"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты
план-конспект занятия по математике (средняя группа) по теме

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ничәнче дигән сорауга дөрес җавап бирергә өйрәтү; кул чуклары белән капшап зур һәм кечкенә предметларны (ташларны борчактан) аерырга күнектерү; балаларга бер-берсенә юл куярга өйрәтү; күтәренке кәеф булдыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teremky_bezd_kunakta.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Теремкәй бездә кунакта

Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

Максат:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ничәнче дигән сорауга дөрес җавап бирергә өйрәтү; кул чуклары белән капшап зур һәм кечкенә предметларны (ташларны борчактан) аерырга күнектерү; балаларга бер-берсенә юл куярга өйрәтү; күтәренке кәеф булдыру.

Күрсәтмә мат-л:  “Теремкәй” әкияте буенча геройлар, теремкәй рәсеме; 3 кәрзин һәм сары, кызыл, яшел кәгазьдән киселгән алмалар, капчык белән ташлы борчак, кар бабай ясау өчен элементлар.

Тарату мат-лы:  һәр балага савыт белән геометрик фигуралар. Презентация.

Эшчәнлек барышы:   

Нәкъ басу уртасында

Бик матур өй тора.

Бик биек тә түгел,

Тәбәнәк тә түгел. Нәрсә ул? (теремкәй).

– Дөрес, балалар, бу теремкәй була. Әйдәгез әле, теремкәйне әйбәтләп карыйк әле. Аның нәрсәләре бар? (стенасы, тәрәзәсе, ишеге һ.б.)

- Балалар, стенасы нинди геометрик фигурага охшаган? Андый фигура сезнең савытларда бармы?

Дид/уен. “Шундый фигураны күрсәт”.

  • Әйдәгез әле, сез дә шушы фигуралардан теремкәй ясап куегыз. (балалар савытлардагы геом. фигуралардан теремкәй төзиләр).
  • Бик яхшы, рәхмәт, балалар.
  • Бервакыт теремкәйне күреп, аның янына кем килгән? Аның тавышы нинди иде? Ул нәрсә дип сораган?
  • Пи-пи-пи, теремкәйдә кем яши?
  • Аңа берәр җавап бирүче булганмы?
  • Юк, булмаган.
  • Тычкан теремкәй эченә керә дә, шунда яши башлаган.  Бераз вакыт үткәч, теремкәй янына кем килә? Ул нәрсә дип сораган?
  • Ба-ка-ка, теремкәйдә кем яши?
  • Пи-пи, бу мин, тычкан-Чиелдык. Ә син кем буласың?
  • Ә мин бака-Бакылдык булам. Мине дә керт әле?
  • Ә син нәрсә эшли беләсең?
  • Мин яхшы итеп саный беләм. Сине дә өйрәтәм. (Уң, сул кул, йодрык, 5 кә кадәр 1 цифрасы янына 1 куян, 2 янына ике эт һ.б ).
  • Алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар. Бервакыт теремкәй янына кем килә? Әйе, куян килә. Ул нәрсә дип сораган?
  • Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши?
  • Пи-пи-пи, мин тычкан-Чиелдык.
  • Ә мин бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?
  • Мин куян-Куркаккай булам. Мине дә кертегез әле.
  • Ә син нәрсә эшли беләсең?
  • Мин матур итеп уйный беләм. Әйдәгез, сезгә дә өйрәтәм(.физминутка)
  • “Күп куяннар куй” “Һәр куянга кишер бир” дид уен
  • Менә җәнлекләр теремкәйдә өчәү тора башлаган, ди. Тагын бервакыт теремкәй янына кем килгән әле? Әйе, төлке килгән. Ул нәрсә дип сораган?

–  Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши?

  • Пи-пи-пи, мин тычкан-Чиелдык.
  • Ә мин бака-Бакылдык.
  • Ә мин куян-Куркаккай. Ә син кем буласың?
  • Ә мин төлке-Хәйләбай булам. Мине дә кертегез әле.
  • Син нәрсә эшли беләсең?
  • Ә мин ботка пешерә беләм. (балаларга капчыгын күрсәтә).
  • Бу капчыкта нәрсә бар икән? (капшап карыйлар).
  • Төлке борчак боткасын бик ярата икән. Ләкин борчак бик чүпле, арасында ташлар бар. Әйдәгез әле, ташларны борчактан аерып алыйк әле.
  • Хәзер алар теремкәйдә дүртәүләп яши башлаганнар. Бервакыт теремкәйне күреп, тагын кемдер килгән. Кем икән ул? Әйе, бүре килгән. Ул нәрсә дип сораган?

–  Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши?

  • Пи-пи-пи, мин тычкан-Чиелдык.
  • Ә мин бака-Бакылдык.
  • Ә мин куян-Куркаккай.
  • Ә мин төлке-Хәйләбай. Ә син кем буласың?
  • Ә мин соры бүре булам. Мине дә кертегез әле.
  • Ә син нәрсә эшли беләсең?
  • Ә мин сезгә күчтәнәчкә күп итеп алмалар җыеп килдем.
  • Нинди тәртипле, юмарт бүре. Безгә дә күрсәт әле алмаларыңны. Алмалар барысы да бертөслеме? Нинди төсләрдә? (кызыл, яшел, сары). Әйдә әле, бүре дус, без алмаларны төсләре буенча аерып бирәбез. Аннары син алар белән теремкәйдәге дусларыңны сыйларсың.

Сары кәрзингә – сары  алмалар.

Кызыл кәрзингә – кызыл алмалар.

Яшел кәрзингә – яшел алмалар.

  • Бүрене дә теремкәйгә кертәләр. Хәзер алар бишәү, җырлый-җырлый, яши башлыйлар.
  • Көтмәгәндә теремкәй янына,  лап-лап атлап, кем килгән? Әйе, аю. Ул нинди тавыш белән, нәрсә дип сораган?
  • Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши?
  • Пи-пи-пи, мин тычкан-Чиелдык.
  • Ә мин бака-Бакылдык.
  • Ә мин куян-Куркаккай.
  • Ә мин төлке-Хәйләбай.
  • Ә мин соры бүре. Ә син кем буласың?
  • Ә мин аю булам. Мине дә кертегез әле.
  • Син нәрсә эшли беләсең?

Ә мин башваткычлар чишәргә яратам (бер берсе өстенә өчпочмак, квадрат, түгәрәк, турыпочмаклык куелган эзләп табу)

Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы.

Теремкәй бездә кунакта

( Икенче кечкенәләр төркемендә

математикадан эшчәнлек конспекты)

I категорияле тәрбияче

                                                                 Лотфуллина Л.Г.

Актаныш, 2013-май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

“Куянкайга ярдәм итик!” II кечкенәләр төркемендә математика шөгыле

Программа эчтәлеге: Балаларның сәләтләрен үстерү, математик терминнар: “тәбәнәк” – “биек”, “зур”, “кечкенә” – “озын” – “кыска” истә калдыру, предметларның төсләре буенча классификацияләр, геометрик фи...

“Йорт хайваннары” темасына уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча интеграль шөгыль.

Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен дидактик уеннар, җырлар, хәрәкәтләр аша ныгыту. Хайваннар, кошлар турындагы җырларның сүзләренә туры китереп, бармаклар белән күнегүләрне дөрес башкарул...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

Сөйләм телен үстерү буенча ачык – шөгыль конспекты. Тема: “Яшелчәләр”

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү "Яшелчәләр" темасы буенча шөгыль-конспект...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспекты Тема. "Һөнәрләр илендә"

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспектыТема. "Һөнәрләр илендә"Бурычлар:1.Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.2. Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.3...