"Семьеведение" программасы буенча "Нинди гаилә иң бәхетле?" темасына шөгыль конспекты.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Хуснуллина Гульфира Гасимовна

"Мамонтенок әнисе мультфильмыннан аудиоязма тыңлап үтү, әңгәмә үткәрү. "Гаилә" рәсеме буенча эшләү, уен "Гаилә әгъзаларын төзе", "Минем гаиләм"фотосүрәте буенча хикәя төзү, мамонт уенчыгы белән ял итеп алу. Уен "Матур сүзләр", "Елмаю бүләк ит"- смайликлар ясау, нәтиҗә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә “Нинди гаилә иң бәхетле?“ темасына «Семьеведение» программасы буенча шөгыль конспекты.

Тема. “Нинди гаилә иң бәхетле?”.

Максат.  Бәхетле гаилә турында төшенчә биреп, үз гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату;  балаларда  аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, энем, дәү әни, дәү әти сүзләрен кулланышка кертеп сүзлек байлыгын арттыру; үз гаиләң турында сөйләргә, гаиләдәге кешеләр турында матур сүзләр кулланып әйтергә өйрәтү; .

 Алдан эшләнгән эш: балаларның үз гаиләләре белән төшкән фотосурәтләрен алып күргәзмә ясау.    

Җиһазлар:  Мамонт баласы уенчыгы,  “Мамонтенокның әнисе” мультфильмыннан аудиоязма, “Елмаю” җыры, балаларнын гаиләләре белән төшкән фотосурәтләре; гаилә әгъзалары сурәтләнгән рәсемнәр, туп, 3 ак кәгазь бите, 3 комплектта рәсемнәр (әби, бабай, әти, әни,апа, абый, песи, маэмай, кошлар, балыклар), мольберт, смайлик, төсле фломастерлар.

Сүзлек өстендә эш: оныккаем, оныкчыгым, энекәшем, апакаем, абыкаем, әбекәем.

Структурасы: 1. “Мамонтенокның әнисе” мультфильмнан аудиоязма тыңлау, әңгәмә.

2. “Гаилә” рәсеме буенча эшләү.

3. Уен “Гаилә әгъзаларын төзе”.

4. Фотосүрәт буенча сөйләү “Минем гаиләм”.

5. Мамонт уенчыгы белән ял итеп алу.

6. Уен”Матур сүзләр”.

7. “Елмаю бүләк ит”-смайликлар ясау.

8. Нәтиҗә.

  1. Оештыру моменты. “Мамонтенокның әнисе” мультфильмыннан аудиоязма яңгырый. Шул вакыт тәрбияче балалар янына килә һәм сорый.

Тәрбияче.  Исәнмесез, балалар! Сез ничек уйлыйсыз, бүген безгә кем кунакка килгән икән?

Балалар.  Мамонт баласы (мамонтенок). 

Тәрбияче мамонт баласы уенчыгын күрсәтә.

Тәрбияче. Бу аудиоязмадан нәрсә аңладыгыз? Мамонт баласы ни өчен сөенгән? 

Балалар. Ул әнисен тапкан.

 Тәрбияче. Дөрес, балалар. Ләкин ул гаиләнең нәрсә икәнен белми икән. Булышабызмы аңа?

Балалар. Әйе. Гаилә – ул, әти, әни, әби, бабай, апа, абый яки энекәш, сеңел. Алар бергә дус-тату яшиләр.

 Тәрбияче.  Әйдәгез Мамонтенокка гаиләдә кемнәр булуын күрсәтик.

 2.“Гаилә” рәсеме буенча эшләү.

Тәрбияче.  Менә бу рәсемдә кемнең кем булуын әйтеп чыгыйк әле.

(Балалар Мамонт баласына рәсемдәге гаиләдә кемнәр булуын әйтәләр) 

Дәү әти (бабай), дәү әни (әби), әти, әни, апа, абый, энекәш, сеңел, мин – бу гаилә була.

3.Уен.“Гаилә әгъзаларын төзе”.

Тәрбияче. Ә хәзер рәсемнәр ярдәмендә гаилә төзибез. Әйдә Данис, Камил, Карим, Алина үзегезнең гаиләгезне төзегез.  Гаиләдә кешеләр белән бергә йорт хайваннары да яши ала. ( әби, бабай, әти, әни, апа, абый, эт, песи, кошлар, балыклар). 

Тәрбияче. Гаилә кечкенә була ала. Мәсәлән: әти, әни һәм бер бала. Зур гаилә  – анда берничә бала була. Алар  – туганнар. Гаиләдә  зурлар һәм кечкенәләр бергә, бер – берсе турында кайгыртып,  дус – тату яшиләр.

  Мамонт баласы  уенчыгын кулларына алып, балалар  үз гаиләләре турында сөйлиләр.

 Бала. Безнең гаиләдә әти, әни, энем Кирам һәм мин . Безнең кечкенә этебез дә бар. Без бергә дус-тату яшибез.

4.Фотосурәт буенча сөйләү “Минем гаиләм”.

Тәрбияче: Сезнең гаиләдә  кемнәр яши?

Бала. Әти – әни, апа, абый, дәү әни һәм мин.

Тәрбияче. Аларның исемнәре ничек?

Бала. Әти, әни, апа, мин –без гаиләдә 4 кеше.

Бала. Ә безнең гаиләдә – дәү әни, дәү әти, әти, әни, абый һәм мин, без алты кеше.

Тәрбияче. Сез гаиләдә бергә нишләргә яратасыз? ( 2-3 хикәя тыңлау).

Ә хәзер бергәләп ял итеп алыйк. Мамонт баласының сезнең белән уйныйсы килә.

5. Ял минуты.

Мамонт килгән урманнан

Ерак диеп тормаган,

Ул филгә дә ошаган.

Озындыр аның борыны,

Колаклары да олы.

Уйный балалар белән:

Тәпиләрен селкетә,
Сикергәләп тә китә,

Койрыгын да боргалый,

Әйләнгәләп тә карый,

Сөенәләр балалар!

Бергәләп кул чабалар.

 Тәрбияче. Үз гаиләң, үз туганнарың турында кайгыртып яшәргә кирәк. Гаиләдә бер – берең белән ягымлы, матур сүзләр әйтеп сөйләшсәң, бигрәк тә әйбәт була.

6 . Уен “Матур сүзләр”.

Тәрбияче. Мин сезгә туп ыргытам һәм гаиләдәге бер кешене әйтәм. Сез ул кеше турында яратып, матур итеп әйтегез.

Тәрбияче. Әни.

Бала. Әнием, әнкәем.

Тәрбияче. Әти .

Бала. Әтием –әткәем.

Тәрбияче. Улым.

Бала. Улкаем.

Тәрбияче. Сеңел.

Бала. Сеңелкәем.

Тәрбияче. Апа.

Бала. Апакаем.

Тәрбияче. Әби . 

Бала. Әбекәем.

Тәрбияче. Бабай .

Бала.  Бабакаем.

Тәрбияче. Энем . 

Бала. Энекәем (энекәшем).

Тәрбияче. Абый .

Бала. Абыкаем, абыем .

Тәрбияче. Онык .

Бала. Оныккаем (оныкчыгым).

Тәрбияче. ( Мамонт баласына күрсәтеп) Менә син дә әниеңә яратып, әнкәем дип эндәшә аласың.

Тәрбияче.  Нинди рәхәт, өйдә әти әниегез, әби- бабаегыз, абый – апагыз, эне – сеңлегез булуы. Бу – гаилә дип атала. Гаиләдәге кешеләр бер берсен яратырга һәм бер – берсен кайгыртып яшәргә тиеш. Гаилә һәр кешегә дә кирәк. Гаилә зур да, кечкенә дә була ала. Иң мөһиме – гаиләдә дус һәм тату яшәргә, исән – сау булырга, бер – береңә булышырга кирәк. Шул вакытта гаилә- бәхетле гаилә була. Аларның йөзләре дә елмаеп кына тора.

  1. “Елмаю бүләк ит”.  Өстәл өстендә кешенең бит силуэты.

“Елмаю” җыры яңгырый.

 Балалар  силуэтка елмаю  ясыйлар һәм кемгә бүләк итүләрен әйтәләр.

Балалар.  Мин бу елмаюны әниемә бүләк итәм.( Һәр бала кемгә бүләк итүен әйтеп чыга)

Тәрбияче. Балалар, мамонт баласы гаилә турында белүенә сезгә рәхмәт әйтеп саубуллаша. Мин дә сезнең елмаеп, бәхетле гаиләдә яшәвегезне телим.  Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...