Шул вакытның кадерен бел,

Сурәтен кәгазьгә төшер!

Практик өлеш.

-Бүген сез дә рәссамнар буласыз һәм үзегезгә көзге пейзаж рәсемен ясарга туры киләчәк.Ләкин без агачларны гади ысул белән ясамаячакбыз.Безгә гуашь, пумала, салфетка, су һәм сок таякчыклары кирәк булачак.Өстәмә эш итеп без көзге яфракларны ябыштырачакбыз.

-Уйлагыз әле,без беренче эш итеп агачның кайсы өлешен ясыйбыз?(кәүсәсен).

-Дөрес әйтәсез, кисточка ярдәмендә озын агач кәүсәсе ясыйбыз.Аның өчен  гуашь краскасын күбрәк алабыз һәм туры сызык сызабыз. Агачны нинди төс белән ясыйбыз? (Көрән).Агач кәүсәсе барлыкка килде.

-Агач булсын өчен тагын нинди өлешләрен ясарга кирәк? (ботакларын).

-Бик дөрес әйтәсез. Агач кәүсәсендә буяу ярдәмендә тамчылар барлыкка килде.Ул тамчыларны  таякчык ярдәмендә өреп төрле агач ботаклары ясаячакбыз. Һәм безнең күз алдында агач ботаклары үсеп чыга.

-Агач барлыкка килдеме балалар?(әйе). Көзге агач барлыкка килсен өчен нинди төсләр кулланабыз?(сары, кызыл,куе-сары).

-Искә төшерик әле,агач яфракларын нәрсәләр белән ясарга була?(кисточка, сок таякчыклары белән дә,яисә кипкән яфраклар ябыштырып та картина ясарга була.Ябыштыру өчен клей кирәк булачак)

-Нинди краскалар кулланабыз?Өстәлдә нинди буяулар?(гуашь)

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлекләре.П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары”музыкасы уйный.

Балалар агачлар яфракларын төрле теләгән ысуллар белән ясыйлар.Тәрбияче кирәк балага аңлата,ярдәм итә.

-Агач янына тагын ниләр ясап була? Урман булгач без берничә агач ясыйбыз.(Шулай ук җылы якларга очкан кошларны ясарга була, керпене ясарга була.).Ерактагы урманнарны яфрак буяп төшерергә дә мөмкин.

Нинди матур пейзаж барлыкка килде.Кем нинди агач ясады?(балалар җаваплары)

-Рәсемнәрегез кипкәч без сезнең белән “Көзге урман” күргәзмәсе ясап куярбыз.Эшләрегез өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Зурлар төркемендә сәнгати-эстетик үсеш буенча "Кышкы күңел ачулар" темасына рәсем эшчәнлеге конспекты.

Конспектта ФДБС таләпләренә туры китереп эшчәнлекнең максаты, методик алымнар, ярдәмлек, оештыру (мотивация, актуальләштерү), барышы, тәмамлау (рефлексия) өлешләре чагылдырыла....

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....

1 нче кечкенәләр төркемендә “Көзге урман аланында” темасына белем бирү эшчәнлеге

ldquo;Көзге урман аланында” танып белү һәм нәфис-эстетик үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү) буенча интеграль оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....