Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.”

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Б. Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге 3номерлы Саба  “Шоколад” балалар бакчасы” ның I категорияле тәрбиячесе Фарляхова Гөлнара Фуатовна

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.”

Максат: Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту, үз гаиләм белән горурлану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

Балаларны гаиләләре турында күзаллауларын киңәйтү.

Балаларның сүзлек запасын баету, фикерләвен, хәтерен үстерү ; уеннарда катнашу теләге уяту.

Балаларда эстетик зәвык тәрбияләү, туганлык, хөрмәт, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-аралашу, иҗади сәнгать, музыка,

Материал: зур өй , гаилә рәсеме төшкән фото, бала саен гаилә төшкән портрет шаблоннары, төсле кәгазьдән эшләнгән өй трафаретлары, гаилә агъзалары фотолары (бабай, әби, әти, әни , малай, кыз).

Эшчәнлек төре: уен, хәрәкәт, аралашу, сәнгать.

Эшчәнлек  барышы:

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек?(Ишек шакыйлар,малай керә(кече тәрбияче малай булып киенеп керә). Балалар, безгә бүген кунак килгән. Каршылыйк әле кунакны! Балалар, кунакны ничек каршылыйлар? Әйе, кунакларга: «Исәнмесез! Без сез килүгә бик шат. Рәхим итегез! Түрдән узыгыз!»- диләр. (Күмәк кабатлаулар).

– Балалар, курчак белән танышыйк әле. Синең исемең ничек?

Булат. . Минем исемем Булат.

Тәрбияче:  Бик яхшы! . Әйдәгез, сездә Булат белән танышыгыз әле. (Балаларга мөрәҗәгать итә, танышу)

Булат : Мин сезгә серле тартма алып килдем. Әйдәгез, бергәләп карыйк әле.( Балалар  белән бергә тартманы ачып, гаилә төшерелгән рәсем алалар).

Тәрбияче: Игътибар белән карагыз әле бу рәсемгә. Бу рәсемдә сез кемнәрне күрәсез? (Әти, әни, әби, бабай, кыз, малай). Балалар, әти, әни, әби, апа, сеңел, абый, эне - бик якын кешеләр. Алар сезнең туганнарыгыз. Туганнарыгызны яратыгыз! Әйдәгез, аларны яратуыбызны ягымлы сүзләр әйтеп белдерик. Әти сүзен ягымлы итеп әйтеп күрсәтегез әле. (Әтием). Шул рәвешле башкаларны да рәсемдә күрсәтеп, ягымлы итеп (бабам, бабакай; әбием, әбекәй; әнием, әнкәй; апам, сеңлем, абыем, энем) әйтеп чыгалар.

Тәрбияче. Бик яхшы! Сез Булатка бик ошадыгыз. Балалар, әйдәгез бармак уены уйнап алыйк әле.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак - әби,

Бу бармак - әти,

Бу бармак - әни,

Бу бармак – нәни бәби,

Аның исеме – чәнти!

Тәрбияче уенның сүзләрен әйтә, бармаклар белән уйнап күрсәтә. Балаларның уенда катнашуын хуплый. 

Тәрбияче: (өй торган почмакка карап). Балалар, карагыз, әле – бу нәрсә?

Б.: Бу – өй.

Тәрбияче:  Дөрес, без барыбыз да шундый матур өйләрдә яшибез.Ә, сезгә үзегезгә генә яшәве күңелле булыр идеме?

Б.: Юк, күңелле түгел- күңелсез, моңсу, булыр иде.

Тәрбияче: Без өйдә кемнәр белән яшибез соң?

Б.: Әти, әни, әби, бабай, апа, абый.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Әйдәгез әле, җырлы-биюле уен уйнап алыйк.

«Бу өй матур, бу өй зур»(җырлы-биюле уен)

Тәрбияче: Балалар, ә сез өйдә әти-әнигә ярдәм итәсезме соң? (Балалар җавабы). Ничек итеп ярдәм итәсез соң? Сөйләп бирегез әле. (Шигырьләр ). Булдырдыгыз, балалар

Тәрбияче: Бик яхшы балалар. Булатның тартмасында тагын нәрсә бар икән, карыйк әле.    (Балалар тартмадан туп табып алып киләләр.)Әйдәгез, туп белән «Өйдә кем нәрсә эшли?» уенын уйнап алабыз.

Уен: «Өйдә кем нәрсә эшли?»

 Түгәрәк ясап басалар, тәрбияче сораулар биреп тупны балаларга ата. Балаларның җавабы тыңлана.(Әтиең өйдә нишли? Әниең өйдә нишли? Әбиең өйдә нишли? Бабаен өйдә нишли?)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.  Балалар гаиләдә хәр кеше үз эшен башкара. Ә менә әти белән әнигә өйдә эш эшләр өчен нәрсәләр кирәк икән соң?

Хәрәкәтле уен: «Кемгә нәрсә тиеш?»

Обручта төрле әйберләр ята. Шундагы әйберләрне ике төркемгә бүлергә кирәк. Малайлар әти өчен кирәк булган әйберләрне , кызлар әниләр өчен  кирәк булган әйберләрне җыялар.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. .Балалар Булатның безгә тагын ниндидер йомышы бар икән? Нинди икән сорыйк әле?

Булат: Балалар, сез миңа гаилә альбомын да ясарга булышмассыз микән инде?

Тәрбияче: Булышабызмы,. балалар?

Б.: Әйе, булышабыз.

Тәрбияче:  Балалар, һәрберегезнең өстәлегездә өйләр рәсеме бар, сез бу өйдә кемнәр белән яшәр идегез?

Б.:. Әти, әни, әби, бабай….(Һәрбер бала үз өенә әти-әни фотосын ябыштырып куя.)

Тәрбияче:  Ни өчен ?

Б.: Чөнки мин аларны яратам, миңа алар белән рәхәт, тыныч, шатлыклы, без бик тату яшибез.

Тәрбияче:Булдырдыгыз. Ясаган альбомнарны Булатка бирик инде.

Булат: Рәхмәт, балалар. Миңа булышканыгыз өчен. Мин өемә кайтыйм инде. Сау булыгыз.

Балалар һәм тәрбияче: Сау булыгыз. Балалар , без бүген сезнең белән нишләдек инде? Кемгә ярдәм иттек? Сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты

Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша  табигатьнең матурлыгын кү...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "Әбиемнең истәлекләр саклаган сандыгы".

Балаларны татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, йолалары белән таныштыру,...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә....

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп - ябыштыру буенча шөгыль конспекты. Тема : Төлке баласына открытка

Максат: Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эштән позитив эмоцияләр уяту....