Тема: «Кыш. Ап-ак кар ява» (йомгаклау) (иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль)
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Рахимова Венера Марсовна

 Иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_yasle.docx19.21 КБ

Предварительный просмотр:

                   Тема: «Кыш. Ап-ак кар ява» (йомгаклау)

             (иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль)

   Бурычлар:

1)балаларны кар һәм аның үзлекләре (ак төстә, йомшак, салкын) белән таныштыру; тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү; кышкы табигатькә соклану хисе, бергәләп уйнау теләге тәрбияләү;

2)рәсемне карарга, рәсемдә ясалган предметларны танырга, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү; предметларны, төсне белдерә торган сүзләр ярдәмендә сүзлекне активлаштыру; балаларның кышкы киемнәр турындагы белемнәренә төгәллек кертү.

    Җиһазлар: ноутбук, аудио-язма”Җил тавышы”; уенчык ак куян, савыт белән кар, “Ләйлә суыктан курыкмый” рәсеме.

Эшчәнлек барышы:

Т: Карагыз әле, балалар,безгә кунакка апалар килгән. Алар сезнең нинди матур, акыллы икәнлегезне, ничек уйнаганыгызны,күңел ачканыгызны карарга килгәннәр. Әйдәгез әле алар белән  исәнләшик.

Б: Исәнмесез.Хәерле иртә.

Т: Балалар,әйдәгез көнебез уңышлы, кәефебез яхшы булсын өчен күңел ачып алабыз:

                                                   Чәп-чәп, чәбәкәй

Кулларыбыз бәләкәй.

Ә хәзер тизрәк,тизрәк

Чәбәклик күңеллерәк.

Т: Безнең күңел ачканны ишетеп безгә кунакка куян килгән. Аның колагы нинди?(озын) Койрыгы нинди?(кыска) Ул нинди төстә?

Б: Ак төстә (бердәм һәм аерым җаваплар)

Т: Әйе, балалар,кыш җиткәч куян ак тунын кия. Ә кыш көне нәрсә ява?

Б: Кар ява.

                                       Савыттагы карны күзәтү

Т: Кар ул нинди?

Б: Ак төстә,йомшак,салкын (бердәм һәм аерым җаваплар)

Т: Әйе, балалар,кар ул ап-ак төстә, йомшак һәм салкын.Ул бөтен җирне каплый.

                                                Шигырь сөйләү.

Т: Ә кардан нәрсә әвәләп була?(Туп) Әйе, аннан туп әвәләп була(савыттагы кардан туплар әвәләү)

Т: Туп нинди ул? (Түгәрәк)

Т: Кар ул кечкенә кар бөртекләреннән тора.Җил чыккач кар бөртекләре шаяра башлыйлар да, урамда буран була (аудио-язма аша буран тавышын тыңлау).Әйдәгез бездә сезнең белән кар бөртекләре булабыз.

                                 Уен: “Җил һәм Кар бөртекләре”

Т:  Ә менә Ләйлә суыктан курыкмаган. Ул урамга чыккан.Ул үзе белән нәрсәне алып чыккан? (уенчык аюны) Ул нәрсәгә утырган? (чанага) Ә кызга суыкмы?(Юк.Ул җылы киенгән)

Сораулар ярдәмендә Ләйләнең нәрсәләр кигәнен һәм нинди төстә икәнлеген ачыклау

 

Йомгаклау.

Т: Балалар кыш көне нәрсә ява? Ул нинди?Кыш көне нәрсәләр кияләр? Куян кыш көне нинди төстә? Аның колагы һәм койрыгы нинди? (йомгак ясала)

Т: Ә хәзер әйдәгез апалар белән саубуллашабыз, үзебез уенны дәвам итәбез.

       Сарман муниципаль районы мэктэпкэчэ белем биру муниципаль бюджет      

   учреждениясе гомуми усеш торендэге 2-нче санлы «Лилия»балалар  бакчасы

             

 

           Тема: «Кыш.Ап-ак кар ява» (йомгаклау)

(иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль)

                                        Тәрбияче: Рахимова Венера Марс кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Кече яшьтән балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру

Муса Мостафа улы Җәлиловтууына 110 ел уңаеннан оештырылган“Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” исеме астында үтүче фәнни-гамәли кофиренциядә ясаган чыгыш...

Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...

Доклад "Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү".

Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Кү...

Кече яшьтәге балаларны сөйләмгә өйрәтүнең үзенчәлекләре

выступление на родительском собрании...

Тема Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион технологияләрнең роле.

Тема: Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге  балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион  технологияләрнең роле....