Зурлар төркемендә сәнгати-эстетик үсеш буенча "Кышкы күңел ачулар" темасына рәсем эшчәнлеге конспекты.
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа) на тему

Шакирова Эльвира Альфредовна

Конспектта ФДБС таләпләренә туры китереп эшчәнлекнең максаты, методик алымнар, ярдәмлек, оештыру (мотивация, актуальләштерү), барышы, тәмамлау (рефлексия) өлешләре чагылдырыла. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyshky_kunel_achular_-_rsem_eshch._konspekty.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә сәнгати-эстетик үсеш буенча “Кышкы күңел ачулар” темасына рәсем эшчәнлеге конспекты

Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы                                                                    1 кв. категорияле тәрбиячесе                                                                      Шакирова Эльвира Альфред кызы

Максат: кышкы тематикага карата кызыксыну уяту; формаларын һәм өлешләренең пропорциональ тигезлекләрен туры китереп кар бабай образы ясарга өйрәтү; аны  декоратив рәвештә бизәргә этәрү; күз күремен, форма һәм пропорция хисләрен үстерү; игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү;  сүзлек: кышкы күңел ачу, сноуборд.

Методик алымнар: слайдлар карау (“Кышкы күңел ачулар”), уен (“кар йомарламы” белән), әңгәмә, сорау-җавап, табышмаклар (чана, чаңгы, тимераяк турында), “Сайлап ал” уены,  күрсәтү, аңлату, динамик пауза, экспресс-күргәзмә, рефлексия.

Ярдәмлек: “Кышкы күңел ачулар” темасына карата слайдлар, ноутбук, проектор, экран; кар йомарламнары белән “тылсымлы тартма”, мольберт, ак кәгазь бите;  һәр балага – альбом,  пумала, салфетка; һәр өстәлгә гуашь буяулары (зәңгәрсу, кызгылт-сары, яшел, сары, кара),  савыт белән су.

Эшчәнлек барышы:

1. Оештыру өлеше:

Тәрбияче: - Балалар, бүген группага керсәм, өстәлдә менә шушы тартма тора. Кем куйды икән аны, аның эчендә нәрсә бар икән соң? Әйдәгез, карыйк әле. (Тартманы ачалар, ә анда  кар йомарламы). Күрегез, кар йомарламы икән!

“Кар йомарламнары” («Снежки») уены.

Тәрбияче: - Мин кар йомарламын атам. Кем аны тотып ала, шул кыш көне без нинди уеннар уйнаганны әйтә. (Балалар кыш көне нәрсә эшләгәннәрен искә төшерәләр: чанада, салазкада  шуалар, чаңгыда йөриләр,  кар йомарламнары аталар, кар бабай әвәлиләр һ.б.).

2. “Кышкы күңел ачулар” темасына слайдлар карау.

- Кар йомарламнарын кайсы вакытта әвәләп була соң? (Әйе, кыш көне).

- Хәзер  елның кайсы вакыты? Сез кыш көне урамда саф һавада йөрергә яратасызмы? Ни өчен?

- Кардан нәрсә әвәләп була?

- Кыш көне урамга  уйнарга нәрсәләр алып чыгарга була?

- Ә хәзер без сезнең белән кыш көне прогулкада балаларның ничек итеп уйнаулары  турында рәсемнәр (слайдлар) карарбыз (слайдлар күрсәтү).

3. Табышмаклар:

Елгада су акканда

Эшсез без – ял итәбез.

Елга бозга әйләнгәч,

Без йөгереп китәбез (тимераяк).

Кышын таудан шуабыз,

Җәен җыеп куябыз (чана).

Агач атлар кардан баралар.

Карда батмыйлар, матур эз салалар (чаңгы).

4. Дидактик уен: «Сайлап ал».

Тәрбияче: - Ә хәзер мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез кышка туры килә торганнарын сайлап алып әйтерсез. Мәрьям, син ни өчен чананы сайлап алдың?  (Балалар җиләк, чана, кар бабай, гөмбә, чәчәк, панамка, бияләй, чаңгы, башлык рәсемнәре арасыннан кышка туры килгәннәрен сайлап алалар һәм ни өчен сайлаганнарын аңлаталар).

4. Динамик пауза: “Кышкы урманда” (“Балачак аланы”,                          357 бит).

Кышкы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек  (кулларны җәеп күрсәтәләр).

Тун кигән каен – уңда  (уңга күрсәтәләр),

Ямь-яшел чыршы – сулда (сулга күрсәтәләр).

Кар бөртекләре оча (кул чукларын әйләндерәләр),

Әйләнеп, җирне коча (әйләнәләр).

5. Гуашь ярдәмендә кар бабай ясау.

Тәрбияче:  - Балалар, без сезнең белән урамда кардан нәрсә әвәләгән идек әле? (Кар бабай). Сез аны ничек итеп әвәләдегез? (Башта зур түгәрәк әвәләдек, аннары кечерәкне һәм иң кечкенәсен әвәләдек. Аларны бер-берсе өстенә куйдык, күзләрен, борынын ясадык, кулларын чыбыклардан куйдык.) - Әйе, әйдәгез кар бабай әвәләгәнне карыйк (слайдлар карау).   Балалар, кар бабайның үзенә генә урамда бик күңелсез булган. Ул үзенең иптәшләрен эзләргә чыккан. Әйдәгез, аңа  дусларын ясыйк.  Башта нинди түгәрәк ясыйбыз? (Зур түгәрәк.) Аннары нинди?... Кар бабайны нинди буяу белән ясыйбыз?  Аның күзләрен, кишер-борынын, чиләк-башлыгын, чыбык-кулларын?  (Балаларның җаваплары тыңлана, мольбертта ясап күрсәтелә).

6. Рефлексия:

- Без бүген нинди кышкы күңел ачулар турында сөйләштек?

- Нәрсә ясадык?

- Сезгә нәрсәләр эшләү бигрәк тә ошады?...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Зурлар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге "Икмәк - яшәү терәге".

Балаларга икмәкнең табынга нинди урау юллар белән килүен һәм аның һәркемгә кирәклеген аңлату....

Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш)

«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.Бу эшчәнлек нәфис-нәфасәти өлкә буенча балалар белән көз темасын йомгаклау өчен традицион булмаган ысул кулланып рәсем ясарга өйрәтү ...

Зурлар төркемендә «Уйный, уйный үсәбез» проекты буенча “Күңелле уеннар” йомгаклау эшчәнлеге

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

2 нче кечкенәләр төркемендә "Сәнгати-эстетик үсеш" өлкәсеннән (Әвәләү) оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Сәнгати-эстетик үсеш өлкәсеннән (Әвәләү) оештырылган белем бирү эшчәнлегеТөркем: 2 нче кечкенәләр төркемеТема: Печенье Максат: түгәрәк формадагы предмет әвәләргә, уч белән басып, түгәрәк фор...