Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»
методическая разработка (средняя группа) на тему

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесе

гомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы

 

 

 

 

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты

Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

 

 

Тәрбияче: Зиатдинова И.И.

 

Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Катнашалар: 25 бала һәм Белмәмеш.

Максат: Юлларда хәфәвсез йөрү күнекмәләрен, светофор билгеләрен үзләштерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга,юл йөрү кагыйдәләренә , проблемалы ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү; балалар- ның иҗади сәләтләрен үстерү, матур сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: Олы юл һәм тротуар күренеше, светофор, йорт макеты, зебра;  презентация белән слайдлар, балалар санынча кара һәм ак картоннар, кайчы, клей, клеенка, салфетка.

 

Тәрбияче::Исәнмесез, балалар! Бүген безгә бик күп кунаклар килде.Әйдәгез әле, алар белән исәнләшик.

Тәрбияче:Мин бүген эшкә килгәндә, юлда Белмәмешне очраттым.Ул олы юл аркылы йөгереп чыга иде. Шунда кинәт машина килеп чыгып, каты тавыш белән сигналга басты. Балалар, Белмәмеш куркып калды. Мин аны кызганып, үзебезнең балалар бакчасына алып килдем.Ул да безнең эшчәнлегебездә катнашсын әле.

Тәрбияче:Балалар, без сезнең белән бүген шәһәргә кунака барабыз.

Белмәмеш: Мин бармыйм.

Тәрбияче:Нигә бармыйсың?

Белмәмеш: Чөнки мин шәһәр урамнарында йөрергә куркам. Анда урамнар бик зур,машиналар да күп йөри.

Тәрбияче:Борчылма,без сиңа булышырбыз. Балалар, карагыз әле  (алда ике төрле юл ята-киң һәм тар юл), монда ике юл киткән, без кайсы юлдан барырбыз? Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Слайд. Машиналар (йөк һәм җиңел машиналар)

Тәрбияче:Нинди машиналар күрәсез?

   -Ә ниндиләре йөк машиналары дип атала?(Йөк ташый торганнары).

   -Җиңел машиналар кемнәрне йөртәләр? (Кешеләрне).

   - Машиналар кайдан йөриләр? (Юлдан)

Тәрбияче:Дөрес.Ә тар юлдан кемнәр йөри?(Кешеләр, балалар.)

Слайд. Тротурдан узучы кешеләр.

Тәрбияче::Кешеләр йөри торган юл нәрсә дип атала? (Тротуар.)

Тәрбияче:Әйдәгез,без сезнең белән тротуардан барыйк.

Бергәләп:

Тротуардан атлыйбыз(балалар бер  урында атлыйлар)

Кагыйдәне саклыйбыз  (бармак белән яныйлар)

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга, карыйбыз.

Белмәмеш:(светофорны күргәч) И-и-и,  матур да соң инде. Нәкъ чыршы утлары,күр инде.Әллә шушында гына рәхәтләнеп биисе.

Тәрбияче::Тукта әле, Белмәмеш! Бу бит чыршы агачы түгел. Әйдәгез әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Слайд. Светофор.

Авызы юк,борыны юк

Тик бар аның өч күзе

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе.

Я нәрсә ул, балалар?

Тәрбияче:Дөрес, балалар. Светофор- ул юл чатында, юл хәрәкәтен көйләп тора. Аның төсләре:

Кызыл төс: “Туктап тор!”- ди

Сары төс: “Сабыр ит!”-ди

Яшел төс: “Чыгып кит”-ди.

Т: Менә сезгә беренче кагыйдә. Игътибар белән тыңлагыз.

Юллар чатында светофор

Һәр кешене күзәтә

Юлны аркылы чыгарга

Юл  йөрергә өйрәтә.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, без сезнең белән бер уен уйнап алыйк.

Ул уен “Светофорның төсләре” дип атала.

Тәрбияче светофорның төсләрен (кызыл,сары,яшел төстәге шарлар я флажоклар) бер-бер артлы кабыза. Яшел төскә балалар бер урында йөргән булып таптанып торалар; сары төскә кулларын чәбәклиләр; кызыл төскә тын гына торалар.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, юлыбызны дәвам итик. Игътибар белән карагыз әле. Безнең каршыбызда нинди юл?

Слайд. Зебра.

(Балаларның җавабы.)

Тәрбияче: Юл аркылы чыгар өчен урамнардагы юлларда ак сызыклы юллар, зебралар ясалган. Менә монысы сезгә икенче кагыйдә.

Юлны чыкканда

Сулга таба карыйбыз

Уңга таба карыйбыз

Ак-кара тасмалар буйлап

Алга таба атлыйбыз.

Шул вакыт юл уртасына туп тоткан Белмәмеш килеп чыга(машина тавышы ишетелә).

Барысы бергә: Тукта! Тукта! Белмәмеш! Син үзеңне кайда икәнеңне беләсеңме?:

Белмәмеш: Мин бары сезнең белән туп уйнамакчы идем.

Тәрбияче::Менә сезнең өчен өченче кагыйдә.Урам аркылы чыкканда бары тик җәяүлеләр йөри торган урыннардан гына чыгарга кирәк.Машиналар күп йөри торган урыннардан чабып йөрмәскә, уйнамаска кирәк.

Слайд. Юлда уйнаучы бала.

Машиналар чаба юлда

Син уйнама,ялгышма!

Юлда йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма!

Тәрбияче::Әйдәгез, балалар, бакчага кире кайтыйк.(балалар   җәяүләп кайталар). Белмәмешкә бүләккә зебра ясап бирик.

Белмәмеш: Рәхмәт, балалар! Сезнең белән мин күп нәрсәләр өйрәндем. Киләчәктә юл йөрү кагыйдәләрен истән чыгармам. Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк.

 

 

 

 


 

 

                          

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Белмәмеш белән сәяхәт976.36 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесе

гомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты

Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

http://img-fotki.yandex.ru/get/5608/kur-valentina.11d/0_8d9ba_9d354135_XLТәрбияче: Зиатдинова И.И.

Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Катнашалар: 12 бала һәм Белмәмеш.

Максат: Юлларда хәфәвсез йөрү күнекмәләрен, светофор билгеләрен үзләштерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга,юл йөрү кагыйдәләренә , проблемалы ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү; балалар- ның иҗади сәләтләрен үстерү, матур сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: Олы юл һәм тротуар күренеше, светофор, йорт макеты, зебра;  презентация белән слайдлар, балалар санынча кара һәм ак картоннар, кайчы, клей, клеенка, салфетка.

Тәрбияче::Исәнмесез, балалар! Бүген безгә бик күп кунаклар килде.Әйдәгез әле, алар белән исәнләшик.

Тәрбияче:Мин бүген эшкә килгәндә, юлда Белмәмешне очраттым.Ул олы юл аркылы йөгереп чыга иде. Шунда кинәт машина килеп чыгып, каты тавыш белән сигналга басты. Балалар, Белмәмеш куркып калды. Мин аны кызганып, үзебезнең балалар бакчасына алып килдем.Ул да безнең эшчәнлегебездә катнашсын әле.

Тәрбияче:Балалар, без сезнең белән бүген шәһәргә кунака барабыз.

Белмәмеш: Мин бармыйм.

Тәрбияче:Нигә бармыйсың?

Белмәмеш: Чөнки мин шәһәр урамнарында йөрергә куркам. Анда урамнар бик зур,машиналар да күп йөри.

Тәрбияче:Борчылма,без сиңа булышырбыз. Балалар, карагыз әле  (алда ике төрле юл ята-киң һәм тар юл), монда ике юл киткән, без кайсы юлдан барырбыз? Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Слайд. Машиналар (йөк һәм җиңел машиналар)

Тәрбияче:Нинди машиналар күрәсез?

   -Ә ниндиләре йөк машиналары дип атала?(Йөк ташый торганнары).

   -Җиңел машиналар кемнәрне йөртәләр? (Кешеләрне).

   - Машиналар кайдан йөриләр? (Юлдан)

Тәрбияче:Дөрес.Ә тар юлдан кемнәр йөри?(Кешеләр, балалар.)

Слайд. Тротурдан узучы кешеләр.

Тәрбияче::Кешеләр йөри торган юл нәрсә дип атала? (Тротуар.)

Тәрбияче:Әйдәгез,без сезнең белән тротуардан барыйк.

Бергәләп:

Тротуардан атлыйбыз(балалар бер  урында атлыйлар)

Кагыйдәне саклыйбыз  (бармак белән яныйлар)

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга, карыйбыз.

Белмәмеш:(светофорны күргәч) И-и-и,  матур да соң инде. Нәкъ чыршы утлары,күр инде.Әллә шушында гына рәхәтләнеп биисе.

Тәрбияче::Тукта әле, Белмәмеш! Бу бит чыршы агачы түгел. Әйдәгез әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Слайд. Светофор.

Авызы юк,борыны юк

Тик бар аның өч күзе

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе.

Я нәрсә ул, балалар?

Тәрбияче:Дөрес, балалар. Светофор- ул юл чатында, юл хәрәкәтен көйләп тора. Аның төсләре:

Кызыл төс: “Туктап тор!”- ди

Сары төс: “Сабыр ит!”-ди

Яшел төс: “Чыгып кит”-ди.

Т: Менә сезгә беренче кагыйдә. Игътибар белән тыңлагыз.

Юллар чатында светофор

Һәр кешене күзәтә

Юлны аркылы чыгарга

Юл  йөрергә өйрәтә.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, без сезнең белән бер уен уйнап алыйк.

Ул уен “Светофорның төсләре” дип атала.

Тәрбияче светофорның төсләрен (кызыл,сары,яшел төстәге шарлар я флажоклар) бер-бер артлы кабыза. Яшел төскә балалар бер урында йөргән булып таптанып торалар; сары төскә кулларын чәбәклиләр; кызыл төскә тын гына торалар.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, юлыбызны дәвам итик. Игътибар белән карагыз әле. Безнең каршыбызда нинди юл?

Слайд. Зебра.

(Балаларның җавабы.)

Тәрбияче: Юл аркылы чыгар өчен урамнардагы юлларда ак сызыклы юллар, зебралар ясалган. Менә монысы сезгә икенче кагыйдә.

Юлны чыкканда

Сулга таба карыйбыз

Уңга таба карыйбыз

Ак-кара тасмалар буйлап

Алга таба атлыйбыз.

Шул вакыт юл уртасына туп тоткан Белмәмеш килеп чыга(машина тавышы ишетелә).

Барысы бергә: Тукта! Тукта! Белмәмеш! Син үзеңне кайда икәнеңне беләсеңме?:

Белмәмеш: Мин бары сезнең белән туп уйнамакчы идем.

Тәрбияче::Менә сезнең өчен өченче кагыйдә.Урам аркылы чыкканда бары тик җәяүлеләр йөри торган урыннардан гына чыгарга кирәк.Машиналар күп йөри торган урыннардан чабып йөрмәскә, уйнамаска кирәк.

Слайд. Юлда уйнаучы бала.

Машиналар чаба юлда

Син уйнама,ялгышма!

Юлда йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма!

Тәрбияче::Әйдәгез, балалар, бакчага кире кайтыйк.(балалар   җәяүләп кайталар). Белмәмешкә бүләккә зебра ясап бирик.

Белмәмеш: Рәхмәт, балалар! Сезнең белән мин күп нәрсәләр өйрәндем. Киләчәктә юл йөрү кагыйдәләрен истән чыгармам. Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк.


C:\Users\Ильгиза-Гульнира\Documents\Занятие Ильгиза\IMG_2766.JPG

                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

"Яз килә,яз!" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркемендә, сөйләм телен үстерү буенча , "Яз" темасына уку елы азагында үткәрелгән ачык шөгыль...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....

уртанчылар төркеме өчен "Тылсымлы су" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

уртанчылар төркемендә "Тылсымлы су" темасына шөгыль...

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....