“Куянкайга ярдәм итик!” II кечкенәләр төркемендә математика шөгыле
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

Ясавиева Лилия Маславиевна

Программа эчтәлеге: Балаларның сәләтләрен үстерү, математик терминнар: “тәбәнәк” – “биек”, “зур”, “кечкенә” – “озын” – “кыска” истә калдыру, предметларның төсләре буенча классификацияләр, геометрик фигураларны таный белергә өйрәтүне дәвам иту (конус, цилиндр). Балаларның 5 эчендә санау күнекмәләрен ныгыту. Әхлак тәрбиясе бирү: үзара дус, тату һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булырга өйрәтү.

Җиһазлау: ковролин такта, урман күренеше, кассета, уенчык куян.

Материал: геометрик фигуралар җыелмасы, төсле флажоклар, озын һәм кыска ленталар, кәгазьдән өйләр.

Сүзлек өстендә эш: ярдәм, булышлык, җәлләү, ярату, иркәләү.

Методик алымнар: әңгәмә, сораулар, уен, нәфис сүз, проблемалы ситуация, мактау, күрсәтмәлелек куллану.

Алдан эшләнгән эш: физкультминуткалар өйрәтү, таратма материаллар әзерләү, куянның рәсемен карау, аның турында әңгәмә кору.

Индивидуаль эш: пассив балалар белән алдан шөгыльгә әзерләнү, кызыксындыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Куянкайга ярдәм итик!”

II кечкенәләр төркемендә математика шөгыле

Радуга программасы буенча.

Программа эчтәлеге: Балаларның сәләтләрен үстерү, математик терминнар: “тәбәнәк” – “биек”, “зур”, “кечкенә” – “озын” – “кыска” истә калдыру, предметларның төсләре буенча классификацияләр, геометрик фигураларны таный белергә өйрәтүне дәвам иту (конус, цилиндр). Балаларның 5 эчендә санау күнекмәләрен ныгыту. Әхлак тәрбиясе бирү: үзара дус, тату һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булырга өйрәтү.

Җиһазлау: ковролин такта, урман күренеше, кассета, уенчык куян.

Материал: геометрик фигуралар җыелмасы, төсле флажоклар, озын һәм кыска ленталар, кәгазьдән өйләр.

Сүзлек өстендә эш: ярдәм, булышлык, җәлләү, ярату, иркәләү.

Методик алымнар: әңгәмә, сораулар, уен, нәфис сүз, проблемалы ситуация, мактау, күрсәтмәлелек куллану.

Алдан эшләнгән эш: физкультминуткалар өйрәтү, таратма материаллар әзерләү, куянның рәсемен карау, аның турында әңгәмә кору.

Индивидуаль эш: пассив балалар белән алдан шөгыльгә әзерләнү, кызыксындыру.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Кереш өлеш. 1 минут. Куянкай белән әңгәмә, поездга утырып юлга чыгу – җыр “Зәңгәр вагон”.
  2. Төп өлеш.
  • Куянкайның өен эзләү, суга басма – озын һәм кыска ленталар сузу – 2 минут.
  • Куянны бүре тотып ашамасын өчен кәгазь өйләргә туры килгән геометрик фигураларны табып кую – 3 минут.
  • Куянны алма, кишер белән сыйлау – 3 минут.
  • Уен “Ак куянкай утыра” – 1 минут.
  • Урманга юлныачар өчен цилиндр кубик, конустан замок ясау – 3 минут.
  • Уен “Минем кебек яса!” – 2 минут.
  • Куянны әнисе янына озату – 2 минут.
  1. Йомгаклау – 1 минут. Куянны урманда калдырып, җырлап төркемгә кайту.

Шөгыльне оештыру.

  1. Ирекле басып торалар.
  2. Ирекле басып торалар.
  3. Өстәл артында утыралар.
  4. Өстәл артында утыралар.
  5. Басып торалар.
  6. Ирекле паласта торалар.
  7. Ирекле паласта торалар.
  8. Ирекле басып торалар.

Барышы:

  1. Оештыру. Балалар, карагыз әле,кемдер елый түгелме? Куянкай, нәрсә булды синең белән? Урмандагы өен югалткан икән бит ул, аңа ярдәм итик балалар. Поездга утырып юлга чыгу – җыр “Зәңгәр вагон”.
  2. Төп өлеш.
  • Юлыбызда киң су ага, аның аша чыгар өчен басма салырга кирәк – озын, кыска төшенчәсен ныгыту, эшләү.
  • Юлыбызда усал бүре тора, куянкайны өйгә качырыйк. (Өйнең тәрәзәсе нинди формада шундый геометрик фигура сайлыйк)
  • Куянкайга 3 алма, 4 кишер санып алып ашату, аны сыйлау.
  • Бүре белән уйнап алыйк “Ак куянкай утыра”.
  • Балалар юлыбызда төрле геометрик фигуралар таралып ята. Бу нинди геометрик фигура – конус, өилиндр, кирпич, кубик – шулар ярдәмендә замок төзеп куябыз, берәр җәнлек анда кереп чыгар.
  • Уен уйнап алыйк – музыка яңгыраганда биибез, туктагач мин нинди хәрәкәт ясыйм сез дә нәкъ шулай эшләгез.
  • Менә балалар без куянкайга ярдәм иттек – ул менә монда яшәргә тиеш - әнисе белән очрашалар, балаларга рәхмәт әйтәләр, күчтәнәчкә урман чикләвекләре бирәләр.
  • Балалар, без бүген куянкайга ничек ярдәм иттек? Искә төшерү – үзара  дус, тату, ярдәмчел булыгыз! Поездга утырып төркемгә кайтабыз – (кызыл флажок – туктадык – яшел – барабыз – сары - әзерләнәбез – җәяүлеләр өчен булган юл кагыөдәләрен искә төшерү). Юлда өйрсәң – сак бул!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы            2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Кечкенәләр төркемендә Ачык шөгыль конспекты: «Г. Тукай иҗаты белән таныштыру»

Максат:– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.– Кечкен...