“Танып белү” белем бирү өлкәсендә экологик тәрбия буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты “Кошлар-безнең дуслар”
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_beznen_duslar.docx24.79 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Инешкәй 80 нче балалар бакчасы”

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә экологик тәрбия буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Кошлар-безнең дуслар

Тәрбиячеләр: Хуснутдинова Э. В.

1 кв.кат.  тәрбияче, 7 ел.

                                                                              Хаертдинова Л.Р. тәрбияче, 4 ел

                   

Яр Чаллы, 2016

                                                             

Тема

“Кошлар-безнең дуслар”

Программа:

Мәктәпкәчә белем бирү программасы

Төркем:

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме

Юнәлеш:

Танып белү-сөйләм үсеше

Төп белем бирү өлкәсе:

“Танып белү” белем бирү өлкәсе

Интеграцияле белем бирү өлкәләре:

“Аралашу”,”Хезмәт”,”Матур әдәбият уку”,”Музыка”.

Үткәрү формасы:

Махсус оештырылган өйрәнү шөгыле

Максат:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә кызыксыну уяту

Тәрбияви:

Табигатьтәге кошларга сак караш,кайгыртучанлык һәм һәм ярдәм итү теләге уяту

Үстерелешле:

Кошлар турында алган белемнәрне ныгыту,хәтер һәм фикер йөртү сәләтен үстерү,сүз байлыгын арттыру

Белем бирү:

Әйләнә-тирәдәге күчмә һәм кышлаучы кошлар тормышы турында күзаллау формалаштыру

Көтелгән нәтиҗә:

Куелган максатка ирешү

Алымнар һәм ысуллар:

Сорау-җавап әңгәмәсе,тасвирлау,чагыштыру,табышмаклар табу,күмәк уен,компьютер чаралары куллану

Җиһазлау:

Күргәзмә әсбаплар

  • төрле кош рәсемнәре
  • мольберт
  • “Могҗизалар кыры” уенына әсбаплар
  • “Белмәмеш” киемнәре

Техник чаралар:

  • экран белән проектор
  • магнитофон
  • кошлар тавышы язылган аудио-язма

Сүзлек эше:

Актив:җимлек,сайрый,алъяпкыч, тылсымлы

Пассив:кырпак,талчыбык,могҗизалар.

Шөгыльгә кадәр әзерлек эшләре:

Әти-әниләрдән кошлар өчен җимлекләр ясап килүләрен сорау;кошлар турында шигырьләр,табышмаклар,эндәшләр,тизәйткечләр,татар

халкының кошлар килүгә бәйле сынамышларын өйрәнү.

Шәхси эш:

Маликка тулы , дөрес җөмләләр төзергә ярдәм итү

Ниязга игътибарын тупларга булышу

Төзелеше:

1.Психологик оештыру моменты-2мин.

2.Экран һәм проектор ярдәмендә кошларны тасвирлау-5мин.

3.Кошлартурында табышмаклар әйтү,шигырьләр уку-3мин.

4.Физминут.Уен “Очты,очты..”-2мин.

5.”Могҗизалар кыры”уены-5мин.

6.Сюрприз момент.Белмәмеш керүе-4мин.

7.Кошларның табигатькә файдасы  турында сөйләү-3мин.

8.Кошларга ничек булышырга-2 мин.

9.Магнитофон язмасында “Сыерчык”җырын җырлау-1мин.

10.Йомгаклау-1мин.

Шөгыль барышы

1.Магнитофон тасмасында кошлар тавышын тыңлау.

-Балалар,бу нинди тавыш?Сез беләсезме?

-Бу-кошлар тавышы.Алар җырлыйлар.

-Игътибар белән тыңлагыз әле,сез нинди кошларның сайраганын ишетәсез?

-Сандугач,күке.

-Сандугачны тавышыннан таныдыгыз,ә хәзер кошлар рәсемнәре арасыннан кем күрсәтә ала?

Проектор экраныннан кошлар рәсемнәрен карау.

-Бу сандугач.

-Сандугач турында нәрсәләр беләсез?

-Ул бик матур сайрый(җырлый)

-Ул күчмә кош.

Бер бала рәсем буенча сандугачны тасвирлап сөйли.

-Сандугач караңгы кызгылт(каштан)төсендә,түше һәм муены ак төстә,ә койрыгы караңгы кызыл.Чуар каурыйлары юк,бик гади.

-Әйе,балалар.Сандугач гәүдәгә бик гади күренсә дә,аның тавышы гаҗәеп матур,тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора.Ләкин,сандугачны бик иртә торган,яисә бик соң яткан кеше генә ишетә ала.

Көндезләрен сандугач сайрамый.Сентябрь башларында сандугачлар җылы Африка якларына кыш чыгарга китәләр.Юлда барганда бу кошлар ничек туеналар икән?Кем белә?

-Алар урманнарда өлгергән җиләк-җимешләрне ашыйлар.

-Бик дөрес.Без хәзер сезнең белән бер уен уйныйбыз.

“Могҗизалар кыры”дигән дидактик уен уйнау.Төрле төстә конвертларда төрле кош рәсемнәре салынган. “Могҗизалар кыры”ның угы нинди төскә туры килсә,шул төстәге конвертны алып,бала сөйли.Мәсәлән:

-Бу яшел төс.Конверттагы сыерчык кара-яшькелт төстә.Ул-күчмә кош,яз көне безгә җылы яклардан кайта.Без яңа оя ясап куябыз.

Тәрбияче: Балалар,сыерчык төрле тавышларны шул тавышка туры китереп кабатлый ала.Мәсәлән:сыер “му-му” дип кычкырса,ул да “му-му”дип кычкыра,эт “һау-һау” дип өрсә,ул да шундый тавыш чыгара.Бала елаган тавыш ишетсә,бала елаган тавыш чыгара.Менә нинди юморист кош ул сыерчык.

-Бу-күке.Ул-күчмә кош.күке урманда яши.Күк-кү,күк-кү дип кычкыра.

-Күке турында тагын нәрсә беләсез?

-Күке үзенең күкәен башка кошлар оясына салып китә.Үзе оя ясамый,күкәйгә утырып бала чыгармый.Аның балаларын башка кошлар чыгарып тәрбияләп үстерәләр.

-Күке кошының файдасы бармы соң?

-Ул агачлардагы кортларны ашый.

-Әйе,балалар,күке агачлардагы зур, йонлач-зарарлы кортларны күпләп ашап бетерә,ә башка кечкенә кошлар ул кортлардан куркалар.

Уен дәвам итә.

-Бу сары төс.Монда песнәк.Ул кечкенә, матур,сары түшле кош.Песнәк-кышлучы кош.

-Балалар,исегезгә төшерегез әле,бу кош турында без нинди табышмак беләбез?

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен,кышын

Салмый сары

Алъяпкычын (Песнәк).

Уен дәвам итә.

-Бу карлыгач.Ул күчмә кош.Ул үзенең томшыгы белән балчык,су,салам ташып оя ясый.

Тәрбияче карлыгач оясы төшерелгән рәсем күрсәтә:

-Менә бу карлыгач оясы.Ул аны саламнан,балчыкны су белән ботап,аны сылап,нинди нык оя ясаган.Бигрәк эшчән кош инде карлыгач!Ә сез карлыгач турында җырлар яки табышмаклар беләсезме соң?

                      Кулы юк,балчык ташый

                      Балтасы юк,өй ясый(Карлыгач)

Тәрбияче:ә хәзер бераз ял итеп алыйк.”Очты,очты...” уены.

Тәрбияче күчмә кошлар исемен әйтсә балалар кулларын болгап очу хәрәкәтләре ясыйлар,ә кышлаучы кошлар исемен әйтсә,кулларын югары күтәрәләр.  

Кышлаучы кошлар:чыпчык,тукран,саескан,күгәрчен,песнәк,кызылтүш,чукыр һ.б.

Күчмә кошлар:кара карга,сыерчык,карлыгач,күке,тургай,сандугач,кыр казы,кыр үрдәге.торна һ.б.

Балалар урыннарга утыралар.Ишек шакыйлар.Ишектән кулына чыбык (таяк) тоткан Белмәмеш (төркем тәрбиячесе)керә.

                                  Мин Белмәмеш,Белмәмеш

                                  Кошларны куамын,көш-ш!

Тәрбияче:

-Белмәмеш,син нишләп кошларны куасың,нишләп таяк алдың?

-Алар иртән,кичен кычкыралар.Үзләренең бер файдалары юк!

-Балалар,Белмәмеш дөрес эшлиме?

-Юк,Белмәмеш дөрес эшләми.

Белмәмеш:Нишләп дөрес эшләмәскә,кемгә кирәк ул кычкыра гына белә торган кошлар.Әле мин аларның ояларын да туздырам!

-Эх,Белмәмеш, Белмәмеш син кошлар турында бер әйбер дә белмисең икән!Балалар,сөйләп бирегез әле,безгә кошлар нинди файда китерәләр?

-Кошлар агачларны зарарлы бөҗәкләрдән чистарталар.

-Басуда икмәкне саклыйлар,үсемлекләрне начар кортлардан чистарталар.

-Алар матур итеп җырлыйлар.Без кошларны яратабыз.

Тәрбияче:Кошлар- табигать күрке алар.Аларның матурлыгын күреп,тылсымлы җырларын тыңлап,күңел сафлана:алар табигатькә,безнең күңелләргә ямь өстиләр.Китергән файдалары турында үзегез сөйләп бирдегез.Шуңа күрә,без кошларны яратабыз,саклыйбыз,алар турында кайгыртабыз.Балалар,кайсыгыз сөйләп бирә,ничек итеп без кошларга булышабыз?

-Кошларга җим сибәбез.

-Кош оялары ясап куябыз.

-Кыш көне кошларга җимлекләр ясап куярга кирәк.

Белмәмеш:Мин хәзер белдем,аңладым.Миңа бик оят.Гафу итегез мине.Мин башка беркайчан да кошларның ояларын туздырмам,аларны кумам.

Тәрбияче:Балалар,без Белмәмешне гафу итик.Ул кошлардан да гафу үтенсен.Аларга җим сипсен,кош оялары,җимлекләр ясап куйсын.

Белмәмеш:Ярар,мин сезне тыңлармын!Сау булыгыз.балалар!

-Сау бул,Белмәмеш.

Магнитофон язмасында “Сыерчык”җырын тыңлыйлар,соңыннан мәйданчыкка алдан әзерләнгән кошлар өчен җимлекләрне эләргә чыгалар.

Сыерчык

             И.Шәмсетдинов муз.                                  Г.Лотфи сүз.                                                                                    

Өй түрендә бакчада

Талчыбык куначада

 Сыерчык канат кага-

                                                  Яз килүгә шатлана.

  Җилпенә ул,талпына,

   Шатланып сайрап куя:

 Ак каенның башында

                                                  Бик матур оя тора.

Кулланылган әдәбият

1.Гарәфиева Г.З.Сөмбеләне кем белә?/Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен методик ярдәмлек.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты(ТаРИХ),2003.-191б.

2. Хәкимова Г. М. Табигатькә сәяхәт/Балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме өчен методик эшләнмәләр.-“Сәлимҗанов Р.Х.”хосусый предприятиесе.2007.-94б.

3. Горькова Л.Г.,Кочергина А.В., Обухова Л.А. Сценарии занятий по экологическому воспитанию.Средняя,старшая,подготовительная группа/методическое поосбие.-М.:ВАКО,2008-240с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....

«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...