Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon berenche_kechkenlr_torkemend_yomgaklau_shogyle.doc26.5 КБ

Предварительный просмотр:

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү.

Җиһазлау: Куян, Аю, Тиен уенчыклары, кызыл һәм яшел кәрҗин, туплар, түгәрәк, шакмак, өчпочмак, дидактик уен  ”Фигураны туры китер”

Таратма материал: һәр балага такта, пластилин, салфетка.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле , бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшәбез.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар килегез әле монда, монда  нәрсәдер бар.  Бу нәрсә?

Балалар: Куян.

Тәрбияче:  Куян нигәдер бик боек, аның туплары чәчәлгән икән, аларны төсләре буенча аерып кәрҗиннәргә тутырырга кирәк.  Булышабызмы куянга?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче:Бу кәрҗин нинди төстә? (яшел) Ә бу кәрҗин нинди төстә? (кызыл)

Хәзер яшел кәҗзингә яшел тупларны, ә кызыл кәрҗингә кызыл тупларны җыябыз(тупларны җыю).

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Сез тупларны бик җитез җыйдыгыз, төсләрне дә яхшы беләсез икән. Әйдәгез куянга “Туп” турында  шигырь сөйләп күрсәтәбез.( хәрәкәтле  шигырь сөйләү)

Туп, туп, тубыбыз,

Син безнең матурыбыз.

Тишмәбез дә, югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

 Сез куянны бик сөендердегез, Рәхмәт сезгә. Кырыгыз әле балалар, бу куянның нәрсәсе? (колаклары) Ә бу... (куянның тән әгъзәләрен әйтү) Ә куян ничек сикерә?  Әйдәгез хәзер, куян кебек сикереп минем арттан барыгыз.

 Ял минуты (музыка астында куян кебек сикереп бару)

Тәрбияче: Балалар монда нәрсә утыра? (аю) Өстәл өстендә нәрсәләрдер бар.

Балалар, аю бу фигураларның исемнәрен оныткан, әйдәгез аюга булышыйк әле, фигураларның исемнәрен әйтик әле. Бу нәрсә?(түгәрәк) Ә бу нәрсә? (шакмак, өчпочмак...)

Дидактик уен “Фигураны, төсләрне туры китер”. Балалар , әйдәгез аюга шигырь сөйләп күрсәтәбез. (хәрәкәтле  шигырь сөйләү)

Аю өйри лап-лап,

Чирәмнәрне таптап.

Аю алай итмә син,

Безнең белән уйна син.

Тәрбияче: Ә хәзер бу өстәл янына киләбез. Өстәл янында безне нәрсәдер көтеп тора. Балалар, бу нәрсә? (тиен )

- Дөрес.  Ә тиен кайда яши? (урманда)

-Ул нәрсә ашый? (гөмбә, чикләвек)

-Дөрес балалар. Ә хәзер урындыкларга утырыгыз.(балалар өстәл артына утыралар, Һәр балага такта, пластилин, салфетка әзерләп куелган). Әйдәгез  балалар, без тиенгә чикләвек  ясыйбыз.Аны без пластилиннан әвәлибез. Балаларның мөстәкыйль эше: (зур кисәк пластилиннан кечкенә кисәкләр чеметеп алып түгәрәкләр әвәләү)

Тәрбияче: Бик яхшы эшләдегез балалар. Әйдәгез, әзер чикләвекләрне тәлинкәгә салыйк та тиенгә бирик. Балалар тиен дә сезгә күчтәнәч әзерләгән икән.  Әйдәгез тиенгә рәхмәт әйтик.

Балалар: Рәхмәт!

Тәрбияче: Балалар без бүген сезнең белән нәрсәләр эшләдек? (балалар җаваплары) Әйе, без куянга туплар җыйдык, аюга фигураларны таптык, тиенгә чикләвек әвәләдек... Балалар сез бүген бик тырыштыгыз, урман хайваннарына да булыштыгыз, миңа да бик ошадыгыз. Рәхмәт сезгә балалар!

Ә хәзер кунаклар белән саубуллашыйк.

Балалар: Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Программа эчтәлеге.Белем бирү:·        сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны...

Машина һәм самолет. Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шәгыле.

Бурычлар:1)    балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү; у сузык авазын ...

Кояшта кунакта Беренче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль

Кояшта кунактаБеренче кечкенәләр төркемендә рәсем  шөгыле...

Беренче кечкенәләр төркемендә интегрир йомгаклау шөгыль

Интегрированное занятие в первой младшей группе...

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә....