“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
план-конспект занятия по развитию речи

Гаффарова Ильхамия Фазыловна

Максат

- Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.

- Фикерләү сәләтен арттыру.

- Сүзлек запасын үстерү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_achyk_shogyl_2019.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәренең Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең “Сөембикә” исемендәге 64 нче урологик балаларны карау һәм сәламәтләндерү бакчасы

“Ноябрь – көзнең соңгы ае”

темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

 

 

 

  

                                                                            Төзеде: 64 нче балалар

                                                                            бакчасының беренче

                                                                            категорияле тәрбиячесе

                                                                            Гаффарова И.Ф.

Түбән Кама

2919

Үткшрү вакы

21.11.2019

Тема

Ноябрь – кышнң соңгы ае

Программа

Яшь үзенчәлеге

зурлар төркеме

Юнәлеш

Белем бирү

Төп белем бирү өлкәсе

танып – белү, аралашу

Интеграцияләгән белем бирү өлкәсе

иҗтимагый - комуникатив үсеш, сәнгать-эстетик үсеш, физик үсеш.

Үткәрү формасы

әңгәмә, уен

Максат

- Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.

- Фикерләү сәләтен арттыру.

- Сүзлек запасын үстерү.

Тәрбия бурычы

- Чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү

Үстерелешле бурыч

бәйләнешле сөйләм, балаларның бер-берсен тыңлый белү, игътибарлыкларын үстерү.

Белем бирү бурычы

- Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә

Көз турындагы белемнәрне үстерү, күмәкләп рәсем ясарга өйрәнү

Методлар (ысул)

Сораулар бирү, балаларның җаваплары, сюрприз момент, кул бармак чукларына гимнастик күнегүләр, җыр җырлау, эшләгән эшләргә анализ ясау.

Алымнар

сүзле уен, аз хәрәкәтле уен, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Күрсәтмә әсбаплар

Мнемотаблица, көз турында рәсемнәр

Балаларны оештыру

Шәхси эш

җөмлә төзегәндә тулы җөмләләр белән җавап бирүгә игътибар бирү 

Алдан эшләнгән эш

 көз турында әңгәмә, физминутка, тел шомарткыч, шигырь ятлау,

Әвәлге  эш

“Көзге уңыш” җыр өйрәнү.

Эш структурасы белем бирү эшчәнлеге баршы

1. Оештыру

Тәрбияче:

Хәерле иртә балалар! Әйдәгез барыбызга да  хәерле иртә телик әле:

Хәерле иртә, күзләрем!

Хәерле иртә, колакларым!

Хәерле иртә, кулларым!

Хәерле иртә, аякларым!

Хәерле иртә, кунаклар!.

2. Төп өлеш

Шөгылебезне башлаганчы мин сезгә берничә табышмак әйтәм, сез шуларга җавап таба алсагыз, безнең бүген нинди темага сөйләшәчәгебезне шуннан үзегез белерсез.

Кырлар буш кала,

яңгырлар ява,

җирләр дымлана,

бу кайчак була?

    Әйе, балалар, без бүген көз турында сөйләшербез. Шөгылебездә көз айларын һәм көзге үзгәрешләрне кабатларбыз.Моның өчен безгә менә бу рәсемнәр ярдәм итәр.

I, (Mнемотаблица ярдәмендә әңгәмә)

-  Сез миңа көз айларын әйтегез әле (сентябрь, октябрь, ноябрь)

  • Ә хәзер кайсы ай безнең календарьда?
  • Ноябрь.
  • Әйе, балалар, ноябрь көзнең соңгы ае.  Табигать кышка әзерләнә.

 Балалар, әйдәгез, сезнең белән һәр кайсыбыз көз турында җөмләләр әйтә һәм үз җөмләсенең ничә сүздән торганын әйтә. Мин тактага язып барам.

II, (Tактага җөмлә схемасы язу)

 Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә мин сезгә хәзер кечкенә хикәяләр укыйм. Ә сез аның кайсы ел фасылына караган икәнен әйтеп китәрсез. Килештекме?

- Түбәдән тамчы тама. Агачлар яфрак яра. Кошлар җылы яктан кайта.

- Көннәр кызу. Балалар җиңел күлмәкләрдән. Алар су коена.

- Мамык кебек кар ява. Балалар чана шуа.

- Агачларда яфраклар саргаеп коелды. Кошлар җылы якларга очып китте.  Салкын яңгырлар ява.

- Балалар, ә сез беләсезме яңгыр нәрсә ди ул?

Ул болай ди: (бер-береңә  массаж ясау)

Яңгыр тама түбәләргә  – бом, бом, бом! (җиләкләрне җиңелчә чәбәклиләр)
Түбәләргә  тама тамчы– тып-тып-тып! бармаклар белән суккалыйлар)

Өйдә генә утырыгыз – тук-тук-тук (йодрыклар белән суккалыйлар)

Беркая да сез чыкмагыз, – тып-тып-тып! (кул яннары белән ышкыйлар)
Шаярыгыз, уйнашыгыз – тук-тук-тук! (иңбашларын әвәлиләр)
Мин киткәч кенә чыгарсыз – (аркаларны сыпыралар)
      Балалар, мин монда бер картина ясыйм дигән идем. Тик рәсемнәрем буталып беткән. Әйдәгез, миңа булышыгыз әле. Менә бу зур кәгазьгә үзебез көз турында рәсем ясыйбыз. Сезнең алдыгызда әзер фрагментлар ята. Сез шуларның көз фасылына караганын гына кәгазьгә ябыштырыгыз.

III, (Балалар белән картина көзге  ябыштыру.)

- Минем рәсемнәр барыгызга да җитмәде. Ә кем такта янына чыгып аппликация ясый алмады, без алар белән китап ясыйбыз.

Менә сезнең алдыгызда әзер рәсемнәр ята. Сез шулар арасыннан көз фасылына кагылышлыларны гына миңа сайлап бирегез. Без аларны бергә теркәп, китап итәрбез. Кызыклырак булсын өчен, көз турында язылган шигырьләрне дә кыстырырбыз.

IV. (Балалар тәрбиячегә көз турында рәсемнәрне сайлап бирәләр)

- Карагыз әле, менә без нинди матур китап ясадык бергәләп.

       Ә хәзер бергәләп “җылы киенәбез” дигән уен уйнап алабыз.

Мин сезгә сүзләр әйтәм әгәр бу кием безгә урамга чыгарга кирәк булса кул чабабыз, кирәк булмаса аяк тыпырдатабыз.

Итәк, майка, пәлтә, шортик, күлмәк, бияләй, җылы итекләр, туфли, җылы чалбар, футболка, перчатка.

Җил сызгырган, буран уйнаган тавыш ишетелә.

- Балалар, әнә, тыңлагыз әле, буран дуылдый. Шулай итеп, көзне кыш куып килә. Чөнки без алда әйткәнчә, ноябрь көзнең соңгы ае. Хәзер инде кыш якынлаша. Әнә, кышның беренче билгесе  кар яуды. Без дә бүгенгә сезнең белән саубуллашыйк.

3. Йомгаклау. 

Хәзер тагын бер искә төшереп китик инде, без буген нинди ел фасылы турында сөйләштек әле? Нәрсәләр белдек? Тәрбияче:  Без бүген кайсы ел фасылы турында сөйләштек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...

“Серле су асты дөньясы” темасына танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.

Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү. Бурычлар: Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбия...

«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...