Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Галлямова Гульнара Мазитовна

 

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган ягыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_yaratkan_shhrem.docx19.25 КБ
Файл minem_yaratkan_shhrem_oblozhka.docx13.52 КБ

Предварительный просмотр:

Минем яраткан шәһәрем

Максат: Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү

Бурычлар: Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган ягыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Материал: Фото-выстовка: “Минем яраткан шәһәрем”,альбомнар, Әлмәт шәһәре  турында язма.

Алдан эшләнелгән эшләр: Альбомнар карау, шигырьләр өйрәнү, шәһәр турында әңгәмә, экскурсия.

Шөгыл барышы:

Тәрбияче: Балалар әйдәгез бергәләп түгәрәккә басыйк . Миңа кулларыгызны күрсәтегез әле. Әйдәгез  кулларны ышкыйк әле.

  1. Балалар, сез нәрсә тоясыз?
  2. Әйе, балалар бу җылы. Без үзебезнең җылы хисләребезне җылы куллар белән сезгә дә тәгъдим итәбез һәм әйтәбез
  3. Хәерле иртә, агачлар,
  4. Хәерле иртә, кошлар,

-        Хәерле иртә, дуслар,

-        Хәерле иртә, Гөлнара апа!

Тәрбияче: Балалар, миңа шундый рәхәт булды. Сез шундый акыллы, тыйнак, игътибарлы балалар икән. Сезнең белән сөйләшүе дә рәхәт.

(Слайд)

Тәрбияче:Балалар, игътибар б-н карагыз әле һәм миңа әйтегез. Бу рәсем сезгә нәрсә хәтерләтә?

Балалар:Шәһәрне.

Тәрбияче: - Димәк, без яши торган шәһәрнең исеме ничек?

Балалар:Әлмәт шәһәре!

  1. Җир шарында бик күп матур шәһәрләр, ләкин һәркем өчен дә үзенең туган шәһәреннән дә матурырык җир юк.
  2. Балалар, сезгә безнең шәһәрдә нәрсә ошый?

Рузилә: Миңа парк ошый.

Ралина: Ә миңа “Нефтче” сарае ошый

Ислам: Миңа Драма һәм комедия театры бинасы ошый

Әдилә: Ә миңа Панарама үзәге ошый.

Тәрбияче: Әйе, безнең шәһәрдә бик күп матур урамнар.Ул урамнарның барсында да исемнәре бар.

  1. Азат, әйт әле, син нинди урамда яшисең?

Азат: Мин Ленин урамында яшим.

Тәрбияче: Ә син Чулпан кайсы урамда яшисең?

Чулпан: Мин Гафиатуллина урамында яшим.

( Слайдлар карау)

  1. Балалар, сез көндә бу урамнарда йөрисез. Ә нинди биналар күреп була?

(Кибет, почта, даруханә, мәктәп, балалар бакчасы, шифаханә)

(Слайдлар)

  1. Безнең шәһәрдә бик күп матур биналар. Ә менә берсе аеруча матур. Анда зурлар да, балалар да яратып йөриләр

(Слайд ДК “Нефтче”)

  1. Бу Нефтьчеләр сарае. Сез анда барганыгыз бар инде. Анда төрле конөертлар, өирк була, артистлар спектаклҗ уйныйлар. Әйдәгез хәзер без дә сезнең б-н бәләкәй  артистларга әйләник һәм театр уйнап күрсәтик

Әкият: “Кем нәрсә ярата?”

  1. Балалар, әйтегез әле сезнең әти-әниләрегез кайларда эшлиләр?

Сөмбел: Минем әни гимназиядә эшли.

Ләйлә: Ә минем әнием хисапчы.

Алина: Минем әнием юрист булып эшли.

  1. Балалар, безнең шәһәр матур, чиста булсын өчен кем кайгырта икән?

Балалар: Олылар!

  1. Алар ничек кайгырталар?

(Агачлар, чәчәкләр утырталар, чүпләрне җыялар)

  1. Дөрес балалар, зурлар тырышалар, чөнки алар безнең шәһәребезне матур һәм чиста булуын телилә. Ә без ул матурлыкны, чисталыкны сакларга тиеш булабыз. Ә ничек сакларга соң?
  2. Әйе балалар, барлык кешеләрдә үзләре туган, яшәгән шәһәрне яраталар. Шагырьләр шигырьләр, композиторлар җырлар язалар.
  3. Менә сезгә Рузилә безнең туган шәһәре турында шигырь сөйләп китәр

Рузилә:                Ерак чорда Әлмөхәммәт, бәлки Әлмәт

Нигез корган изге җирләрдә.

Бүген Әлмәт, син абруйлы шәһәр

Даның яңгырый ерак илләрдә!

  1. Без үзебезнең Әлмәт шәһәре турында бик күп сөйләдек. Сез бик дөрес әйттегез, анда бик күп матур урамнар, өйләр, биналар, табигате матур. Безнең шәһәрдә бик күп эшчеләр эшли, шәһәребез матур, чиста булсын өчен.
  2. Әйдәгез үзебезне шәһәр урамында хис итеп, киң матар урамда йөреп килик.
  3. Иртән иртүк торабыз

Тәрәзәгә карыйбыз

Өйләрне без күрәбез

Шәһәр уянган, ул яши

Безне урамга дәшә!

  1. Балалар,хәзер мин сезгә үзегезнең өйләрегезне ясарга тәгъдим итәм

( Музыкага балалар рәсем ясый)

  1. Балалар, карагыз әле, күпме матур өйләр ясадык. Безнең нинди матур шәһәр барлыкка килде. Әйдәгез без аны: “Безнең киләчәк Әлмәт” дип атыйк.
  2. Балалар, сез бүген шундый тырыш, актив булдыгыз. Сезгә шөгылебез ошадымы?
  3. Ә сезгә нәрсә ошады?



Предварительный просмотр:

  Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет мәктәптәкәчә белем бирү учреждениясенең 34нче  “Чебурашка” балалар бакчасы

Минем яраткан

 шәһәрем.

( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Үткәрде: Галләмова

Гөлнара Мәҗит кызы

2013 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

“ ЮЙК ләрен беләсеңме?" уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

ТәрбиячеГарипова Ләйсән НаилевнаИванова Ландыш СагитовнаЭш урыны“83 – нче гомуми  үстерелешле балалар бакчасы” муниципаль узидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Тема&ld...

"Татар кызы" темасына уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

В нашей многонациональной стране  детей с малых лет надо приучать уважать  людей  других национальностей, принимать их культуру, традиции.  И конечно же  знакомство с другими ...