әйләнә-тирә дөньяны танып белү буенча зурлар төркемендә интегральләштерелгән шөгыль конспекты
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Амина Нурулловна Мингалимова

Тапкырлык, зирәклек.Интегральләшкән шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_konspekty_tapkyrlyk_zirklek.docx23.25 КБ

Предварительный просмотр:

Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы

Тапкырлык, зирәклек

(әйләнә-тирә дөньяны танып белү буенча зурлар төркемендә интегральләштерелгән шөгель конспекты)

Әзерләде: тәрбияче

                                                                                   Мингалимова Ә.Н.

2018

Максат: Балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, аларда тапкырлык, зирәклек, игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Халык әкиятләренә карата кызыксыну уяту, гомуми эш өчен берләшергә, бер-береңә ярдәмгә килергә өйрәтү.

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар: яхшы.

Тәрбияче: Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюыбызны башкаларга да бүләк итик эле.

Балалар:(бергә)

Кулларымны сузам сина

Дустым елмаеп – көлеп.

Кушылсыннар башкалар да

Безнең дуслыкны күреп.

Тәрбияче:Балалар,сез әкиятләр яратасызмы?

Балалар: Әйе

Тәрбияче:Әкиятләрне карарга яратасызмы, әллә тыңларгамы?

Балалар: Тыңларга да, карарга да яратабыз.

Тәрбияче: Әйтегез әле, сез нинди әкиятләр беләсез?

Балалар:Су анасы, Шүрәле, Три медведя, Красная шапочка, Өч кыз...

Тәрбияче: Бу нинди сандык, балалар? Анда нәрсә бар икән?Ачып карыйм  әле.Монда ниндидер хат бар.Тыңлагыз әле, балалар. Машадан диелгән.

                                                             Хат.

Балалар, минем сезгә сөйлисе зур хәсрәтем бар.Әтием белән әнием базарга киткәндә миңа кечкенә энемне карарга кушканнар иде.Мин энемне ишек алдында чирәмгә утырттым да, иптәш кызларым белән уйнарга чыгып киттем.Уен белән мавыгып, энем турында бөтенләй онытканмын.Ә кайтып керсәм, ишек алдында энем юк.Мин инде эзләргә киттем.Булышуыгызны сорап, сезгә хат салдым.

                                                                                                                                     Тәрбияче:Балалар, безгә таныш бит бу кыз.Ул кайсы әкияттән килгән соң?(”Казлар-аккошлар”).Ә исеме ничек? (Маша),Ә энесенең исеме ничек? (Ваня) Ул кая китте икән?

Балалар: Кыз-Маша, энесе- Ваня.Аны казлар-аккошлар алып киткәннәр бит.

Тәрбияче:Балалар, кызга энесен эзләргә булышабызмы?Юлга чыгарга сез әзерме?

Балалар:Әйе.

Күңелле көй яңгырый һәм балалар шул көйгә атлыйлар.

Тәрбияче: Балалар, безнең каршыбызда нәрсә ул?

Балалар: Мич

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, мичтән сорап карыйк, бәлки ул беләдер. Мич, мич, мичкәй син күрмәдеңме казлар – аккошлар кайсы якка очтылар?

Мич: Балалар, “минем теләгемне үтәсәгез әйтермен”.

Тәрбияче:Балалар, нишлибез?Үтибезме мичнең теләген?

Балалар: Әйе, үтибез.

Тәрбияче: Мич, әйт теләгеңне.

Мич: Балалар, заманалар үзгәрде.Бик күп өйләрдә инде мин юк.Миңа үземнең кирәксезлегемне тою бик авыр.Бер ипи пешереп, күңелемне җылытсагыз, мин бик рәхмәтле булыр идем.

Тәрбияче: Балалар, мичкә булышабызмы?

 Балалар:Булышабыз

Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп  без дә түгәрәк ипи пешерик.(тозлы камырдан әвәлиләр)

Мич: Рәхмәт сезгә, балалар. Тамагым туйды, күңелем җылынды.Ярдәмегез өчен мин сезгә юлны әйтәм.Әнә теге юл буйлап, туп-туры барыгыз.

Тәрбияче:Рәхмәт сиңа мичкәй!  ә без балалар белән юлны дәвам итик. (күңелле көй астында юлны дәвам итәләр)

Тәрбияче:  Балалар, карагыз әле безнең алда нәрсә ул?

 Балалар: Алмагач

Тәрбияче: Әйдәгез балалар, алмагачтан казлар аккошларның айсы якка китүләрен сорыйбыз. Алмагачкай, син күрмәдеңме казлар аккошларның  кайсы якка очканын?

Алмагач: Минем биремнәремне үтәсәгез, юлны күрсәтермен. Җирдә минем коелган алмаларым ята.Аларны бер кеше ашамый да, җыймый да,тапталып, череп кенә бетәләр.Алмаларымны җыеп бирегез әле, балалар.

 Тәрбияче: Үтибезме , балалар?  Балалар, җирдәге алмалар бик серле.Алар артына саннар язылган шул саннарны әйтеп кәрзингә салырга кирәк.

 Балалар алма җыялар.Һәр балага бер алма,артындагы санны татарча һәм русча әйтеп, кәрзингә сала.Санның күршеләрен дә әйтә.

Алмагач: Рәхмәт сезгә, балалар.Тирә-ягым чистарды, кәрзинемә  күпме алма җыелганын да белдем .Ярдәмегез өчен мин сезгә юлны әйтәм.Алар урман ягына таба очтылар.

Тәрбияче:Рәхмәт сиңа, алмагач!  Ә без балалар белән юлны дәвам итик.  

(Балалар тәрбияче белән елгага таба шигырь сөйләп һәм хәрәкәтләр ясап баралар)

Физкультминутка

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә идән, менә түшәм

Мин шулай зур үсәм.

Тәрбияче: Балалар, без кая килеп җиттек?

Балалар: Елгага

Тәрбияче: Менә  елга янына килеп тә җиттек. Әйдәгез, сорап карыйк әле, елга казлар-аккошларның кайсы якка таба очканын күрмәгәнме икән? Елга, елга, әйтче безгә, казлар-аккошлар кайсы якка очтылар?

Елга: Балалар, мин сездән ярдәм сорый. Карагыз әле, минем суымда бик  күп вак-вак матур балыклар йөзә. Ләкин минем суымны, тирә-ягымны чуп-чар басты.Әйдәгез әле,сез чүпләрне җыеп алыгыз әле , аннары мин  сезгә казлар-аккошларның кая таба очканын әйтермен.

Тәрбияче: Балалар, елгага булышабызмы, чүпләрне җыеп алабызмы?

Балалар: булышабыз.(балалар чиләкләргә чүп җыялар)

Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз. Хәзер балыкларга куркыныч түгел, чөнки  чүпләрне җыйдык.Елга чистарды.

Елга: Рәхмәт, сезгә балалар.Ә казлар-аккошлар урман ягына таба очтылар.Ашыгыгыз!

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа,елга! Балалар, бераз ял итеп алыйк әле.Аргансыздыр.

Туп белән уен : “Табигатьне ничек саклап калып була?”

-чүпләрне чүп савытына салырга;

- агач ботакларын сындырмаска;

-хайваннарны рәнҗетмәскә;

-күбәләкләрне тотмаска,

Тәрбияче: Дөрес әйтәсез, балалар.Без табигатьне шулай сакларга тиешбез.Бераз ял итеп алдык.Инде  юлны дәвам итик.Балалар, нинди тавышлар ишетелә?

Балалар: Кошлар сайрый, агачлар шаулый, чишмә чылтырый...(тавышлар тыңланыла)

Тәрбияче: Балалар, еракта нидер  күренә?(кул каш өстендә)

Балалар: урман эчендә убырлы карчыкның өе  күренә.

Тәрбияче: Убырлы карчык, син нишләп балалар урлап йөрисең? Бир безгә Машаның энесен.

Убырлы карчык: Балалар, мин әниемне тыңламадым.Балалар бакчасына йөрмәгәч, мин мәктәпкә укырга  алмадылар . Хәзер мин укый да, яза да белмим.Менә шушы  сорауларга җавапны Ваня әйтеп бирер дип уйлаган идем.Аны шуңа күрә урладым. Ләкин ул әле кечкенә икән.Шулай да  минем сорауларыма җавап бирмичә, малайны да  бирмим мин.Балалар, сез миңа  җавап табарга булышыгыз инде.

 -Уң кулыңда ничә бармак бар?

-Алмагачта чия үсәме?

-Дүшәмбе русча ничек  тәрҗемә ителә?

-Син йөри торган балалар бакчасының исеме ничек?

Убырлы карчык: Ай, рәхмәт яугырлары! Сез бик ярдәмчел,белемле балалар икәнсез.Шундый күңелле булып китте.Мин сезгә малайны кире бирәм.Ул да сезнең кебек акыллы, белемле булып үссен.

Тәрбияче: Яхшы Убырлы карчык, без сине гафу итәрбез. Син без уйлаганча ук усал түгелсең икән. Сау бул.

Тәрбияче: Балалар,без бик озын юл үттек.Армадыгызмы?

Балалар:Юк, армадык.

 Тәрбияче: Без  Машага ярдәм итә алдык.Сез шатмы ?

Балалар:Әйе!

Тәрбияче:Балалар, кәефләрегез ничек?Дәрес сезгә ошадымы?

Балалар:Ошады, бик әйбәт.

Тәрбияче: Миңа да сезнең белән бик ошады.Сез бик зирәк, акыллы балалар икән. Балалар, сезнең тапкырлыгыгыз , зирәклегегез, яхшы күңелле, ярдәмчел булуыгыз Машага энесен табарга ярдәм итте.Тапкырлык, зирәклек кыен хәлләрдән чыгу өчен иң зур ярдәмче ул!

Әйдәгез, бергәләп,Ваняны өенә озатып куйыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

"Семьеведение" программасы буенча "Нинди гаилә иң бәхетле?" темасына шөгыль конспекты.

quot;Мамонтенок әнисе мультфильмыннан аудиоязма тыңлап үтү, әңгәмә үткәрү. "Гаилә" рәсеме буенча эшләү, уен "Гаилә әгъзаларын төзе", "Минем гаиләм"фотосүрәте буенча хикә...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгель. Тема: « Кышкы урманга сәяхәт».

Интегрированное занятие в подготовительной группе на тему "Путешествие в зимний лес" на татарском языке...

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....

“Серле су асты дөньясы” темасына танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.

Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү. Бурычлар: Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбия...

Уртанчылар төркемендә “Көз” темасына шөгыль конспекты

Тема : “Көз”.Белем бирү өлкәләре: “Танып белү үсеше”, “Сөйләм үсеше”, “Нәфасәти- эстетик үсеш”.Максат: балаларның көзнең характерлы билгеләре  һәм ...