Доклад "Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү".
материал на тему

Хазиева Алсу Габдельхамитовна

 

 

  Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри башка телләрне өйрәнгәнче кешеләрнең үз туган телен яхшы белүенә зур игътибар биргән. Балалар бакчасында балаларның киләчәк тормышларына нигез салына. Ана телен өйрәнүгә бик зур игътибар бирелэ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_tugan_telne_usteru.docx25.59 КБ

Предварительный просмотр:

       

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 4 нче “Кыңгырау” балалар” мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе.

Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү.

2017-2018 уку елы

Хазиева А.Г.

  Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри башка телләрне өйрәнгәнче кешеләрнең үз туган телен яхшы белүенә зур игътибар биргән. Балалар бакчасында балаларның киләчәк тормышларына нигез салына. Ана телен өйрәнүгә бик зур игътибар бирелэ.

Сөйләм – баланың тумыштан килүче сәләте түгел, ул баланың буе, акыл үсеше белән бергә формалаша. Бала бакчага аяк басканда әле аның сөйләме формалашып җитмәгән була. Ә инде бакчага килгәч без тәрбиячеләргә сөйләм үстерү эше йөкләнелә. Мин үзем баланы чиста, матур итеп сөйләшергә өйрәткәндә бармак уеннарына, кыска шигырьләргә, төрле әйтенүләргә, эндәшләргә, уеннар өйрәнүгә, әкиятләр тыңлауга, аның аерым өлешләрен сәхнәләштереп уйнауга зур игътибар бирәм. Эшне бармак уеннарын өйрәнүдән башладым. Чөнки бармагын аерым-аерым бөгә алган баланың гына сөйләме нормаль үсеш ала, – ди галимнәр. Бармаклар белән төрле хәрәкәтләр ясатып без сөйләм үсешенә йогынты ясый алабыз. Бармак уеннары шулай ук әйләнә- тирәне танып белү, акыл үсешенә дә зур йогынты ясый. Бармак уеннары нәтиҗәсендә өлкәннәр һәм балалар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаша, балаларның кәефләре күтәрелә. Безнең балалар «Әйдә урманга», «Кап та коп» кебекләрен бик яратып уйныйлар. Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, өлкәннәр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора.

Баш бармак – баш кашый

Имән бармак – имән ташый,

Урта бармак – утын яра

Атсыз бармак – ат куа

Чәнчи бармак – чәй эчә.

Шуңа үсмәгән дә ул!

Балаларның бармакларын ныгыту өчен ―Бармак театры оештыру бик файдалы.    Шуларга өстәп кечкенәләргә төймәләү, шнурлау, ярмалар белән, савытларны бору-ачу кебек уеннарны тәкъдим итәм. Мондый уеннар шулай ук кул чуклары үсешенә ярдәм итә.

Балаларның дөрес, матур, бай сөйләме белем һәм тәрбия алуга ачкыч ул. Балалар бакчаларында белем бирү һәм тәрбия процессында иң мөһиме –балаларның кече яшьтән үк әдәби тел нормаларын сөйләмдә куллануларына ирешү. Ана теле  шөгыльләренең төп вазифасы да шул. Сөйләм телен үстерү ике юнәлештә алып барыла.

Беренче юнәлеш – балаларның сүз байлыгын системалы рәвештә арттыру. Моңа яңа сүзләр өйрәтү нәтиҗәсендә ирешеп була. Таныш булмаган сүзләрне төрле иллюстрацияләргә карап аңлату, уеннар һәм аралашу аша хәтердә калдырырга мөмкин. Шулай ук таныш булмаган сүзнең мәгънәсен күрсәтмә әсбап ярдәмендә төшендерү.

   Икенче юнәлеш – фикерне дөрес итеп әйтеп бирергә өйрәтү. Иң таралган эш формаларының берсе – рәсем буенча сөйләтергә тырышу. Моңа сораулар бирү юлы белән  ирешергә мөмкин. Монда тәрбияченең үрнәк сөйләме зур роль уйный. Балалар шул үрнәк сөйләмгә нигезләнеп үзләренең сөйләмнәрен төзиләр һәм сөйләп бирәләр. Сөйләгәндә баланың җөмләне грамматик яктан дөрес итеп төзүенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Сөйләм үстерү эшчәнлеген әйләнә-тирә, табигать күренешләре белән бәйләп, матур әдәбият әсәрләрен уку аша үткәрү уңышлы. Ә. Бикчәнтәева, Б. Рәхмәт, Р. Миңнуллин, Х. Халиков шигырьләре ятлау һәм хәтердә калдыру өчен дә бик уңайлы. Матур рәсемле әкият китаплары, беренчедән, гүзәл зәвык тәрбияләргә ярдәм итсәләр, икенчедән, сөйләм телен үстерүдә алар алыштыргысыз чыганаклар. Кечкенәләргә эре, матур рәсемле китаплар бик кулай. Алар ярдәмендә балаларның сүзлекләрен баетып кына калмыйбыз, ә предметларга сыйфатларын да өстәп әйтергә өйрәтәбез.. Мәсәлән: Бу куян. Бу куркак куян. Балага кыска шигырьләр өйрәтү бик кирәк. Ул баланың сөйләмен баета һәм аерым бер авазларны дөрес әйтергә өйрәтү өчен дә ярдәм итә. Шигырь, кыска хикәя, әкиятләрне кабат-кабат уку бик отышлы алым булып тора. Әдәби әсәрләр укыгач, балаларга сораулар бирәм. Һәм аларны шул сорауларга җавап бирергә өйрәтәм. Кече яшьтән үк балаларның монологик сөйләменең үсешенә игътибар итәргә тырышам. Моны беренче чиратта үзебезне чолгап алган предметлар, күренешләрдән, гаилә членнарыннан, уенчыклар, йорт хайваннары, кыргый хайваннардан башлыйм. Чөнки аларны бала һәрдаим күрә, алар белән аралаша. Мәсәлән: Бу курчак. Ул матур. Мин курчакны яратам. Балага фикерен төгәлләргә, җөмләне дөрес төзергә өйрәтү бик мөһим. Безнең балалар күпчелек биргән сорауларга бер генә сүз белән җавап бирергә тырышалар. Шуның өчен дә тәрбияченең үрнәк сөйләме бик урынлы. Сөйләм үстерү шөгыльләрендә шулай ук терәк схемалар куллану да балаларга сөйләм төзегәндә бик нык ярдәм итә. Сөйләм телен үстерүне сәхнәләштерү, өстәл, курчак театрыннан башка күз алдына да китереп булмый. Болар өчен балаларга якын, таныш әкиятләр алына. Аларны сәхнәләштерү дә әллә ни катлаулы түгел. Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләме үсә. Башкарылачак роль баланы чиста,  аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Характерында тиешле сыйфатлар формалаша. Эшебездә ―Туган телдә сөйләшәбез Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллиналарның балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү методик кулланмаларына таянып эшне оештырабыз.

      Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй фикерләрен тиешле эзлеклеклелектә, ашыйкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барырга кирәклеген аңлап эш йөртәм мин. Ә бу максатларны тормышка ашыруда алдан әйтүемчә  төрле чаралар кулланам.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

Проект-презентация на тему"Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Проект : “Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү”...

« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»

«  Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик     комплектлар куллану.»...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)

Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....

Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте...