Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Вафина Земфира Идрисовна

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл itog_zanyatie_2.docx22.19 КБ

Предварительный просмотр:

«96-нчы “Елмаю” балалар бакчасы –балаларны төрле яктан үстерү үзәге» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

         

               «РАСЛАДЫ»

               « ______» ______________20____г.

                                                                       ТЭ буенча бакча мөдире урынбасары:

                                                                    __________А.П. Кузнецова

                   

«Алсуга ярдәм итик »

Танып белү өлкәсе буенча йомгаклау шөгыле конспекты

13 нче номерлы уртанчылар төркеме

Төзеде тәрбияче :

 Вафина З.И.

Түбән Кама

Тема: “Алсуга ярдәм итәбез”

Үсеш чоры: Уртанчылар

Максат: куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, уйлау-фикерләү сәләтен булдыру, коллективта эшли белү, күзаллауларны киңәйтү, иҗади фикерләүне үстерү.

Программаның эчтәлеге:                                                                                      1. Куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту, фантизияләрен үстерү, тапкырлыкны һәм мөстәкыйльлекне арттыру.                                                         2. Сүзлек запасын баету, сүзләрне активлаштыру.                                                                                               3. Танып-белү сәләтен үстерү, игътибарлылыкны арттыру.                               5. Башкаларга карата  ярдәмләшү, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.                                                                                                                       6. Кул моторикасын ныгыту.                                                                                                                                

Балалар белән алдан эшләнгән эш: әңгәмә “куркынычсызлык кагыйдәләре”, дидактик уеннар уйнау,  картиналар карау.                                                                                        Педагогның алдан эшләнгән эше: конспект язу, материаллар, атрибутлар әзерләү.                                                                                                           Сүзлек өстендә эш: учак, агулы, адашу.                                                                                      Җиһазлар һәм материал: урындыклар, курчак, сюжетлы рәсем, пазл, гөмбәләр, кәрзин, агачлар, обруч, кызыл һәм  яшел төстәге киселгән түгәрәкләр.                                                                                                           Методик алым: уен ситуациясе, аңлату, сорау, шәхси эш, балаларны мактау, күмәк эш.                                                                                                       Шөгельнең структурасы:                                                                             Кереш өлеш – 1 минут                                                                                           Төп өлеш – 18 минут                                                                                           Йомгаклау – 1 минут

Белем бирү өлкәсе: Физик үсеш, социаль - шәхси үсеш, танып белү үсеше, сөйләм үсеше, эститик үсеш.

Балалар эшчәнлеге төрләре: уен, коммуникатив, танып белү.

Шөгельдә балаларны оештыру:                                                                          1. Бер-бер артлы төркемгә керәләр.                                                                           2. Төркемдә ирекле йориләр.                                                                                                          3. Өстәл артында эшлиләр.                                                                                            

Кулланылган әдәбият: 1. М.Ю. Васильева, В.В. Гербова, Т.С. Комарова редакциясендә “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”,  2. Ф. В. Хәзрәтова, З. Г. Шәрәфетдинова, И. Җ. Хәбибуллина. Туган телдә сөйләшәбез.  3. К.В. Закирова “Балачак аланы”.

Уен барышы:

(телефонда аудио язма яңгырый “ауу-аууу- ауу”)

Тәрбияче: - Балалар ишетәсезме, бу нинди тавыш?

Балалар: - кемдер адашкан.

Тәрбияче: - эйе, балалар, дөрестән дэ кемдер ярдәмгә чакыра бугай. Бу тавыш урман ягыннан килә. Әйдәгез ярдәм итәргә барабызмы?

Балалар: - Әйе.

Тәрбияче: - Ләкин урман ерак бит, безгә тизрәк бару өчен автобус белән барарыга кирәк, әнә тегендә автобус тукталышына йөгердек балалар. (балалар йөгерә башлый). Туктагыз әле, карагыз монда бит машина юлы. Машина юлында, юл аркылы йөгерергә ярыймы соң?

Амира: - Юк.

Тәрбияче: - Ә юл аркылы ничек чыгарга кирәк?

Дамир: - Җәяүлеләр чыгу урыныннан.

Тамчыгөл – Светофордан.

Тәрбияче: - Молодцы, бик дөрес эйтэсез, балалар. Ә светафорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярый?

Эмир: - Яшел

Тәрбияче: - Дамир, Эмир дөрес эйттеме?

Дамир: - Әйе.

Тәрбияче: - Нинди төскә чыгарга ярамый?

Дамир: - Кызыл.

Тәрбияче: - Бик дөрес, молодцы. Тик менә монда светофор эшләми, ватылган. Без нишлибез инде хәзер? Әйдәгез, балалар, юл аркылы чыгу өчен светофор уенын уйнап алабыз. Мин сезгә кызыл һәм яшел түгәрәкләр таратам, менә монда кызыл һәм яшел түгәрәкле обручлар. Яшел түгәрәкле балалар  яшел обручка, кызыл түгәрәкле балалар кызыл обручка керәләр. Кайсы обруч беренче тула, димәк светофорда шул төс яначак. (уен берничә тапкыр уйналырга мөмкин, яшел төс беренче булганчы)

Тәрбияче: - Менә хәзер юл аркылы чыгарга була инде. Тик без светофорда яшел төсне көткәнче, автобус китеп барды. Нишлибез инде хәзер?  Бердә борчылмагыз, әйдәгез үзебез автобус төзибез. Кем белә, ничек итеп автобус төзергә була?

Тимур: - Урындыклар белән.

Тәрбияче: - Менә буладырдыгыз, хәзер утырабыз да урманга китәбез. (музыка яңгырый). Балалар, менә урманга килеп тә җиттек. Карагыз  әле монда нинди чүпләр ята? (идәндә тузылган пазллар, балалар җыеп алалар) Бу бит чүп түгел икән, кемдер пазл уенын югалткан, әйдәгез аның белән уйнап алабызмы?

Балалар: - Әйе (пазл уен)

Тәрбияче: - Менә нинди матур рәсем килеп чыкты. Карыйк әле, нәрсәләр бар икән монда?

Балалар: - урман, учак

Дамир: - малайлар, кызлар.

Амира: - тиен, керпе

Костя: - агачлар

Тәрбияче: - Әйе дөрес, тик бу бер дә әйбәт күренеш түгел.(Тәрбияче картина буенча сөйли).

Урманда учак  ягарга ярыймы?

Дамир: - юк

Тәрбияче: - Ни өчен?

Роберт: - Пожар була, янгын чыга. Агачлар яна.

Амира: - Җәнлекләр яна.

Тәрбияче: - Бик дөрес. Урманда учак  ягарга, чүпләрне ташлап калдырырга ярамый.

- Менә бу балалар бер дә дөрес эшләмәгәннәр. Әгәр урманда кечкенә учак янганын күрсәгез ничек сүндерергә кирәк?

Роберт: - Су сибеп.

Тәрбияче: - Урманда су юк бит. Беләсезме балалар, урманда учакны туфрак сибеп сүндерәләр. Ә зур янгын булып, агачлар янса янгын сүндерүчеләрне ярдәмгә чакыралар. Әйдәгез юлыбызны дәвам итик инде. Нәни кызчыкны кайдан табыйк икән? Менә монда агач артында нидер бар. ( Агач артында курчак.) Менә балалар нәни кызчык куркып агач артына качкан. Димәк, ул адашкан. Балалар урманда адашмас өчен ни эшләргә кирәк?

Амира: - Урманга әни белән барырга кирәк.

Тәрбияче: - Әйе, урманга бер үзең генә барырга ярамый, зур кешеләр, эти-әниләр белән барарга кирәк. Алар белән барган очракта да, әти-әнидән аерылып китәргә, урман эченә ерак керергә ярамый. Шулай ук, урманга кергәндә кайдан кереп киткәнне хәтерләргә, истә калдырырга кирәк.

Ә урманга нәрсә өчен баралар?

Балалар: - Җиләк җыерга.

Роберт: - Гөмбә җыяр өчен.

Тимур: - Чәчәк җыярга.

Тәрбияче: - Дөрес әйтәсез. Менә бу нәни нигә килгән икән?

Назлыгөл:  -   Гөмбә җыярга килгән.  

Тәрбияче : - Менә күпме гөмбә җыйган. Балалар гөмбәнең бөтенесен дә ашарга ярыймы?

Дамир: - Юк. Агулы гөмбәне җыярга, ашарга ярамый.

Тәрбияче: - Дөрес әйтәсең, Дамир. Ә сез беләсезме, нинди гөмбәләр агулы, ә кайсыларын ашарга ярый?

Амира: - Мухамор агулы.

Тәрбияче: - Бик дөрес. Ә ашый торган гөмбәләрне кем әйтә?

Тамчыгөл: - Лисичка

Тимур: - Ак гөмбә.

Тәрбияче: - Ә сез, молодцы. Бу кызыбыз дөрес җыйганмы икән, гөмбәләрен карыйк әле. ( Уен “Гөмбә җыю.”)

Менә без кызчыкны эзләп таптык, аңа ярдәм иттек. Әйдәгез инде аны алып кайтабыз. Үзебезнең автобуска утыртабыз. (Музыка). Менә кайтып та җиттек. Ә хәзер әйдәгез куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча рәсем ясыйбызмы?

Балалар: - Әйе.

Тәрбияче:  - Әйдәгез, урманда учак ягарга ярамый дигән  темага рәсем ясыйбыз. (Ике төркемгә бүленәбез һәм куллар белән төшереп рәсем ясыйбыз. Бер төркем агачлар, икенче төркем учак рәсеме  ясый.) Менә булдырдыгыз. Молодцы. Нәрсәне аңлата инде бу рәсем? Кем белә?

Дамир: - Урманда учак ягарга ярамый.

Тәрбияче: - Бик дөрес, әйдәгез без аны кызыл тамга белән аркылы сызып куябыз. (тәрбияче үзе тыюлык билгесе ясап куя.) Балалар, бүгенге сәяхәтебез ошадымы сезгә?

Балалар: - Әйе.

Тәрбияче: - Сез нәрсәләр эшләдегез инде?        

Амира: - Гөмбә җыйдык.

Дамир: - Рәсем ясадык.

Эмир: - Автобуста бардык.

Тәрбияче: - Сез урманда учак ягасызмы инде?

Балалар: - Юк, ярамый.

Тәрбияче: - Гөмбәләрнең бөтенесен дә җыябызмы?

Тамчыгөл: - Юк, ашарга ярый торганны гына.

Амира: - Агулыны алырга ярамый, аны ашасаң агуланасың.

Тәрбияче: - Мин күрәм, сез бик күп файдалы белем тупладыгыз һәм исегездә калдыргансыз. Молодцы, балалар. Ә хәзер әйдәгез ял итәбез инде.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы    Уртанч...

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....

уртанчылар төркеме өчен "Тылсымлы су" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

уртанчылар төркемендә "Тылсымлы су" темасына шөгыль...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....

«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...