«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Шамсутдинова Фильсина Рафилевна

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.

Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу, игътибарлы булуны, башкаларга ярдәм итү теләген тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Сүз байлыгын үстерү, табышмакларны чишә белү , предметларны төркемли белү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Кон вакытлары, ел фасыллары, көз айлары турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, коммуникация, матур әдәбият.

Җиһазлау: мультимедия, картоннан балыклар, массаж ковриклары, киселгән рәсемнәр (әкият).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл o_sebe.docx18.08 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

“64 нче санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы

«Докторга ярдәм итик»

темасына танып белү (Сөйләм үстерү) буенча уртанчылар төркемендә белем

бирү эшчәнлеге конспекты.

Төзеде:

12 нче төркем тәрбиячесе

Шамсутдинова Ф. Р.

                                                                Түбән Кама шәһәре

2022 ел

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.

Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу, игътибарлы булуны, башкаларга ярдәм итү теләген тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Сүз байлыгын үстерү, табышмакларны чишә белү , предметларны төркемли белү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Кон вакытлары, ел фасыллары, көз айлары турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, коммуникация, матур әдәбият.

Җиһазлау: мультимедия, картоннан балыклар, массаж ковриклары, киселгән рәсемнәр (әкият).

Эшчәнлек барышы.

  • Әссәләмугалейкүм, балалар.
  • Уагаләйкүм әссәләм.
  • Хәерле иртә.
  • Хәерле иртә.
  • Безгә бүген күп кунаклар килде, балалар. Кунаклар белән дә исәнләшик әле.
  • Әссәләмүгалейкум.
  • Балалар,  кәефләрегез ничек?
  • Яхшы.
  • Әйдәгез әле бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итәбез

Мин йөрим болында

Чәчәкләр күп монда.

Кыңгырау чәчәк,

Бер елмаеп көл әле,

Кочагыма кер әле. (бер-берсенә елмаялар).

(SMS тавышы килә .)

  • Балалар, минем компьютерга хәбәр килде бугай. Карыйк әле, кем язды икән. (Экранда Доктор Айболит чыга).
  • Балалар, исәнмесез. Миңа сезнең ярдәмегез кирәк. Миңа африкадан шалтыраттылар. Анда барлык җәнлекләр дә авырып киткәннәр. Мин инде шифалы суымны алып юлга чыгам дигәндә генә хәйләкәр төлке  минем шифалы суымны урлап, шкатулкага бикләде дә, ачкычларын тирән күлгә ыргытты. Сезгә шул күлгә барып балыклардан ачкычларны җыярга кирәк. Ләкин алар ачкычларны биремнәрне дөрес үтәсәгез генә бирәчәкләр. Әгәр биш ачкыч җыйсагыз, сез миңа шифалы суны алырга булышырсыз. Мин үзем дә сезгә булышыр иде, тик мине башка авыру җәнлекләр көтә.
  • Булышабызмы, балалар. Безгә юлга чыгарга кирәк. Юлга чыкканчы мин сезне үзем тикшереп карыйм әле. Д.А. булыша аласызмы икән?

Уен “Көн өлешләре”.

  • Спим ночью, а зарядку делаем …(утром)
  • Завтракаем мы утром, а обедаем… (днём)
  • Обедаем мы днём, а ужинаем …(вечером)
  • Ужинаем мы вечером, а спим…(ночью)
  • Назовите частей суток?(утро, день, вечер,ночь)
  • Сейчас какое время года?(осень)
  • Назовите осенние месяца?(сентябрь, октябрь, ноябрь).
  • Молодцы, балалар. Доктор Айболитка  без булыша алачакбыз. Юлга чыгарга вакыт.Әйдәгез балалар.Сукмактан барабыз (төймәле тасмадан), мостик аша чыгабыз (ребристая дорожка).
  • Карагыз, балалар, күл. Күлдә балыклар. Безгә балыкларны тотып, биремнәрен үтәп, балыкларны саннары буенча дөрес урнаштырырга кирәк. Балалар, әйдәгез әле башта күл буена утырып саф һава сулыйк.
  • (Мендәр алып түгәрәккә утыралар. Сулыш гимнастикасы).
  • Беренче балыкны тотабыз.

Уен “Бер сүз белән әйт”. (туп белән).

  • Алма,груша, слива, лимон (фрукты).
  • Кровать, урындык,шкаф (мебель)
  • Эт, песи, сыер,кәҗә (йорт хайваннары)
  • Курчак, машина, туп, пирамидка (игрушки)
  • Самолёт вертолёт,ракета (воздушный транспорт).
  • Булдырдыгыз, балалар.Беренче ачкычны алдык. Икеле саны төшкән балыкны тотабыз.

Уен “Нинди җәнлек”.(мольбертта)

  • Летом шубка серая, а зимою белая.Он быстро бегает. (куян).
  • Он маленький, колючий. (керпе).
  • Он большой.Зимой спит в берлоге.(аю)
  • Она рыжая и хитрая.У нее пушистый хвост.(лиса)
  • Он серый и страшный.Злой и голодный. (Волк)
  • Она быстрая, маленькая. Грызет шишки и орешки (тиен).
  • Балалар, болар нинди хайваннар? (кыргый).
  • Дөрес.Дөрес җавап өчен тагын бер ачкыч. (балыкны бер бала куя)
  • Өченче балык кая икән?
  • Бу балык безгә ял итеп алырга куша.

Зур күлдәге балыклар

Бик иртә уяндылар.

Бата-калка,бата калка

Битләрен дә юдылар.

Аннары зарядкага

Тезелешеп бастылар.

Уңга-сулга, уңга-сулга,

Алга-артка, алга-артка,

Утырдылар тордылар.

Сузылып киерелделәр,

Дәрескә тотындылар.

  • Булдырдыгыз балалар. Балыклар безгә тагын бер ачкычны бирделәр. Дүртенче балыкны табыйк әле балалар. Экранга карыйбыз. (слайдлар)
  • В какое время года все купаются и загарают?
  • В какое время года птички улитают на юг?
  • В какое время года расцветают подснежники?
  • В какое время года играют в снежки?
  • В какое время года с деревьев спадают листья?
  • Молодцы, балалар.Балыклар дүртенче ачкычны да бирделәр.
  • Бишенче балыкны тотабыз. Соңгы бирем.

Уен “Рәсемне җый”.(Әкиятләр).

  • Булдырдыгыз, балалар. Балыклар тагын бер ачкычны бирделәр безгә.Бездә ничә ачкыч булды инде.
  • Биш.
  • Докторга шалтыратырга кирәк.
  • Алло, доктор. Без барлык ачкычларны да җыеп бетердек. Сезгә ачкычларны почта аша җибәрербез. Килеп җиткәч хәбәр бирерсез.

(Хәбәр килә. Экранда Айболит).

  • Рәхмәт сезгә, балалар. Кая әле, кайсы ачкыч ачар икән шкатулканы. Менә монысы туры килде. (Суны ала). Сез моны гади су дип уйлыйсыздыр инде.Ю-ю-юк, бик шифалы су ул. Менә карагыз. (банканы чүпрәк белән каплап болгата, су яшел төскә керә). Менә күрдегезме? Рәхмәт , балалар. Мин тизрәк Африкага кузгалам. Мине көтәләр. Саубулыгыз.
  • Балалар, сез Докторга булыша алуыгызга шатмы? Сәяхәтебез ошадымы? Әйдәгез инде төркемебезгә кайтыйк.
  • Булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт сезгә. Тырышып эшләгәнегез өчен мин дә сезне витаминлы кэнфитләр белән сыйлыйм. Витаминлы кәнфитләр белән хәзер шифалы сөт эчәрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....