« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»
материал на тему

«  Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик     комплектлар куллану.»

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon umk.doc68 КБ

Предварительный просмотр:

                   Муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе

                 «Актаныш авылы гомуми усеш бируче №2 балалар бакчасы»

 «  Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа медик               комплектлар куллану.»

                   

                   ( Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен чыгыш)

                                1 категорияле тәрбияче Гыйлфанова З.Р.

                                   

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе « Киләчәк» программасы кысаларында мәктәпкәчә белем биру учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды.

       Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-Министры Илдар Халиков рәислегендә « Киләчәк » сериясенә караган  Яна укыту-методик комплектлары,аларны гамәлгә кую эшчәнлеген жәелдерү проблемаларына багышланган махсус « тугәрәк өстәл » артында сөйләшү үткәрелде.ТР Хөкүмәте башлыгы күтәрелгән проблеманың үтә көнүзәк һәм дәүләти әһәмиятен билгеләп үтте : «Без тиз арада балалар бакчаларына йөрүчеләргә татар һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗэле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы.Телләр үзләштерү байлык! Республикабызның киләчәге булган балаларның дәүләт телләрен үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтә үк старт бирү-мәктәп,югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул »,- диде И.Халиков.Балаларның тәкъдим ителгән укыту-методик комплектлары нигезендә шөгыльләнүләрен, беренче чиратта,мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарурлыгын кабат-кабат ассызыклады.Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләренең киң файдаланылуы өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мул ярдәмен вәгъдә итте.

      Яна укыту-методик комплетлар хакында сүз алып барганда без татар гаиләләре өчен рус телен һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар телен үзләштеруне эффектив итә торган заманча әсбаплар турында сөйлибез.Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим.

       Балалар бакчаларында дәуләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән,анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият жыентыклары,шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио-видиоматериалларыннан торган комплектлар керә.Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны да актив катнаштыру зарур.

     Алга билгеләнгән максатларның бер өлеше « Туган телдә сөйләшәбез » укыту-методик комплекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.Үз чиратында,әлеге УМК менэ ниләрне үз эченә ала:

  1. Программа
  2. Тематик план
  3. Календарь көндәлек план
  4. Эш дәфтәре (балалар өчен )
  5. Аудиоматериал
  6. Мультипликацион сюжетлар
  7. Курсәтмә,таратма материаллар
  8. Диогностикалар

Аның максаты түбәндәгечә билгеләнә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә дөрес сөйләмен формалаштыру.Бала тирә- юньдәгеләрнең сөйләмен аңлый алырга ;әкренләп  сүзлек байлыгын арттыра барырга:сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп ,җөмләләр төзи белергә һәм сорауларга  дөрес җавап бирергә,шулай ук аралашуның төрле формаларын  яхшылап үзләштерергә тиеш була.(диолог,монолог.)

  Бу процесны тулырак ничек күз аллап була сон ?

-табигать һәм социаль чынбарлык белән табигый шартларда танышу.

- образлы уенчыклар,нәфис сәнгать образлары аша чынбарлыкны тану.

 - сәнгать әсәрләре  буларак ,рәсемнәр аша тирәлекне танып- белу.

 - нәфис сүз,ягъни әдәби әсәрләр аша чынбарлыкны өйрәтү.  

 « Туган телдэ сэйлэшэбез »методик кулланмалары эзер комплекслы- тематик план һәм проект рэвешендэ бирелэ. Куп проеклар балалар хэм элкэннэр тормышын чагылдыра .Бу уз чиратында ,безгэ,тэрбиячелэргэ балаларнын сэйлэм  эшчэнлеген оештыруда зур ярдэм.

      Укыту-методик комплектларнын тэп компонентларыннан берсе-эш дэфтэрлэре.Алар балаларга сузлэрне истэ калдырырга,аларны сузтезмэлэрдэ хэм жэмлэлэрдэ дэрес кулланырга бик нык ярдэм итэ,шулай УК сузлэргэ аваз анализы ясаганда булышлык итэ.Шулай ук тэрбиячегэ дэ материалны ныгытырга,эшчэнлеккэ кызыксыну уяту вакытында баланын хаталарын тэзэтергэ мэмкинлек бирэ.Балалар белэн эшчэнлекнен тэп максаты информацион-коммуникатив технологиялэр,уен- ситуациялэр,кургэзмэлелек кулланып тел эйрэту,аралашу телэге тудыру.Комплект хэрбер эшчэнлекне оештыру эчен тэсле матур кургэзмэ хэм таратма рэсемнэр,битлеклэр,аудиоязма,бармак театрын уз эченэ ала.Болар барысы да балаларнын суз байлыкларын ,сузлэрне отып калу аша хэтерен,зихенен устерэ хэм ин дэ отышлысы ,гади диологта катнаша белу кунекмэсен устерэ.

    Методик эсбапларда курсэтелгэнчэ тэрбия хэм белем биру балаларнын яшь узенчэлеклэрен искэ алып оештырыла. Шунысында искэрту мэхим  мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга гомуми белеем биру процессында каралган  барлык федераль дэулэт талэплэре дэ бу очракта утэлэ.

     Сэйлэмне камиллэштерудэ тэп бурычлар:сузлек эше,сэйлэмнен грамматик тэзелешен формалаштыру.

  авазларнын дэрес эйтелешен тэшендеру,бэйлэнешле сэйлэмгэ эйрэту

   эдэби эсэрлэр хэм халык авыз ижаты эсэрлэре белэн таныштыру.      

Балалар белэн эшлэудэ сузлек эше зур эхэмияткэ ия. Беренче чиратта сузлек запасы гомуми кулланыштагы сузлэр нэтижэсендэ арта.

 Икенчедэн куп тапкырлар кабатлау рэвешендэ сузлэрне ачыклау конкретлаштыру.

 Эченчедэн сузлэрне активлаштыру.

  Балаларнын сузлек запасын эйрэнгэн материалны тэркемдэ кабатлый хэм ныгыта алсыннар эчен хэр эшчэнлектэ хэм башка белем биру элкэлэрендэ дэ курсэтмэлелеклэрне тарату материалларын мин узем бик утешле кулланыр идем .Бу курсэтмэлеклэрдэн  тэрле дидактик уеннар хэм кунегулэр уйлап табырга булла .Мэсэлэн «Кем тулырак эйтер», «Кем кубрэк сэйлэр ».УМКга кертелгэн экиятлэрне исэ бик телэп карар идем, аудиоязмаларны тынлар идем.

  Бигрэктэ балалар ел фасыллары хэм элкэннэр хезмэтен чагылдырган курсэтмэ рэсемнэрдэн хикэя тэзеп сэйлэргэ яраталар.Бу курсэтмэлеклэр  режим моментларында  тэрле энгэмэлэр оештырганда кулланырга бик унайлы.

     Укыту-методик комплектында тупланган материаллар балалар баксачы педагогларына балаларның сөйләмен үстерү,тирә-юнь, матур әдәбият әсәрләре белән  таныштыру максатында гына түгел ә рәсем ясау,әвәләү,кул хезмәте ,конструкцияләү,эксперемент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура эшчәнлекләрендә,иртән балаларны кабул итү,саф һавада булу,табигатьне күзәтү вакытында,әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә иҗади якын килеп кулланырга мөмкин.

   Сэйлэмнен грамматик  тэзелешен формалашуда тэп шарт булып тэрбияченен элкэннэрнен дэрес хэм граматалы итеп сэйлэшуе тора бит суз тэзелешенэ карата кунегулэр дэ монда узенен унай ролен уйнамый калмый.

  Схема рәвешендә бирелгән картиналарны әкият иллюстрацияләрен әкиятне эзлекле тәртиптә итеп сөйлэргэ өйрәтүдә кулланырга була.Ә таратма материаллар белэн балаларны диологик сөйләмгә өйрәтүдә зур этәргеч.

Сэйлэмнен аваз культурасын тэрбиялэу,диалог хэм монологларда бэйлэнешле сэйлэмгэ ирешу- шулай ук сэйлэм устерудэ алмаксатлардан санала.

   Шулай итеп балаларнын сэйлэмен устеру эчен югарыда курсэтелгэн мэсьэлэлэрне без хэрберсен аеры тугел,бары тик берлектэ чишэргэ бурычлы.Мисалга,сэйлэмнен грамматик тэзелешенэ эйрэткэндэ без элеге тэп бурычтан тыш,берьюлы авазлар эйтелешенэдэ аларны мэгънэ ягыннан дэрес кулана белугэ дэ игътибарны киметмэскэ тиешбез.

    Методик ярдэмлекнен « Туган телебезне эйрэнэбез » булеге балаларнын суз байлыгын арттыру  ,бэйлэнешле сэйлэм усешен эчтэлекне тасвирлап хэм хикэялэп сэйлэу, ижади фикер йэрту хэм анлатып бирэ белу кунекмэсе усешен тээмин иту эшчэнлеген билгели. Элеге булектэ шэгыль уткэру барышында граматалылык нигезлэрен узлэштеру эшенэ актив эзерлэу эше алып барыла.

     Сюжетлы рэсемнэр балаларда ижади эшчэнлек ихтыяжы тудыра ( хикэялэр тэзу )хэм формалаштыра,ижади фикерлэулэрен хэм образлы кузаллауларын активлаштыра.

     Мэктэпкэчэ эзерлек чорында балаларнын кечкенэ кулэмле тексларны  бэйлэнешле хэм эзлекле итеп сэйли белу кунекмэлэрен камиллэштеру дэвам итэ.УМК да бик куп эдэби эсэрлэрдэ сюжетлы рэсемнэр кулланырга мэмкинлек  бирелгэн.Эсэрне укыганнан сон ,логик сэйлэм формалаштыру максатыннан,эсэр сюжеты буенча энгэмэ оештырырга була. Минем тарафтан бирелгэн сораулар хэм биремнэр,балада эсэрдэ тасвирланган вакыйгаларны сэйлэп бирергэ кызыксыну уята.Шигырьлэрне укыганда иллюстрациялэрне куллану бигрэк тэ отышлы.Чэнки балага шигырьнен эчтэлеген анларга хэм истэ калдырырга ярдэм итэ.

       Сэйлэм устерудэ тэп бурычларны анык билгелэу атналык эш планлаштырганда бик кулай.Һэр мэсьэлэнен узенэ курэ уз спецификасы бар. Шунын нигезендэ эйрэту ысуллары хэм алымнары алдан уйланылып сайлап алынырга тиеш.

   Балаларнын сэйлэмен устеру хэм туган телгэ эйрэту шэгыльлэрендэ кулланыла торган ысуллардан бармаклар белэн уеннар мисалын китерергэ мэмкин .Хэрэкэт активлыгы югарырак булган саен,нэнилэрнен сэйлэме тизрэк усеш ала.

    Мэктэпкэчэ яшьтэге сабыйнын сэйлэмен устерудэ туган тэбэк кэнкурешен эйрэтугэ корылган  материалларны системалы рэвештэ кулану бик эхэмиятле .Монда инде жирле халыкнын гадэти кэнкурешен,яшэу шартларын,зурлар башкарган эшлэрне, гореф-гадэтлэрне,бэйрэмнэрне,милли характердагы хэрэкэтле һәм эстэл уеннарын ,татар халык авыз ижатын,рухи идеалларны ,татарнын узенэ генэ хас ижат иту ысулларын, татар рэссамнарынын сэнгать эсэрлэрен,республикабызга гына хас табигый климат шартларын өйрәтү аша сөйләм усешенэ ирешу кузаллана.

     Экскурсияләр вакытында ел фасылларына кагылышлы табигый үзгәрешләрне күзәтү,өлкәннәрнең эшчәнлеген карап бәяләү,татар һәм рус рәссамнарының рәсемнәре буенча диалоглар,бәйләнешле гыйбарәләр төзү,татарча мультфильмнар карап фикер алышу;төшенүе жиңел булган жырлар,әкиятләр,классик музыка тынлау;спектакльләр тамаша кылу;махсус оештырылган сөйләм ситуацияләре-сөйләмгә өйрәтү процессында шушы бик тә үтемле ысулларны куллана алабыз

       Татарча сөйләмне эффектлы үзләштерудә туган төбәк материаллры  иң мөһимнәреннән. Ни өчен дигәндә,ул мәктәпкәчә яшьтәге баланың тирә-юньне кабул итүенә ,тоюына,үз  «мин» ен тануга нигезләнә.Укыту методик комплекты куллануны гомуми белем биру процессының федераль дәуләт таләпләренә туры китереп, яшь үзенчәлекләре буенча төркемнәр һәм башлангыч мәктәп арасындагы эзлеклелекне сакларга тиешбез.

Балалар – безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт тәрбиячеләр кирәк.Барчагызга нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы,рухи матурлык телим.

                          Кулланылган эдэбият.

  1. Туган телдэ сэйлэшэбез. Ф.В.Хазратова,З.Г,Шэрэфетдинова,

                                                 И.З.Хэбибуллина.

2.Мэктэпкэчэ яшьтэгелэр элифбасы:авазларны уйнатып.

                                                                                         Р.К.Шэехова.

     3.Татарча сэйлэшэбез.З.М.Зарипова.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

Проект-презентация на тему"Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Проект : “Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү”...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)

Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....

Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...

Доклад "Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү".

Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Кү...