уртанчылар төркеме өчен "Тылсымлы су" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты
план-конспект занятия по окружающему миру
уртанчылар төркемендә "Тылсымлы су" темасына шөгыль
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 21.33 КБ |
Предварительный просмотр:
96-нчы “Елмаю” балалар бакчасы –балаларны төрле яктан үстерү үзәге» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе
«РАСЛАДЫ»
« ______» ______________20____г.
ТЭ буенча бакча мөдире урынбасары:
__________А.П. Кузнецова
«Тылсымлы су»
Танып белү өлкәсе буенча йомгаклау шөгыле конспекты
13 нче номерлы уртанчылар төркеме
Төзеде тәрбияче :
Вафина З.И.
Түбән Кама
Тема: “Тылсымлы су”
Үсеш чоры: Уртанчылар
Максат: Балаларны су үзенчәлекләре белән таныштыру, күзаллауларын киңәйтү. Суга карата сакчыл караш тәрбияләү. Тәҗрибә үткәрүгә карата кызыксыну уяту. Куркынычсызлык һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
Программаның эчтәлеге: 1. Әйләнә-тирәгә карата кызыксыну уяту.
2. Логик-фикерләү сәләтен үстерү.
3. Сөйләм телен үстерү.
4. Тәҗрибә үткәрү алымнарын өйрәтү.
5. Лабараториядә эшләү тәртибен аңлату.
6. Су турындагы белемнәрне тирәнәйтү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш: әңгәмә, дидактик уеннар, картиналар карау, күзәтүләр алып бару. Педагогның алдан эшләнгән эше: конспект язу, материаллар, атрибутлар әзерләү. Сүзлек өстендә эш: сулык, пычырак, төссез, пар, тамчы, тәҗрибә, лабаратория.
Җиһазлар һәм материал: тамчы рәсеме, су, стаканнар, трубочкалар, төсле кәгазьләр, буяулар, салфеткалар, көзге, чәйнек, аквариум, лимон.
Методик алым: аңлату, сорау, шәхси эш, балаларны мактау, күмәк эш, тәҗрибә ясау. Шөгельнең структурасы: Кереш өлеш – 1 минут Төп өлеш – 18 минут Йомгаклау – 1 минут
Белем бирү өлкәсе: социаль - шәхси үсеш, танып белү үсеше, сөйләм үсеше, эститик үсеш.
Балалар эшчәнлеге төрләре: танып белү, эксперименталь тикшерү, тәҗрибә.
Шөгельдә балаларны оештыру: 1. Бер-бер артлы төркемгә керәләр. 2. Төркемдә ирекле йориләр. 3. Өстәл артында эшлиләр.
Кулланылган әдәбият: 1. М.Ю. Васильева, В.В. Гербова, Т.С. Комарова редакциясендә “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”, 2. Ф. В. Хәзрәтова, З. Г. Шәрәфетдинова, И. Җ. Хәбибуллина. Туган телдә сөйләшәбез. 3. К.В. Закирова “Балачак аланы”.
Шөгыль барышы:
(Балалар төркемгә керәләр). Идәндә тамчы рәсеме ята. Аны кулларына алып, тәрбияченең табышмагын тыңлыйлар.
Исе юк, төсе юк
Аннан башка тормыш юк.
Тәрбияче: - Нәрсә икән ул, кем белә җавабын?
Балалар: - Су.
Тәрбияче: - Бик дөрес, молодцы. Бу нәрсә? (тәрбияче тамчыны күрсәтә) Тамчы нәрсәдән ясала?
Дамир: - Судан.
Полина: - Боздан.
Тәрбияче: - Әйе, дөрес әйтәсез. Әйдәгез әле, балалар, төркемдәге тамчыларны эзлибез. Сез ничек уйлыйсыз, төркемдә тамчылар бармы?
Балалар: - Юк.
Тәрбияче: - Хәзер тикшереп карыйбыз. Менә монда килегез. Менә монда тамчы рәсеме тора (гөлләр янына барала). Монда су ни өчен кирәк икән. Бу нәрсә?
Балалар: - Гөл.
Амира: - Чәчәк.
Тимур: - Чәчәккә сибәргә.
Тәрбияче: - Әйе, гөлләргә, үсемлекләргә су кирәк. Ни өчен гөлләргә су сибәбез?
Назлыгөл: - Су сипмәсәң, үләләр.
Тәрбияче: - Бик дөрес, Назлыгөл. Чәчәкләргә, үсемлекләргә үсәр өчен, су кирәк. Тагын бар микән? (кухняга киләләр)
Амира: - Менә монда тамчы бар.
Тәрбияче: - Ә монда нигә су кирәк?
Тимур: - Савыт юалар.
Тәрбияче: - Бик дөрес. Әйдәгез юлыбызны дәвам итәбез. Тагын кайдан таба алабыз су тамчысын? (юыну бүлмәсенә киләләр) Ә монда нишлибез су белән?
Амира: - Бит-кулларны юабыз.
Тәрбияче: - Әйе. Эйдәгез сәяхәтебезне дәвам итәбез. (аквариум янына киләләр.) Менә монда тагын бер су тамчысын күрәбез. Ә монда нәрсәләр бар?
Марсель: - Балыклар.
Дамир: - Аквариум.
Тәрбияче: - Балыклар кайда яши?
Эмир: - Суда.
Тәрбияче: - Әйе. Балыкларга йөзәр өчен бик күп су кирәк. Су булмаса, алар үләләр. Ә аларга нинди су кирәк? Чиста сумы әллә пычракмы?
Тамчыгөл: - Чиста су.
Тәрбияче: - Бик дөрес. Аларның суларын чистартып, алыштырып торарга кирәк. Әйтегез әле безгә, кешеләргә су кирәкме?
Эмир: - Кирәк.
Тәрбияче: - Аларга нәрсә өчен су кирәк?
Дамир: - Юынырга, киемнәр юарга.
Амира: - Савыт-саба юарга. Бакчага сибәргә.
Тамчыгөл: - Идән юарга, эчәргә.
Тәрбияче: - Молодцы, бик дөрес. Ә сез нинди су эчәсез: чистанымы, пычракнымы?
Дамир: - Чистаны.
Тәрбияче: - Ә сез беләсезме, балалар, без эчә торган су, зур елгалардан труба буйлап безнең өйләргә, бакчаларга килә. Шуның өчен сулыкларны пычратырга ярамый. Шулай ук пычрак суда балыклар да яши алмый. Һәрвакыт сулыкларны чистартып торырга кирәк. Һәм юынганнан соң, краннан су алганнан соң, һәрвакыт суны туктатырга кирәк. Аны бушка агызып торарга кирәк түгел. Суны сакларга кирәк. Су безнең яшәү чыганагы. Ул, кошларга, кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә яшәр өчен кирәк. Судан башка яшәү мөмкин түгел. Менә балалар төркем буйлап су тамчыларын эзли-эзли, без сезнең белән лабараториягә дә килеп җиткәнбез. Лабараториядә төрле-төрле тәҗрибәләр, экспериментлар үткәрәләр. Ә сез, лабараториядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме балалар? Менә мондагы рәсемнәрне карыйк әле. (Тәрбияче планшеттагы куркынычсызлык кагыйдәләре буенча рәсем күрсәтә. Балалар рәсем буеча җавап бирәләр.)
Дамир: - Кычкырырга ярамый.
Амира: - Йөгерергә ярамый.
Полина: - Тәрбиячене тыңларга кирәк.
Тимур: - сак булырга кирәк.
Тәрбияче: - молодцы, балалар, бик дөрес. Лабараториядә үзеңне тыныч тотарга, аккуратно итеп, сак кына эшләргә кирәк. Бары тик олылар әйтүе буенча гына эшләргә тырышырга кирәк. Ә хәзер, әйдәгез, су белән тәҗрибәләр ясап карыйбыз. Кем белә, суның формасы буламы?
Марсель: Юк.
Тәрбияче: Әйдәгез әле тикшереп карыйк.( Тәрбияче түгәрәк савыт күрсәтә.) Бу нинди формада?
Эмир: Түгәрәк.
Тәрбияче: Шунда су салабыз. (Балалар эшли.) Су нинди формада булды?
Амира: Түгәрәк.
Тәрбияче: Бик дөрес. Ә хәзер, менә бу савытка салып карыйк. Әйдә, Дамир, сал әле. Су нинди формада?
Дамир: квадрат.
Тәрбияче: Менә күрдегезме инде, балалар, нинди формага саласың, су шундый формада була. Ә хәзер, балалар, суның исен һәм тәмен тикшереп карыйбыз. (Тәрбияче балаларга берничә стаканга трубочкалар белән сок һәм су бирә. Балалар кайсы су, кайсы сок икәнен белергә тиешләр.) Бу стаканда нәрсә?
Эмир: Сок
Тәрбияче: Ә монда нәрсә бар?
Марсель: Су.
Тәрбияче: Дөрес. Ә сез кайдан һәм ничек белдегез?
Дамир: Сок баллы, тәмле.
Марсель: Суның тәме юк.
Тәрбияче: Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз инде? Суның тәме юк. Ә суга лимон салсак, аның тәме буламы?
Тамчыгөл: Әйе.
Тәрбияче: Нинди тәм була инде?
Дамир: Лимонлы су.
Тәрбияче: Әгәр варенье салсак нинди тәм була?
Амира: Баллы.
Тәрбияче: Молодцы, бик дөрес әйтәсез. Сез пар дигән төшенчәне беләсезме? Нәрсә ул пар?
Эмир: Су.
Тәрбияче: Әйе, пар, шулай ук, су тамчыларыннан тора. Әйдәгез тикшереп карыйк. Моның өчен безгә кайнар су һәм көзге кирәк булачак. (Тәрбияче кайнап торган су өстенә көзге куя, һәм көзгенең парланганын күзәтәләр.) Менә, балалар, көзге парланды. Ә хәзер көзге буйлап нәрсә ага?
Дамир: Су.
Тәрбияче: Бик дөрес, су тамчылары. Ә су катымы әллә сыекмы?
Амира: Сыек.
Тәрбияче: Дөрес әйтәсең, Амира. Әйдәгез тикшереп карыйбыз. Менә сезгә стакан белән су һәм буш стакан. Бер стаканнан икенчесенә бушатыгыз әле. Су нишли?
Тамчыгөл: Ага.
Тәрбияче: Бик дөре, су ага. Димәк, ул дөрестән дә сыек. Ә су каты буламы?
Эмир: Юк.
Дамир: Әйе, боз.
Тәрбияче: Бик дөрес, Дамир. Молодец. Әйдәгез тикшереп карыйк. (Тәрбияче балаларга боз кисәген тарата. Балалар аны кулларына тотып эретәләр.) Менә боз кулыгызда җылынды, Һәм нишли башлады?
Тамчыгөл: Эри.
Амира: Су чыга.
Тәрбияче: Әйе, боз эри һәм су тамчылары булып ага. Ә хәзер әйтегез инде, су нинди төстә?
Марсель: Ак.
Тимур: Зәңгәр.
Тәрбияче: Әйдәгез, нинди төстә икәнен тикшерәбез. Менә сулы стаканны һәм төсле кәгазьләрне алабыз. Хәзер кәгазьне суга тыгабыз. Стакан аша карыйк әле. Дамир, синең стаканнан нинди кәгазь күренә?
Дамир: Кызыл.
Тәрбияче: Ә син нинди кәгазь тыктың суга?
Дамир: Кызыл
Тәрбияче: Марсель, синең суда нинди төсле кәгазь?
Марсель: Зәңгәр.
Тәрбияче: Ә син нинди кәгазь тыктың суга?
Марсель: Зәңгәр.
Тәрбияче: Тамчыгөл, синең суда нинди төсле кәгазь?
Тамчыгөл: Сары.
Тәрбияче: Ә син нинди кәгазь тыктың суга?
Тамчыгөл: Сары.
Тәрбияче: Амира, синең суда нинди төсле кәгазь?
Амира: Яшел.
Тәрбияче: Ә син нинди кәгазь тыктың суга?
Амира: Яшел.
Тәрбияче: Эмир, синең суда нинди төсле кәгазь?
Эмир: Кара.
Тәрбияче: Ә син нинди кәгазь тыктың суга?
Эмир: Кара.
Тәрбияче: Тимур, синең суда нинди төсле кәгазь?
Тимур: Ак.
Тәрбияче: Ә син нинди кәгазь тыктың суга?
Тимур: Ак.
Тәрбияче: Менә, балалар, суга нинди төстәге кәгазь куйсак, шундыйны күрдек. Димәк, су нинди төстә була?
Балалар: Кызыл, зәңгәр, сары, кара, яшел.
Тәрбияче: Ни өчен шулай? Чөнки суның төсе юк. Ул нинди буяу, нинди төс салсаң, шул төскә буяла. Ә хәзер без сезнең белән суны буяп карыйбыз. Менә бу стаканнарга су салабыз һәм аларның һәрберсенә төсле буяулар салабыз. (Балалар һәрберсе үзе эшли.) Менә булдырдыгыз. Ә хәзер бер серле алым белән салфеткаларны буяп карыйбыз һәм шушы салфеткалар белән төсле суны бер стаканнан икенче стаканга күчерәбез. (Тәҗрибәне балалар тәрбияче белән бергә башкаралар.) Менә без сезнең белән нинди кызыклы тәҗрибәләр үткәрдек. Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Сез нәрсәләр белдегез? Су нәрсә өчен кирәк?
Дамир: Су турында.
Амира: Су сыек була.
Тимур: Суны буяп була.
Тамчыгөл: Суны пычратырга ярамый.
Эмир: Су балыкларга, безгә яшәр өчен кирәк.
Тимур: Су кошларга, кешегә, хайваннарга кирәк.
Тәрбияче: Менә молодцы. Сез бүген күп тәҗрибәләрне дөрес итеп башкардыгыз. Бик күп белем тупладыгыз. Ә хәзер ял итәбез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесегомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы Уртанч...
Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесегомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...
"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты
Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты
Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына шөгель конспекты....
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"
Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....
“Юлда йөрсәң уяу бул!” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты
конспект...

«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...
