Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)
план-конспект занятия

Кошкина Ильмира Мукминовна

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү,

 Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.

-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, сакларга, матурлыгына соклану;  балаларда матур әдәбият белән кызыксыну һәм ярату хисләре, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, җаваплылык хисе тәрбияләү.

белем бирү: сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә, геройларның кылган эшләренә бәя бирә белергә, әкиятләрне, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.

үстерешле: үз фикерен ана телендә эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп бирә белү сәләтен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_ilen_syaht_itogovoe_zanyatie.docx25.25 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное  дошкольное общеобразовательное  учреждение «Шеморданский детский сад № 2 «Теремок» Сабинского муниципального района РТ».

УТВЕРЖДАЮ                                                          СОГЛАСОВАНО
Заведующий детским садом                                   Старший воспитатель
__________/Давыдова Т.А./                                   _________/
Каримова Г.Р.                          
                                             

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема: “Әкият иленә сәяхәт”.

(төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Төзеде:  тәрбияче- Кошкина. И. М

2016 нчы ел.                                                              

Яшь үзенчәлеге: төрле яшьтәге балалар  төркеме.

Үткәрү формасы: фронталь, уен элементлары белән белем бирү ситуациясе.

Бурычлар:

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү,

 Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.

-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, сакларга, матурлыгына соклану;  балаларда матур әдәбият белән кызыксыну һәм ярату хисләре, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, җаваплылык хисе тәрбияләү.

белем бирү: сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә, геройларның кылган эшләренә бәя бирә белергә, әкиятләрне, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.

үстерешле: үз фикерен ана телендә эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп бирә белү сәләтен үстерү.

Методлар: картиналар күрсәтү, сөенеч мизгеле, әкиятләрдән өзекләр.

Алымнар: сорау – җавап, нәфис сүз, мактау.

Күрсәтмә чаралар: маскалар,Абдулла Алиш портреты,Муса Җәлил портреты,Г Тукай портреты, җиләк-җимеш,яшелчә муляжлары,2 кәрзин.

Балаларны оештыру:

Ярым түгәрәк ясап урындыкларда утыралар.

Шәхси эш: авырыксынган балалар белән кабатлату, пассив балаларны активлаштыру.

Сүзлек өстендә эш: Сулдылар, туңдылар.

Алдан үткәрелгән эшчәнлек: әкиятләр турында әңгәмә; күрсәтмә материаллар, ял минутын, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр искә төшерү;

Белем бирү эшчәнлегенең барышы.

I. Психологик әзерлек:

Исәнмесез балалар ,хәерле көн!

Хәерле көн миңа,(куллар белән күрсәтеп әйтү)

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә! Барыбыз да матур итеп утырдык,шөгыльне башлыйбыз.

II.Төп өлеш.

1.-Балалар, бергәләп татар теленә генә хас авазларны искә төшерик.

Ү,Ә,Ө,Җ,Ң,h(балаларнын җавабы) . Балалар безне авазлар сузык hәм тартык авазларга буленә .Сузык авазлар сузып әйтелә ,ә тартык авазларны сузып булмй,шулай бит. Бу авазларны сузык hәм тартык авазларга бүлик.

Сузыклар: ү,ә,ө.

Тартыклар:җ,ң,h.

Әйдәгез бу авазларга сузләр уйлыйк. Мәсәлән: җиhаз, өлгер, җиләк , җимеш, hәм, hәрвакыт, өндәү,кыңгырау ,күмер, күсе,әвәләү,әрем,әкият,яңгыр,киң,кәрзин,җим,җәнлек h.б.

Дөрес җавап бирдегез.

Ишек шакыйлар. Хат ташучы тәрбиячегә конверт бирә.

Хат ташучы 3 конверт бирде .Әйдәгез бергәләп беренче конвертны ачып карыйк.(Ачам).

Хат әкият геройларыннан икән. Ә анда түбәндәгеләр язылган:

           Исәнмесез, балалар. Без сез яратып карый торган мультфильмнарның геройлары. Явыз тылсымчы безнең сандыгыбызны урлады. Ә ул безгә бик кирәк. Сандыкны явыз тылсымчы бирергә уйламый да, моның өчен биремнәр үтәргә кирәк икән. Сез безгә ярдәм итә алмассызмы? Биремнәрне хат аша җибәрәбез.

-Балалар, ярдәм итәбезме? (Әйе)

1нче конвертны ачам. Анда “Су анасы”әкиятеннән өзек язылган.

Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин...

-Балалар, бу әкиятне кем язган?

-Әйе,бу әкиятне татар халкынын соекле язучысы Г.Тукай язган..

-Бу,Тукайнын кайсы әкиятеннән өзек?(“Су анасы”).

Балалар бу малай дәрес эшләгәнме? Әлбәттә,юк .Чөнки,рөхсәтсез кеше әйберен алырга ярамый!

Бүген 26нчы апрельдә -Г.Тукайнын туган көне.Исән булса, аңа 130 яшь булыр иде. Бар җирдә сөекле шагыйребезнен туган көнен билгеләп үтәләр.

Су анасы безгә бирем итеп - “Мәкальне дәвам ит “!-дигән уен җибәргән.

1 нче бирем.

-Кунак ашы – кара каршы.

-Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.

-Ипи-тоз –якты йөз.

-Балык сусыз, кеше дуссыз тора алмый.

-Җылы сүз – җан азыгы.

-Сүз сөйләсәң – уйлап сөйлә.

-Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма.

-Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

Балалар бу биремне дөрес үтәдегез.

2 нче конвертны ачам.

Ә хәзер, икенче конвертны ачып карыйк. Анда “Сертотмас үрдәк ” әкиятеннән өзек бирелгән:

-Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтә күрмә – дигән. Өйләрендә еланнарның бөтенләй юклыгын, мәченең шуклыгын да сөйләп биргән.

-Балалар, бу кайсы әкияттән? (“Сертотмас үрдәк”).

Балалар “Сертотмас урдәк” урман буйлап сер сөйләп йореп яшелчәләр белән җиләк җимешләрне барын бер кәрзингә тутырган.

2 нче бирем.Ул безгә бирем җибәргән.Сезгә җиләк -җимешләрне бер кәрзингә, яшелчәләрне икенче кәрзингә исемнәрен татарча дөрес итеп әйтеп тутырырга кирәк булыр. Килегез ,торыгыз биремне үтибез. (Биремне дөрес итеп башкарабыз). Мәсәлән: әфлисун,лимон,алма h.б. Кыяр,чөгендер,кишер,борыч h.б.

Әфәрин, бу биремне дә дөрес эшләдегез!

3 нче конвертны ачам.

Ә хәзер өченче конвертны ачып карыйк (9 лы саны).

-Балалар, бу ничәнче сан? Бу санга нинди вакыйга бәйле? Балаларнын җавабын тынлау. Бик дөрес, тиздән “9 май  -Җиңү көне җитә. Безгә бик матур шигырьләр язган нинди герой-батыр шагыйрьне беләбез. Бик дөрес,ул-герой шагыйрь-М. Җәлил.

   Муса Җәлил – шагыйрь, шигырьләр яза, герой, ул сугышта катнашкан һәм һәлак булган. Бик дөрес, балалар. Муса Җәлил шагыйрь генә түгел, ул герой – шагыйрь. Без сезнен белән шагыйрьнен туган көнендә библиотекага бардык.Аннан да күп мәгълүмат алып кайттык.Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл куелган ( hәйкәл рәсемен күрсәтү).М.Җәлил -сүнмәс йолдыз ул! Без үзебезнең геройларыбызны беркайчан да онытмабыз!

4 нче бирем.

Балалар,дүртенче биремне тынлагыз. Шагыйрләрнең портретларына игътибар белән карагыз. Кайсы шагыйрнен әкиятен ,шигырен белгән кешеләр уз теләгегез белән  шагыйрьләр янына килеп басып аларнын әсәрләрен яттан сәйләргә кирәк . Балалар портретлар янына киләләр. Раниф-А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен, Арсений-М.Җәлилнен “Әтәч”шигырен, Марсель-Г.Тукайнын “Гали белән кәҗә” шигырен,Зөлфәт белән Кәрим - “ Кызыклы шәкерт” шигырен яттан сөйлиләр.

Балалар әйдәгез барыбыз бергә басып Г.Тукайнын - “Туган тел” җырын башкарыйк .

Йомгаклау.

-Балалар без сезнен белән безгә матур әсәрләр,шигырләр язып шагыйрьләребезне искә төшердек,сез аларнын шигырьләрен  яттан сөйләдегез. Сез бик акыллы тапкыр балалар.Рәхмәт сезгә.

-Балалар, без биремнәрне үтәгән вакытта явыз тылсымчы сандыкны хуҗаларына кире биргән. Мультфильм геройлары бик сөенгәннәр. Сезгә рәхмәт әйтәләр. Сезгә минем күчтәнәчләрем бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы    Уртанч...

"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге "Саесканнан хат"

Балаларныңбездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Канатлы дусларыбызга карата сакчыл караш тәрбияләү....