"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Магданурова Алсу Тагировна

 

Максат:

-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;

-         "җәмәгать транспорты", “шәһәр транспорты” төшенчәсен  һәм аның төрләре белән таныштыруны дәвам итү;

-         җәмәгать транспорты тукталу урыннарын күрсәтүче билгеләр белән таныштыру;

-         балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен камилләштерү;

-         балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, транспорт йөртүче һәм ЮХИДИ инспекторы эшенә ихтирам тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trans.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

  1. Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;
  2. "җәмәгать транспорты", “шәһәр транспорты” төшенчәсен  һәм аның төрләре белән таныштыруны дәвам итү;
  3. җәмәгать транспорты тукталу урыннарын күрсәтүче билгеләр белән таныштыру;
  4. балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен камилләштерү;
  5. балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, транспорт йөртүче һәм ЮХИДИ инспекторы эшенә ихтирам тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш:

Яңа- җәмәгать транспорты, юл билгесе.

Ныгыту- транспорт, автобус, троллейбус, трамвай, такси, метро

Алдан эшләнгән эшләр:

  1. шәһәр урамын күзәтү;
  2. төрле картиналар карау;
  3. сюжетлы , дидактик уеннар уйнау;
  4. матур әдәбият әсәрләре уку.

    Шөгыльгә материаллар

  1. төрле транспорт төрләренең рәсемнәре;
  2. автобус, трамвайның  аерым киселгән өлешләре;

     -    слайдлар;

     -    шәһәр транспорты төшерелгән ромашка чәчәге.

Эшчәнлек барышы:

(Эшчәнлек башланганчы балалар ярым түгәрәк ясап өстәл янына басалар).

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Мин, Алсу Тагировна, ЮХИДИ инспекторы. Сезнең янга ЮХИДИ дән килдем. Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсез микән, шуны тикшереп үтәсем килә. Сорауларымны игътибар белән тыңлап, дөрес җавап бирерсез дип уйлыйм.

Ә хәзер әйдәгез бер уен уйнап алабыз, карагыз әле, нинди матур чәчәк! Аның таҗлары гади генә түгел, серле таҗлар. Анда нинди сер яшеренгәнен белү өчен, миндәге табышмакларга сез җавапларын табырга тиеш. Игътибар белән тыңлагыз .

1 табышмак.

           Арбасы бар, арты юк,

           Тәртә-мазар заты юк.

           Тоткасына кулың тисә,

                  Атны да узып китә.

Балалар: Автобус.

Тәрбияче: Кылга асылына,

        Тимергә таяна,

        Утырып чаба

              Теләсә кая.

Балалар: Трамвай.

Тәрбияче: Каладагы үгезләрнең

        Пар сукмакта мөгезләре.

        Сукмактан чыкса мөгез,

              Шып туктар чапкан үгез.

Балалар: Троллейбус.

Тәрбияче: “На!”- дисәң, йөрми,

        “Т-р-р!”- дисәң туктамый.

         Печән салсаң, ашамый

                Койрыгын борсаң — чаба.

Балалар: Такси.

Тәрбияче: Җир астыннан йөри

           Кешеләр ташый?

                    Бу нәрсә?

Балалар: Метро.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Менә без сезнең белән чәчәкнең таҗларын ачып бетердек. Бу рәсемнәрдә нинди транспорт ясалган?

 Балалар: Автобус, трамвай, троллейбус, такси, метро. 

Шулай итеп без буген сезнең белән “Шәһәр транспорты” турында сөйләшербез.

Тәрбияче:Автобус, трамвай, троллейбус, такси, метро - бу транспорт төрләре бары тик шәһәрдә генә була, шуңа күрә аларны шәһәр транспорты яисә җәмагәть транспортлары дип атыйлар. Балалар, әйтегез әле? Безнең Әлмәт шәһәрендә нинди җәмагәть транспортлары бар?

Балалар. Автобус, троллейбус.

Тәрбияче: Бик дөрес. Балалар, әйтегез әле? Трамвай троллейбустан нәрсә бәлән аерыла? (Слайд 1)

Балалар: Трамвай рельстан йөри, троллейбус рельстан йөрми.

Тәрбияче: Бик яхшы. Ә инде троллейбус автобустан нәрсә белән аерыла?Аларны йөртер өчен нәрсә кирәк? (Слайд 2)

Балалар: алар икесе дә юлдан йөри, троллейбусны йөртер өчен электр тогы,ә автобусны йөртер өчен бензин кирәк.

Тәрбияче: Балалар, күз алдына  китерегез: сез трамвайда барган чакта электр тогы сүнә, трамвай, троллейбуслар, метро туктап кала. Безнең юлыбызны дәвам итәргә нинди транспорт булышыр?

Балалар: Автобус, такси.

Тәрбияче: Балалар, автобусны, таксины йөртер өчен безгә нәрсә кирәк?

Балалар: Бензин, йөртүче.

Тәрбияче: Ә без таксины ничек итеп чакырабыз?

Балалар: Телефоннан шалтыратабыз, адресны әйтәбез, үзеңә кирәк вакытта чакырабыз.

Тәрбияче: Игътибар белән карагыз әле, балалар, без бу  таксига утыра алабызмы, аның бөтен өлешләре дә  үз урынындамы? (Слайд 3)

Балалар: Без бу таксига утырмыйбыз, аның ишеге юк.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, андый таксидан төшеп калырга мөмкин. (Аннан соң тәгәрмәчсез машина рәсемнәре чыга.) (Слайд 4)

Тәрбияче: Тәгәрмәчсез дә машинада йөрүе бик куркыныч. Ә таксига белмәгән кешеләр белән һәм бер үзегез булганда утырырга ярыймы?

Балалар: Белмәгән, ят кешеләр белән утырып китәргә ярамый.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, ә хәзер сезнең белән уен уйнап китәрбез. Ул “Транспортны җый” дип атала. Мин сезгә 2 конверт бирәм, конверт эчендәге кисәкләрне җыеп нинди транспорт? Һәм кайсы төр транспортка кергәнең әйтергә тиешсез.

Уен  “Транспортны җый”

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Шәһәр транспортына утырып китү өчен без сезнең белән нинди урынга барып басырга тиешбез? (Слайд 4)

Балалар: Шәһәр транспортына утырып китү өчен без тукталышка барып басарга тиешбез

Тәрбияче: Ә без аның тукталыш икәнлеген белер  өчен нәрсәгә игътибар итәргә тиешбез? (Слайд 5)

Балалар: Тукталыш билгесенә.

Тәрбияче: Бик дөрес, тукталыш билгесенә. Ә сезнең бу билгене күргэнегез бармы? (балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Ә хәзер уен уйнап алабыз. Ул уен “Шаян таякчык “ дип атала. Мин санамыш әйткән арада жезл кемдә  “ак” сүзендә туктый, шул безгә шәһәр транспорты әйтергә тиеш була.

Уен “Шаян таякчык “

Тәрбияче: Балалар, сез үзегезнең транспорт төрләрен яхшы белүегезне күрсәттегез.  Сезнең белән эшләве бик күңелле булды, алга таба  юл йөрү турындагы белемнәрегезне күбәйтерсез дип уйлыйм. Әле мин сезне килеп тикшерермен дә.

Сезнең барыгызга да юлда хәвеф-хәтәрсез, бәла–казаларсыз йөрергә язсын!

Мин сезгә бу эшчәнлекнең истәлеге итеп бүләк тә алып килгән идем, рәхим итеп алыгыз. Ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты.

. Гади предметларны сурәтләгәндә тиешле сурәтләү чаралары  кулланып үз-үзеңә һәм мөмкинчелекләреңә ышаныч формалаштыру....

Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган кичә"Урамдагы вакыйга"

балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;юл йөрү  билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык,...

Зурлар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план

Зурлар  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план...

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....

“Серле су асты дөньясы” темасына танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.

Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү. Бурычлар: Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбия...