Кояшта кунакта Беренче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа)

Кояшта кунакта
Беренче кечкенәләр төркемендә рәсем  шөгыле
 

Скачать:


Предварительный просмотр:

49 нчы гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы " муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Кояшта кунакта

Беренче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль

Тәрбияче:

Галиуллина Рәзилә Ринат кызы

2020 ел, апрель

Бурычлар:

1. Сары, кызыл, зәңгәр һәм яшел төсләрне ныгыту, аларны атый белү, түгәрәк формасын истә калдыру;

2. Кояш образын төс ярдәмендә рәсемдә күрсәтә белү; зур һәм кечкенә, бер һәм күп, түгәрәк форманы тирә-яктагы предметлар белән чагыштыру;

3. Сөйләм телен, кече кул моторикасын үстерү; тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне кабул итү һәм кабалау сәләтен формалаштыру;

4. Балаларда чисталык, пөхтәлек, рәсем ясауга кызыксыну тудыру.

Җиһаз: мольберт, Кояш - персонажы, аудиоязма, сенсорик уен “Нурлы кояш”, прищепкалар, сары гуашь, кисточкалар, салфеткалар, сары түгәрәк төшкән альбом бите.

Сүзлек өстендә алдан эшләнгән эш: кояш, нурлар, сары.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: - Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, килгән кунаклар белән дә исәнләшик. Исәнмесез, хәерле иртә кунаклар!

Хәерле иртә, күзләрем!

Хәерле иртә, колакларым!

Хәерле иртә, кулларым!

Хәерле иртә, аякларым!

Хәерле иртә, кояш!

Хәерле иртә, дусларым!

Балалар: - Исәнмесез!

Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, еректа нинди матур аланлык! Кем яши икән шундый матур аланда? Беләсегез киләме, балалар? (Әйе). Әйдәгез, балалар, якынрак барыйк та, карыйк. Ә ничек барырга икән? Безнең алда дүрт сукмак ята, яшел, кызыл, зәңгәр һәм сары төстә. Кайсы сукмактан китсәк, алан янына барып чыгарбыз икән? (Балалар сайлый). Бик әйбәт, шушы сукмак белән барырбыз, балалар. (Сукмак буйлап баралар, аланга килеп чыгалар).

Тәрбияче: Зур һәм кечкенә, сары туплар. Карагыз әле монда сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә?

Балалар: Кояш.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, бу кояш. Кояш нинди төстә?

Балалар: Сары.

Тәрбияче: Ул нәрсәгә ошаган?

Балалар: Йомры икмәк, түгәрәк туп.

Тәрбияче: Димәк, кем яши икән монда?

Балалар: Кояш.

Тәрбияче: Әйдәгез, кояшны бергәләп чакырабыз.

Кояш, чык, чык!” эндәшен әйтү.

Кояш, чык, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

 Майлы ботка казанда,

 Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга.

 Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын!

Кояш: Исәнмесез, минем нәни дусларым! Мин кояш булам, сез миңа кунакка килгәнгә мин бик шат! Мин балалар белән уйнарга бик яратам. Әйдәгез әле бергәләп уйнап алабыз.

Сенсорик уен “Нурлы кояш».

Кояш: Карагыз әле, балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә?

Балалар: Колобок, түгәрәк, кояш һ.б.

Кояш: Дөрес, балалар, бу кояш. Безнең кояшка нәрсә җитми?

Балалар: Нурлары җитми.

Кояш: Карагыз әле, миндә ничә нур бар?

Балалар: Күп.

Кояш: Кояш ничек елмая? Менә шулай елмая.

Бергәләп кояшка нурлар куялар.

Кояш: Балалар сез җәй көне нәрсә белән уйнарга яратасыз?

Балалар: Ком.

Кояш: Әйдәгез, без сезнең белән кояшны бармаклар белән комда да ясап карыйбыз.

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, кояшкай, кызыклы уеның өчен! Ә хәзер, балалар, әйдәгез бергәләп кояш рәсемен альбом битендә ясыйк. Өстәл янына килегез. Сезнең алда сары түгәрәк ясалган ак бит. Кояш рәсеме барлыкка килсен өчен безгә сары түгәрәккә нурлар ясарга кирәк. Кояшның нурлары төрле якка яктырталар: өскә, аска, як-якка. Әйдәгез куллар белән күрсәтәбез. (Куллар белән өсне, асны, як-якны күрсәтәләр).

Карагыз, мин ничек ясыйм. Кулымны сары төскә манам һәм аны сары түгәрәкнең кырыена уч төбен каратып басып куям.

Әйдәгез үзебез ясаган кояшны кояшка бүләк итик.

(Кояш балаларның эшләрен күреп сөенә, балаларны мактый, рәхмәт әйтә).

Кояш: Рәхмәт сезгә, балалар, булдыргансыз. Ә мин сезне шуның өчен биергә чакырам.

Музыкаль уен: “Кояшкай”

Кояш көлә, кояш көлә,

Ул югары күтәрелә. (куллар белән кояш чыгуын күрсәтәбез)

Кояш көлә, без биибез,

Бик күңелле яшибез. (пружинкалар ясыйбыз).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Программа эчтәлеге.Белем бирү:·        сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны...

Кечкенәләр төркемендә Ачык шөгыль конспекты: «Г. Тукай иҗаты белән таныштыру»

Максат:– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.– Кечкен...