“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
план-конспект занятия по рисованию

Гаффарова Ильхамия Фазыловна

Максат

- Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.

- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.

- Фикерләү сәләтен арттыру.

- Сүзлек запасын арттыру.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon resem.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәренең Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең “Сөембикә” исемендәге 64 нче урологик балаларны карау һәм сәламәтләндерү бакчасы

“Яз килде”

темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

 

 

 

  

                                                                            Төзеде: 64 нче балалар

                                                                            бакчасының беренче

                                                                            категорияле тәрбиячесе

                                                                            Гаффарова И.Ф.

Түбән Кама

2919

Үткшрү вакы

22.03.2019

Тема

Яз җитте

Программа

Яшь үзенчәлеге

Уртанчылар төркеме

Юнәлеш

Белем бирү

Төп белем бирү өлкәсе

танып – белү, аралашу

Интеграцияләгән белем бирү өлкәсе

иҗтимагый - комуникатив үсеш, сәнгать-эстетик үсеш, физик үсеш.

Үткәрү формасы

әңгәмә, уен

Максат

- Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.

- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.

- Фикерләү сәләтен арттыру.

- Сүзлек запасын арттыру.

Тәрбия бурычы

- Чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү

Үстерелешле бурыч

бәйләнешле сөйләм, балаларның бер-берсен тыңлый белү, игътибарлыкларын үстерү.

Белем бирү бурычы

- Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә

Яз турындагы белемнәрне үстерү, йомарланган кәгазь битләре белән рәсем ясарга өйрәнү

Методлар (ысул)

Сораулар бирү, балаларның җаваплары, традицион булмаган техника алымнарын куллану (мамыклы таякчыклар,  йомарланган кәгазь бите белән эшләү), сюрприз момент, кул бармак чукларына гимнастик күнегүләр, җыр җырлау, эшләгән эшләргә анализ ясау.

Алымнар

сүзле уен, аз хәрәкәтле уен, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Күрсәтмә әсбаплар

Мнемотаблица, тамчы рәсемнәре, бал корты тавышы язмасы, бал корты уенчыгы

Балаларны оештыру

Шәхси эш

җөмлә төзегәндә тулы җөмләләр белән җавап бирүгә игътибар бирү 

Алдан эшләнгән эш

 яз турында әңгәмә, физминутка, тел шомарткыч, шигырь ятлау,

Әвәлге  эш

җыр өйрәнү.

Эш структурасы белем бирү эшчәнлеге баршы

1. Оештыру

Тәрбияче:

Хәерле иртә балалар! Әйдәгез барыбызга да  хәерле иртә телик әле:

Хәерле иртә, күзләрем!

Хәерле иртә, колакларым!

Хәерле иртә, кулларым!

Хәерле иртә, аякларым!

Хәерле иртә, кунаклар!.

2. Төп өлеш

Балалар, бүген иртә белән бакчага килгәндә ишек янындагы тартмага күзем төште. Ул тартмага – 11нче төркемгә - дип язып та куелган әле. Мин аны сез җыелып бетмичә ачмадым, менә хәзер барыгыз да җыелды, без аны ачып карарбыз.

Ачып карыйбызмы балалар?

Әйе, карыйк. (тәрбияче тартманы ача, тартмадан тамчылар ала)

Балалар, карагыз әле, монда тамчылар, Нигә тамчылар  салдылар икән тартмага? Кем әйтеп карар?

Чөнки урамда яз.

Дөрес, балалар бу тамчылар артына табышмак та язылган, игътибар белән тыңлагыз әле: (табышмакны укый.) бу табышмакка Кемнең сандалие ак (Сингапур методы) җавап бирсен.

- Ак сыер торып китә,

Кара сыер ятып кала.         (кыш үтеп, яз килү)

-Ак юрганымны алып куйдым,

Яшел юрганымны җәеп кудым.

        (яз килү)

- Борынсыз чыпчык боз тишә.

        (тамчы)

Тәрбияче: Яз айларын әйтеп китик әле.  (март, апрель, май).

Яз фасылында табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Бу турыда сөйләгәндә сезгә менә бу рәсем ярдәмгә килер

(мнемотаблица кулану)

- Кояш җылыта. Кар эри, Урамда гөрләвекләр ага, 
Җир кардан арына. Елгаларда бозлар ага, су ташый, Агачлар яшәрә, бөреләнә, яфрак яра. Үләннәр шытып чыга, урманнарда, болыннарда умырзаялар, тузганак чәчәк ата. Көннәр озая, җылына. Кошлар җылы яктан кайталар, оя ясыйлар, бала чыгаралар.

  Сиквейн

Яз

Җылы, яңгырлы.

Җылыта, ява, кайта.

Агачлар  яшел  яфраклар яра.

Җәй (Кояш)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.Әйдәгез әле, карга турында тел көрмәкләндергеч әйтеп китәбез. “Кара карга карый кырга”.

Балалар хәзер әйдәгез.  Тагын бер уен уйнап алабыз. Ул “Ярый-ярамый” дип атала. Әгәр сез мин әйткән сүз белән килешсәгез  кул чабабыз. Килешмәсәк аякларны тыпырдатабыз.

  • Кошларны куркытырга ярый
  • Кошлар тавышын тыңларга ярый
  • Агач ботакларын сындырырга ярый
  • Кош ояларын, кырмыска ояларын туздырырга ярый
  • Кошларны ашатырга ярый
  • Табигатьтә учак ягарга ярый
  • Үсемлекләрне сакларга, саксыз өзмәскә
  • Урманга баргач. Артыңнан чүп-чарны җыярга.

Шулвакыт бал корты безләгән тавыш ишетелә.  Балалар карагыз әле нәрсә килгән безгә кунака?

- Бал корты. Карагыз әле ул сезгә кунып нәрсәдер әйтергә тели бугай. Әйдәгез без дә бал кортлары кебек сөйләшеп карыйбыз. (без-з-з-з)

- Белдем, белдем, бал кортының нәр сә әйтергә теләгәнен. Мин уянып чыктым, ә кунып бал җыярга чәчәкләр дә юк әле дип әйтә ул безгә.

- Иң беренче нинди чәчәк күренә әле балалар?

- үги ана яфрагы чәчәге. Тузганак.

- Әйдәгез, балалар табигатьтә чәчәкләр күренгәнче без үзебез рәсем ясап бирик бал кортларына.

- Хәзер өстәл янына барабыз. Тик менә бәла” Каршыбыздагы кечкенә гөрләвекне сикереп чыгыйк әле.

(юлга салынган материалны атлап чыгалар.)

- Карагыз әле, әйбәтләп, өстәлдә нәрсә җитми сезгә рәсем ясарга?

- пумала.

- Ярар, балалар, без пумаладан башка гына рәсем ясарбыз. Моңа безгә кәгаз битләре ярдәмгә килер.. Без аларны йомарлыйбыз да, сары буяуга манып алып, тузганаклар ясарбыз. Без чәчәк ясаганчы Алсу апа безгә пумалаларны табып та куяр. Менә бит. Алсу апа пумалаларны тапты.

   Балалар рәсемебезгә кояш ясарга җитешмәбез инде, әйдәгез кояшны кунакка чакырабыз.

Балалар:

-Кояш, кояш чык,чык.

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Ә хәзер, тагын кәгазь битләрен  кояш янына куеп, бал кортыбызны чәчәкләргә утыртыйк.

Сулыш гимнастикасы.

Тәрбияче: Әйдәгез.чәчәкләрне иснәп карыйбыз.

Менә бит, безнең бал кортына нинди матур чәчәкле алан ясадык балалар.

Туктагыз әле балалар, кояш та бит безгә нидер алып килгән. (Бал корты очып китә, киткәндә бер конверт калдыра. Карагыз әле, бал корты безгә рәхмәт йөзеннән конверт калдырды.) Ә конвер эчендә сезгә бүләк итеп рәсемнәр калдырган

3. Йомгаклау. 

Хәзер тагын бер искә төшереп китик инде, без буген нинди ел фасылы турында сөйләштек әле? Нәрсәләр белдек? 

Тәрбияче:  Без бүген кайсы ел фасылы турында сөйләштек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә”Минем өем” проекты буенча йомгаклау шөгыль конспекты (4-5 яшьлек рус балалары өчен)

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....

Уртанчылар төркемендә “Көз” темасына шөгыль конспекты

Тема : “Көз”.Белем бирү өлкәләре: “Танып белү үсеше”, “Сөйләм үсеше”, “Нәфасәти- эстетик үсеш”.Максат: балаларның көзнең характерлы билгеләре  һәм ...

«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...