1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Мухаметзянова Резеда Салимзяновна

                 1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.    

                                “Уенчыклар илендә”.

 

Максат: Балаларда игътибарлылык, ярдәмчелек тәрбияләү;

               Геометрик фигураларны таный һәм әйтә балүләрен;

               предметларны төсләре буенча аеруны;

               пирамиданы боҗраларның зурлыгына карап җыя белү

               күнекмәләрен ныгыту.

               Җәнлекләрне тану, исемнәрен әйтү, хәрәкәтләрен

                күрсәтә белү

                күнекмәләрен үстерү.

Җиһаз:Уенчыклар: аю, куян, песи.

              Геометрик фигуралар: шакмак, кирпич, түгәрәк, өчпочмак.

              Төсле тартмалар һәм мозайкалар ( зәңгәр, яшел, сары, кызыл).

             Пирамида.

Дәрес барышы.

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунаклар килде, әйдәгез алар белән              исәнләшик!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: А хәзер кунаклар белән танышыйк, исемнәребезне әйтик.

Синең исемең ничек?

(балалар үз исемнәрен әйтеп чыгалар).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә тагын кунакка нәрсә килгән,

нәрсә бу? (өстәлдә аю уенчыгы һәм геометрик формалар шакмак,

түгәрәк, кирпич) тора.

Балалар: Аю.

Тәрбияче: Балалар, беләсезме, аюның геометрик формалар белән уйныйсы килә, ә аларның исемнәрен белми. Әйдәгез аңа булышабыз, формаларның исемнәрен әйтәбез һәм урыннарына куябыз. Бу нинди форма? Аның урыны кайда? (балалар формаларның исемнәрен әйтәләр һәм урыннарына куялар).

             image

Балалар: Шакмак, түгәрәк, кирпич, очпочмак.

Тәрбияче: Балалар, дөрес, ә хәзер юлыбызны дәвам итик, аюны да алыйк, һәм аю кебек барыйк,ул ничек йөри? (аю кебек икенче өстәл янына барабыз).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, монда да кунак бар икән, нәрсә бу?

Балалар: Куян.

                                                                                                                             26

Тәрбияче: Балалар, дөрес бу куян. Куянга да сезнең ярдәмегез кирәк, ул бу                                                                                                                              

төсле мозайкаларны тараткан, ә кире бу төсле кечкенә тартмаларга җыя алмый, чөнки ул төсләрне белми. Әйдәгез әле куянга төсләрне өйрәтик. Бу тартма нинди төстә? (балалар тартмаларның төсләрен әйтеп чыгалар).

Балалар: Сары, кызыл, яшел, зәңгәр.

Тәрбияче: Менә куянкай төсләрне белдеңме инде хәзер?

Тәрбияче: Сары тартмага нинди төстә мозайкаларны җыябыз.

Балалар: Сары.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле куянга булышыйк,мозайканы җыейк,игтибарлы булыгыз, дөрес салыгыз.       

(балалар мозайканың төсен чагыштырып тартмаларга җыялар).

              image     

 

Тәрбияче:  Дөрес аердыгыз, булдырдыгыз! Әйдәгез балалар куянны үзебез белән алыйк, юлны дәвам итик. Куян ничек сикерә, без дә куяннар булыйк, сикереп барыйк.

( өченче өстәл янына сикереп киләләр).

Балалар ә монда нәрсә утыра? Нәрсә бу?

Балалар: Песи.

Тәрбияче:Дөрес балалар, әйтегез әле ул нинди?

Балалар: Матур, йомшак, мияу-мияу дип кычкыра!

Тәрбияче: Балалар, песи пирамиданы дорес җыймаган, әйдәгез аңа булышабыз.

Безгә башта нинди боҗра кирәк, иң зурысы, шулай бит. Ә хәзер калган боңраларның тагын зурысын сайлап алыйк.(пирамиданы җыябыз).

Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз, пирамиданы җыйдыгыз. Әйдәгез песи белән бергә урындыкларга барып утырабыз.

Балалар сез бүген бик тырыштыгыз, аюга фигураларны өйрәттегез, куянга мозайканы ңыярга булыштыгыз, песи белән пирамида җыйдыгыз. Ярдәмегез өчен алар сезгә бик зур рәхмәт әйтәләр һәм тәмле күчтәнәч белән сыйлыйлар. (балалар күчтәнәчләр ашыйлар).

Балалар: Рәхмәт!

                                                                                                             

                                                                                                           

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль

Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек  конспекты.Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар....

Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...

Кечкенәләр төркемендә Ачык шөгыль конспекты: «Г. Тукай иҗаты белән таныштыру»

Максат:– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.– Кечкен...

Кояшта кунакта Беренче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль

Кояшта кунактаБеренче кечкенәләр төркемендә рәсем  шөгыле...