"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

"Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе филиалы"

"Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы"

        

Зурлар  төркеме өчен

ФЭМП буенча  

шөгыль

конспекты

Тәрбияче:

                                                                                   Султанова Л.И.

2020-2021 уку елы

Шөгыльнең максатлары:

1. Балаларны 10 саны эчендә тәртип буенча санарга өйрәтүне дәвам итү.

2. “Ничә”, “ничәнче” сорауларына җавап бирүләрен, предметның озынлыгын шартлы үлчәм буенча үлчәүне ныгыту.

3. Геометрик фигуралар белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

4. 4 өлештән бербөтен предметны җыю күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен камилләштерү.

5. Математика шөгыленә кызыксыну уяту.

Шөгыльгә әзерлек:

- Шартлы үлчәм белән үлчәү күнекмәләре өстендә эшләү;

- Космос, космонавтика темасына сөйләшү;

Күрсәтмә материал: Карта, куян һәм төлке уенчыклары, җиләк-җимешләр, йолдызчыклар, шартлы үлчәм өчен лента.

Тарату материалы: Һәр балага конверт (карточкалар), клей, кисточка, геометрик фигуралар (өчпочмак, түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык), салфетка, ак кәгазь.

Шөгыль барышы:

(Оештыру моменты: уңай психологик халәт тудыру)

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар: Яхшы.

Тәрбияче: Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюыбызны башкаларга да бүләк итик әле.

Балалар: (бергә)

Кулларымны сузам сиңа

Дустым елмаеп – көлеп.

Кушылсыннар башкалар да

Безнең дуслыкны күреп.

(Тәрбияче балаларны өстәл артына чакыра)

Тәрбияче: (курчак театры) Яшәгән ди, булган ди урманда куян белән төлке. Алар бер –берсен яратмаган, гел ызгышып яшәгәннәр. Ләкин аларга болай яшәү туйдырган һәм төлке куянны үзенә кунакка чакырган. Ләкин төлкенең өе куянныкыннан ераграк булган, шунлыктан төлке куян юлда адашмасын диеп юлның картасын җибәргән (тактага карта эленә).

Тәрбияче: Менә ул карта. Карагыз әле монда 3 төрле юл бар. Юллар төрле-төрле, ләкин кайсыбелән барырга икән төлке өенә?

Балалар: Тиз барып җитү өчен иң кыска юлны сайларга кирәк.

Тәрбияче: Дөрес, ә ничек беләбез без ул кыска юлны?

Балалар: Үлчәп карап.

Тәрбияче: Әйе, юлның кыскасын белер өчен үлчәп карарга кирәк. Менә минем кулда лента. Ул ни өчен кирәк .

Тәрбиче: Сез ничек уйлыйсыз, аның белән юлны үлчәп буламы?

Тәрбияче: Ә ничек итеп?

Тәрбияче: Менә бу 1нче номер белән билгеләнгән юлның озынлыгын белү өчен. Данияр үлчәп күрсәтсен әле (бала үлчи)

Балалар: 5 тапкыр үлчәде.

Тәрбияче: Ә хәзер 2нче юлның озынлыгын үлчәп карыйк, бәлки ул 1нчесенә караганда кыскарактыр, Иделия үлчәп күрсәтсен әле. (бала үлчи)

Балалар: 3 тапкыр

Тәрбияче: Инде 3юлны үлчәп карыйк, бәлки ул иң кыска юлдыр. Лиана улчәп карасын әле. (бала үлчи).

Балалар: 7 тапкыр үлчәде.

Тәрбияче: Ә хәзер әйтегез әле 1нче юлмы, 2нче юлмы, әллә 3нче юл кыскаракмы?

Балалар: 2нче юл кыскарак.

Тәрбияче: Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Балалар: Чөнки 3 саны 5 һәм 7 санына караганда кечерәк.

Тәрбияче: Димәк куян нинди юл белән бара икән, кайсы номер белән билгеләнде ул юл?

Балалар: 2нче юл

Тәрбияче: Әйе, иң кыска юл икенче юл һәм куян төлкегә иң кыска юл белән бара. Балалар, кунакка бит буш кул белән бармыйлар, ә нәрсә белән баралар?

Балалар: Күчтәнәч алып баралар.

Тәрбияче: Әйе, куян да күчтәнәчкә бер кәрзин җиләк-җимеш алган. Карыйк әле ниләр бар микән анда ( җиләк, алма, виноград, гранат, апельсин, банан, лимон, персик, груша, мандарин). Әйдәгез ничә җимеш бар икән, саныйк әле.

Сораулар:

- Беренче җимеш нинди?

- Алма белән гранат уртасындагы җимешнең санын әйт?

- Лимон ничәнче?

- Барлыгы ничә җимеш?

- 10нчы сан астында торган җимеш янында торган җимешне әйт һәм ул ничәнче?

Уен: “Нәрсә үзгәрде” (балалар 1-2 сек. күзләрен йомалар, җимешләрнең урынын үзгәртү яки алып кую).

Тәрбияче: Балалар, куянның өендә уенчыклары бик аз булган, һәм ул бик күп уенчыклар турында хыялланган булган, ә төлкенең өендә уенчыклары шундый күп булган, куян шул уенчыкларны күреп исе китеп бик озак карап торган. Ә сезнең төлке өендәге шул уенчыкларны беләсегез киләме? Алар бит шулкадәр тылсымлы икән.

Дидактик уен: “Өлешләрдән бербөтен кисәкне җыю”

Тәрбияче: Әгәр күрәсегез килсә, конверт эчендәге карточкаларны аласыз да, 4 өлешкә бүленгән кисәкләрдән 1 бөтенне җыясыз.

(Балалар мөстәккыйль рәвештә карточкалар белән эшли)

Тәрбияче: Балалар, арып киттек бугай, әйдәгез ял итеп алыйк әле.

Физкультминутка.

 Бер, ике, өч - куяннарда бөтен көч!

(Кулларын иң өстенә күтәрәләр, як-якка җәяләр)

Дүрт-биш! Безне җиңеп булмый һич. (гәүдәне артка, алга ияләр)

Алты – җиде, Куяннар башын иде! (башларын ияләр)

Сигез, тугыз, ун! Алты бүре, алты тун. (куллар, бармаклар ярдәмендә саныйлар)

Без тук бүген, бүре ач. Әнә кил, тизрәк кач. (як-якка йөгерешеп китәләр, урыннарына барып утыралар).

Тәрбияче: Ял итеп алдык. Безнең төлке дә шулкадәр шаян, наян, уеннарны бик ярата бит. Ул әле куян килүгә дә уеннар әзерләп куйган. Без дә төлкенең уенын уйнап алыйк әле.

Мин сезне 2 командага бүләм: 1нчесе - куян, 2нчесе – төлке командасы була. Мин сораулар бирәм, ә кайсы команда тиз һәм дөрес итеп минем сорауларга җавап бирә, шул командага бер очко һәм мин бер йолдызчык куям.

Сораулар:

- Квадратның ничә почмагы бар?

- 5 саны белән 7 саны уртасында ничә сан “яши”?

- Хәзер елның кайсы вакыты?

- Шимбә, якшәмбе нинди көннәр?

- Нинди ай?

- Яз айларын әйт?

- Квадратны урталай 2гә бүлсәң, нинди фигура килеп чыга?

- 3тән 1гә әзрәк санны әйт?

- Инсаф, синең уң ягыңда кем утыра?

- Бакчага без кайчан киләбез?

- 2дән 1гә зуррак сан нинди сан?

- 5тән әзрәк саннарны әйт.

- Йолдызлар кайчан һавада барлыкка килә?

- Ел фасылларын әйт.

(Викторинага анализ ясала, җиңгән команданы билгеләү)

Тәрбияче: Балалар, беләсезме, төлкенең бит бик зур хыялы бар икән. Ул минем колагыма пышылдап кына әйтте, аның бит космоска очасы килә икән.

- Ә кем белә, космоска машина белән баралармы, әллә поезд беләнме?

- Космоска очучы ничек атала?

- Косманавт нинди кием кия?

- Ә космос кайда ул?

- Ә һавада нәрсәләр бар? һ.б.

Тәрбиче: Әйдәгез, без төлкенең хыялын тормышка ашырырга ярдәм итик, аңа бүләккә ракета ясап бирик. Ул үзенә иң яхшысын сайлап алыр, ә калганнарын иптәшләрәенә бүләк итәр. Сезнең алдыгызда геометрик фигуралар, шулардан үзегезгә ошаган, төрле формада ракеталар ясарсыз.

(балалар мөстәкыйль рәвештә ракета ясап ябыштыра).

Тәрбияче: Бик матур, пөхтә итеп ясадыгыз, миңа барлык ракета да ошады, аерып алырлык та түгел, рәхмәт сезгә.

- Балалар, без бүген нинди яңалык белдек?

- Өйгә кайткач кемгә сөйлисез?

- Сезгә төлкедә кунакта булу ошадымы?

Тәрбияче: Шушының белән безнең шөгылебез тәмам, сез миңа бүген бик нык ошадыгыз. Рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы    Уртанч...

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....